Шәһри Казан

Төп яңалык

  • 18 март 2023 - 10:13
    Казанда язгы ярминкәләр башланды. Бәяләр ничек?
    Казанда 18 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда бу шимбәдә Кайбыч, Зәй, Буа, Кукмара, Арча, Спас, Балтач районнары агрохуҗалыклары белән фермерлары сәүдә итә. Питрәчтән - кошчылык фабрикасы,  Лаештан - яшелчәчелек агрохуҗалыгы, шулай ук Казаннан яшелчәчелек теплицалалары һәм он тегермәннәре дә үзләренең  продукцияләрен алып чыккан.
    1628
    0
    2
  • 17 март 2023 - 18:52
    Рөстәм Миңнехановка Россия Президентының Рәхмәте белдерелде
    Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар икътисадның тотрыклылыгын, технологик һәм инфраструктура үсешен тәэмин итү максатларында эшлекле климатны яхшырту һәм инвестицион активлыкка ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
    903
    0
    0
  • 16 март 2023 - 15:33
    Мәктәп ашханәләрендә нинди хилафлыклар бар?
    Уку елы башыннан алып февраль ахырына кадәр мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләрен тикшергән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкилләре яраклылык вакыты чыккан 49,45 килограмм продуктны кулланылыштан алган.
    327
    0
    1
  • 15 март 2023 - 20:29
    “Зур бизнес кына алып барып калмыйча, татарлыкны сакларга тырышасыз”
    Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында шулай дип белдерде. XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Россиянең 47 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 506 делегат килгән иде.
    1124
    0
    0
  • 15 март 2023 - 16:20
     Медицина үзәгендә биткә иннек-кершән сөрткәннәр,..  һәм зур бурычка да батырып кайтарганнар
     Дөнья җәмәгатьчелеге 1983 елдан башлап 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Быелгысы “Экологик чиста энергиягә һәм продукциягә күчүдә кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү” шигарен алга сөрә.
    328
    0
    2
  • 14 март 2023 - 13:14
    Хаҗга юлламаны кем отачак?  
    Рамазан аена да күп калмады. Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 23 мартта.  Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп узганча, быел ураза 29 көн тотыла. Беренче тәравих намазы 22 мартта ястү намазыннан соң укыла. 
    4138
    0
    3
  • 13 март 2023 - 13:25
    Согуд Гарәбстанына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды
    Кичә Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми очрашулар тәмамланганнан соң республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә гомрә – кече хаҗ кылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
    954
    0
    0
  • 10 март 2023 - 13:30
    Татарстан студентларының һәм укучыларының һөнәр осталыгы чемпионаты башлана
    Россия узган елдан башлап, һөнәрләр буенча халыкара Ворлдскиллс бәйгеләрендә катнашмый. Бу мәсьәләдә нинди чаралар күрелә икән? Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйткәнчә, Ворлдскиллска алмаш сыйфатта, илебездә һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатлары хәрәкәтенә башлангыч бирелгән.
    554
    0
    0
  • 9 март 2023 - 14:52
    Татарстанның Гаилә кодексына мөһим үзгәрешләр кертелде
    Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы законга имза куйды. Төзәтмәләр суррогат ана мәсьәләләрен җайга салуны көйли торган маддәләргә кагыла. Аерым алганда, баланың ата-анасы булып парлы гаилә генә түгел, ә суррогат ана турында килешү төзегән ялгыз хатын-кыз да языла алачак.
    1067
    0
    0
  • 9 март 2023 - 09:32
    "Ашлык бәясе үзен акламый. Эшләүнең кызыгы юк..."
    Узган ел алынган 155 миллион тонна бөртеклеләр уңышы авыл хезмәтчәннәре аптырашта калдырды. Рекордлы күләмдә алынган уңышны нәрсә эшләтергә дә белмиләр, чөнки ашлыкка бәяләр төште һәм аны сату да авырлашты.
    1396
    0
    2
  • 8 март 2023 - 06:00
    Рөстәм Миңнеханов: "Һәрберегез җәүһәргә тиң, кабатланмас һәм бердәнбер!"
    Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан гүзәл затларыбызга котлау мөрәҗәгате белән чыкты. "Ананың сабыена мәхәббәте гәүдәләнеше буларак гүзәл затларыбызны олылау, аларга соклану хисләре аеруча көчәя", диелә республика җитәкчесе котлавында.
    1429
    0
    1
  • 7 март 2023 - 16:31
    Рөстәм Миңнеханов: "Терлекләрнең саны кимегән районнарда хезмәт хакы да түбән"
    Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегия утырышында катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бигеләп узганча, терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар да бар.  Нәселле терлек сатып алудан башлап терлекчелек продукциясен сату, югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзүгә кадәр ярдәм күрсәтелә. 
    1073
    0
    1
  • 7 март 2023 - 15:55
    Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән районнар билгеле
    Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ведоствоның коллегия утырышында авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән районнарны атады. Лидерлар рәтендә: Тукай, Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Саба. Мөслим белән Тәтеш тә калышмый. Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Бөгелмә дә күрсәткечләрен сизелерлек яхшырткан. Ә менә Яшел Үзән һәм Питрәч беренче унлыктан төшеп калган. Рейтинг ахырында Әлмәт, Баулы, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Әгерҗе районнары. 
    858
    0
    0
  • 6 март 2023 - 16:04
    “Салават күпере”ндә нәрсә майтарырга җыеналар?
    Казанның “Салават күпере” микрорайонында быел ярминкә мәйданы ачу планлаштырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге башлангычны хуплаган. – Хәзер ярминкә мәйданы өчен кулай урын барлыйбыз, – диде Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
    961
    0
    0
  • 3 март 2023 - 18:03
    Фермерларның складларында 6 миллиард сумлык сатылмаган ашлык ята
    Фермерлар терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыра баралар, сөтчелек тармагында үсеш 9 мең тоннага, ягъни 5 процентка арткан, ә итчелектә 376 тоннага җитә (1,5 процентка күбрәк). шул ук вакытта узган елда  крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны кимү күзәтелә.
    1975
    0
    3
Реклама