Шәһри Казан

Төп яңалык

  • 30 гыйнвар 2023 - 18:03
    “Парламент дәресләре”, яки ничек депутат булырга?
    Безнең укучылар хәзер үзләренең хокукларын бик яхшы белә. Ә менә хокуклардан тыш, бурычларыбыз барлыгын да онытып бетермәскә кирәк. Мәктәп укучысына җәмгыять, граждан, ватанпәрвәрлек төшенчәләрен ничек аңлатырга? Татарстан Дәүләт Советында республиканың мәгариф идарәләре җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен быел чираттагы “Парламент дәресе” үткәрелде.
    132
    0
    1
  • 30 гыйнвар 2023 - 16:20
    "Яшьли киттең, без сине онытырга тиеш түгел...". Казанда Марат Садыйков белән хушлаштылар
    Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары катнашындагы хушлашу мәрасиме Казанның Универсиада авылында урнашкан  Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә үтте. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.
    1450
    0
    1
  • 29 гыйнвар 2023 - 15:40
    "Ак халатлы фәрештә": Марат Садыйков вафаты уңаеннан...
    Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның 53 яшендә вафат булуы бөтен республика халкын тетрәтте дисәк, һич кенә дә ялгышмабыз. Кемдер аны оста профессионал буларак искә ала, кемгәдер үлемнән алып калган фәрештә иде ул. Хезмәттәшләре кайгыда, җитәкчеләр, пациентлары, гади халык кайгыда.
    4017
    0
    6
  • 29 гыйнвар 2023 - 13:16
    Рөстәм Миңнеханов: "Бөтен республикабыз өчен зур югалту"
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Марат Садыйковның тормыш иптәше Динара Илгизәр кызының кайгысын уртаклашты. Министр 53 яшендә вафат булды.
    2732
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2023 - 14:48
    Халыкта депутатларга ышаныч бар
     Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә гражданнар җыеннары, хезмәт коллективларында утырышлар бара. Казан шәһәр Думасы депутатлары Киров һәм Мәскәү районнары халкы белән очрашты. Башта Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары Денис Сугоняко үзләрендә башкарылган эшләр белән таныштырды.
    587
    0
    2
  • 27 гыйнвар 2023 - 13:45
    Авылда терлек тотучыларны яңалык көтә. Нинди?
    2021 елдан Россиядә, шул исәптән Татарстанда мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә башлады. Бу система "Хорриот" дип атала. Ул ничек эшли соң? Мөгезле эре терлеккә бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән һәм биркада язылган уникаль номер бирелә. Бу эш башкарылмаса, ягъни бердәм номеры булмаган терлекне суйган очракта, ул сатуга чыгарыла алмый.
    1117
    0
    1
  • 26 гыйнвар 2023 - 14:01
    Рөстәм Миңнеханов РФ Оборона министрлыгының Казандагы хәрби госпитальдә дәваланучы хәрбиләр белән очрашты
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы РФ Оборона министрлыгының хәрби госпиталендә дәваланучы хәрби хезмәткәрләр белән очрашты. Эшелон 22 гыйнварда килгән. Махсус хәрби операция уздыру зонасыннан килгән 85 хәрби хезмәткәр бар.
    527
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2023 - 13:56
    Татарстанның югары вазифаи заты Рәис дип атала башлаячак 
    Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында депутатлар Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын өч укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты Татарстанның югары вазифаи затының атамасын яңа сайланачак югары вазифаи затка карата гына кулланылачак күчеш чорыннан баш тартуны күз уңында тота.
    495
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2023 - 09:27
    "Ел студенты-2022": "Казан – дөньяда иң матур шәһәр"
    Гыйнвар ае һәр студент өчен урак өсте кебек. Билетларны ятлап үткәргән йокысыз төннәр, имтиханнарга әзерлек... Әмма гыйнварда студентлар зарыгып көткән бәйрәм дә бар бит. “Ел студенты” бәйгесе быел 18нче тапкыр үткәрелде. Бәйгедә республиканың иң сәләтле яшьләре 19 юнәлеш буенча көч сынаша. 
    573
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2023 - 14:29
    Рөстәм Миңнеханов Стокгольмда Коръәнне яндыруга бәйле акцияне гаепләп чыкты
    «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме Стокгольмдагы акцияне (анда Изге Коръәнне ут төртеп яндырганнар иде) гаепләп чыкты. Мондый гамәлләр цивилизацияләрнең җимерелүенә, шулай ук җәмгыятьнең таркалуына китерәчәк. Татарстан Президенты, әлеге төркемнең рәисе Рөстәм Миңнеханов Швециянең Россиядәге илчесе Анна Малена Мардка юллаган телеграммасында шулай дип белдерде.
    1923
    0
    8
  • 24 гыйнвар 2023 - 19:43
    Республикада 1 мең никахка 531 аерылышу туры килә
    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Дөньяда катлаулы вәзгыять урнашуга карамастан, 2022 елда Татарстанда никах турында актлар теркәү 11,3 процентка, апостильләр бирелү 4,2 тапкыр арткан. Гади сүз белән әйткәндә, гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе өчен эш күп булган. 
    809
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2023 - 16:13
    Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты
    Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый вәзгыять, эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук яңа Россия регионнарына ярдәм итү турында сөйләде.
    2400
    0
    2
  • 23 гыйнвар 2023 - 14:17
    Рөстәм Миңнеханов: «Узган ел Эчке эшләр министрлыгы өчен җиңел булмады»
    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара Казанда ТР буенча ЭЭМның төп бинасында узды.
    1072
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2023 - 16:30
    Коткарып калган гомерләр өчен рәхмәт сезгә
    “Без оҗмахта яшибез икән. Анда ут та, су да, җылылык та юк. Халык  җимерелгән йортларда яши”. Махсус операция зонасында эшләп кайткан табибларның сүзе бу. Хәер, аларның үзләренә дә авыр шартларда эшләргә туры килгән. «Ливадия» шифаханәсендә Луганск халкына медицина ярдәме күрсәтүдә катнашкан табиблар белән очрашу үтте. Махсус операция зонасына Татарстаннан барысы 79 табиб барган.
    1143
    0
    2
  • 19 гыйнвар 2023 - 14:40
    Парламентның язгы сессиясе 26 гыйнварда ачыла
    Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы, язгы сессиядә беренчесе, 26 гыйнварда була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Кырыгынчы утырышта депутатлар 15 мәсьәлә карарга планлаштыра, шул исәптән 4 республика законы проектын һәм 9 федераль закон проектын.
    2458
    0
    0
Реклама