Раил Шәрифҗанов: «Агачның чисталыгын, исен яратам»
Республика яшьләре үз уңышлары белән шатландыруын дәвам итә. Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте укучысы Раил Шәрифҗанов 9 февраль көнне Мәскәү шәһәрендә "WorldSkills" эшче һөнәрләр чемпионатының "Агач остасы" (краснодеревщик) компетенциясендә сынауларны уңышлы гына үтеп, Россия җыелма командасына керде. Төбәкләр буенча җыелган иң көчле 28 катнашучы арасында ул лаеклы җиденче урын...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Республика яшьләре үз уңышлары белән шатландыруын дәвам итә. Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте укучысы Раил Шәрифҗанов 9 февраль көнне Мәскәү шәһәрендә "WorldSkills" эшче һөнәрләр чемпионатының "Агач остасы" (краснодеревщик) компетенциясендә сынауларны уңышлы гына үтеп, Россия җыелма командасына керде. Төбәкләр буенча җыелган иң көчле 28 катнашучы арасында ул лаеклы җиденче урын...
- Бездә практика икенче курстан гына башлана. Менә шунда, яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннән соң, миңа чемпионатта көч сынап карарга тәкъдим иттеләр. Бу минем беренче тәҗрибәм. Әлеге ярышларда 22 сәгать дәвамында тумбочка эшләдек. Без бүк белән нарат агачын кулланырга тиеш идек. Нарат җиңел эшкәртелә, ә менә бүк белән бераз җафаланырга туры килде, - дип елмая җиңүче егет.
Раильнең эшләре республикада иң яхшысы булып таныла. Мәскәүдә исә яшь осталар сигез сәгать эчендә эш өстәле ясарга тиеш була.
- Мәктәптә укыганда никтер пешекче буласым килгән иде. Зуррак сыйныфларда каникул вакытында төзелештә үземне сынап карадым. Шунда төзүче һөнәре белән кызыксынып киттем. Үзем шәһәрдә туып-үстем. Арча районында яшәүче бабам да балта остасы, агач эшләренә хирыслык шуннан күчкәндер инде. Агачның чисталыгын, исен яратам, - ди Раил Шәрифҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар