16+
#Хикәя 26 марта 2025, 10:41 Уку өчен 6 минут
694
0
3

Әнкәй миче (хикәянең беренче өлеше)

26 марта 2025, 10:41
694
0
3
Уку өчен 6 минут

Хатыны Резедәнең сүзе Раяз өчен аерым бер тантаналы аһәң белән яңгырады.

Әнкәй миче (хикәянең беренче өлеше)

Хатыны Резедәнең сүзе Раяз өчен аерым бер тантаналы аһәң белән яңгырады.

– Раяз, бүген кич ипи изәсем бар. Иске өйнең миченә ягып, өйне җылытып алмыйча булмас.
 
“Ипи изәсем бар!” – дигән сүзне сирәк әйтә хәзер Резедәсе. Элегрәк – балалар үскәндә мичтә пешергән ипи табын күрке була торган иде. Раилә белән Риязлары үсеп таралышкач, икесе өчен генә ипи изеп азапланмады Резедә. Балалары күчтәнәчкә  алып кайткан ипи атна буена җитеп, артып та кала иде. Менә бүген балалары: “Бу атнада кайтмыйбыз!” – дип хәбәр биргәч, мичкә ягып, ипи исе чыгарырга ниятләде хәләле.

Камыр изеп, мичтә ипи пешерүне бер бәйрәм кебек кабул итә Раяз. Кечкенәдән шулай. 
Бүген дә әнә хатынының авызыннан: “Ипи изәм”, – дигән сүз чыгуга, йөрәге сөенечтән аерым бер дулкынлану белән тибә башлады. Менә ул өйгә мичкә ягарга диеп кочак-кочак коры каен утыны алып керде. “Ипи салу өчен каен яки имән утыны, шул утыннан тиешле эсселек тудыра алырдай уңышлы мич кирәк”, – дигәнне балачактан әнисе Разыядан бер генә ишетмәде ул. Уңышлы мич, дип әнисенең әтисе Тәбрис хакында әйтүен яхшы аңлый иде Раяз. Чөнки әтисенең “мичче Тәбрис” кушаматы йөртүен күптәннән белә ул.

Раяз, мичкә ягып җибәрү белән, мич башында торган күәс чиләген өстәлгә алып куйды. Җайлап кына тузаннарын сөртте. Ул арада күңел дигәннәре тагын балачак хатирәләрен барлый башлады. Алар үскәндә дә күәс чиләге үз вазыйфаларын башкарырга горур бер кыяфәт ясагандай, мәһабәт булып, мич башында утыра торган иде. Әниләре күәс чиләгенең төбен беркайчан да кырып бетерми: икенче ипи изәргә ачы камыр калдыра. Унике-унөч яшьләр булганда, әлеге күәсне юкә агачыннан әтисе белән бергәләшеп ясаган иде Раяз.
– Әти, ә нигә күәсне юкә агачыннан ясыйлар? Каен яки имәннән түгел? – дип кызыксынган иде Раяз ул чакта. 

Әтисе Тәбрис, горур кыяфәт чыгарып:
– Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була, улым, – дигән иде.

Көзге елак көннәрнең салкынын җылытып мичкә утын тутырып, ут төртеп җибәрде Раяз. Аннан, үз-үзенә: “Әйдә, абзый, монда гына утырып тор. Ашыгыр җирең юк инде хәзер”, – дип, әмер биреп, түр як бүлмәдә – тәрәзә янәшәсендә торган диванга килеп утырды да, янә, хатирәләр эчендә югалды.

Кадерле, бик кадерле иде аңа әлеге иске йорт. Чөнки әлеге йортта балачагы, яшьлек елларының гүзәллеге, гомеренең иң бәхетле еллары яши. Йортның һәрбер почмагына апа-абыйларының авазлары, әнисе Разыяның дога белән төрелгән теләкләре, әтисе Тәбриснең үгет-нәсыйхәтләре, туган-тумачаның рәхмәт сүзләре сыенган кебек.

Гомер буе төп нигездән кеше өзелмәде. Туган-тумача булсынмы ул, дус-иш, күрше-тирә булсынмы – берсенә дә караңгы чырай бирмәде әнисе. Абзар тутырып мал-туар асрадылар, тавык-чебеш тоттылар. Өстәл һәрчак сый-нигъмәттән тулы торды. Шуңадырмы, әнисен балачак еллары истәлекләрендә һәрчак башына ак яулыгын җәеп ябып, бәби итәкле күлмәк өстенә изүле алъяпкыч бәйләп, мич каршында бөтерелүче татар хатыны итеп хәтерли Раяз. Чуенда телне йотарлык тәмле боткалар, коймаклар, көлчәләр әнисе куллары белән әзерләнеп, әтисе чыгарган мичтә пеште. Мичнең күмере калса, әниләре шул күмер өстенә бәрәңге ыргытыр иде дә, утлы күмердә тәгәрәп пешкән бәрәңгеләрне барысы да тәмләп ашап куярлар иде. Әнкәй миченең җылысы салкын көннәрдә тән җылытучы гына түгел, гаилә җылысын саклаучы бер учак булып хезмәт итте.

Шушы алты почмаклы йортта өч апасы белән бер абыйсының яраткан төпчек энеләре булып, иркәләнеп үсте Раяз. Өй эшләре дә әллә ни эләкмәде аңа. Абый-апалары уенчык кебек кенә карап, барлап үстерде аны. Алай дисәң, кечкенәдән бәбкә саклау, үсә төшкәч мич янәшәсендәге аралыктагы тартмада йомырка басып чыгаручы ана казларны барлап тору аңа йөкләнде. Тартмада ятып, чыгар вакыты җиткәч, ак ана каз канатларын җилпеп, оясыннан чыгар иде дә, каңгылдап, “чыгарыгыз мине”, дигән күк, ишек төбендә таптаныр иде. Ана казның Раязны чукыган чаклары да шактый булагалады. Бераз буй үстергәч, ата каздан да курыкмый башлады үзе. Канатларын җәеп, үзенә таба очынып килгән казны, әнисе өйрәткәнчә, муеныннан эләктереп алыр иде дә, үзеннән читкәрәк ыргытып, өйгә таба йөгерер иде.

Йортның һәрбер почмагына күз йөртеп чыккач, шушы йортта узган балачак елларын, үсмер чакларын сагынып, авырсулап куйды да урам якка карап торган тәрәзәләр янәшәсенә килеп басты Раяз. Кайчандыр аяк очларына басып үрелеп су сибәрлек дәрәҗәдә биек булып күренгән тәрәзә тупсалары чүгеп, Раязның тез турысысыннан гына калганнар. Өйдәгеләрне генә түгел, урамнан узып баручыларның да күзләрен иркәләгән аллы-гөлле яраннар да бизәми хәзер тәрәзә төбен. Бары тик буяулары купкан тәрәзә тупсаларының тишекле җирләренә тутырган пластилин кисәкләре генә әлеге йортта кемнәрнеңдер тереклек иткәннәрен дәлилли иде.

Язылмаган тормыш законын бозмыйча, төпчек малай буларак авылда – төп нигездә калды Раяз. Әтисе дә кечкенәдән: “Төп йортта каласы!” – дип үстерде аны. Шуңадырмы, Раяз үзе дә читкә китү турында уйламады.

Балалары үсеп, бер-бер артлы гаилә корып, туган оядан киткәч, яңа йорт җиткерде әтиләре. Матур хатирәләр белән шыплап тулган иске йортка кагылмады ул. Төп нигез каршындагы җирне чистартып, яңа йортны шул урынга төзеде. Абыйсы Рәсихның туе да шушы яңа йортта гөрләде.

Баштарак юып-чистартып торган иске йорт соңрак келәт ролен үтәсә дә, әнисе Разыя ипине һәрчак шул иске йортның мичендә пешерде.  Шунлыктан, йортта  мич һәрчак яңартылып, агартылып торды. Әниләре дә: “Шушы нигезнең мичендә пешкән ипиләр тәмлерәк кебек”, – дияргә ярата иде. Авылларда йортларга газ кергәч, мичнең кадере тагы да артты. Мич эчендә күпереп пешкән коймаклар, ипи, көлчәләр тансыкка әйләнде. Йорт түбәләреннән зәңгәр ягулык саран гына төтенләгәндә, Разыяның мич торбасыннан дөрләп соры төтен агылды. Яңа йорт белән иске йорт арасына җәен үлән үсәргә, кышын кар төшәргә өлгерми иде. Көн аралаш ипи изеп, мичтә ипи пешерде Разыя.

Балачакта әнисенең ипи изгән көнен бәйрәм көн буларак кабул итә иде Раяз. Гадәттә әниләре бу эшне төнлә – йорттагы һәрбер кеше йокларга яткач, үзе генә башкарырга ярата. Тик шулай да Раяз ябып куйган алгы йорт ишеген бер күз сыярлык ачып куеп, әкрен генә әнисенең ни эшләгәнен күзәтергә җай таба. Менә әниләре күәс чиләгенең төбенә җылы су салып, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән күәс төбендә ипи изгәннән калган ачы камырны туглап, җанландырып җибәрә. Җылынган онны салып, күәс чиләгендә ипи изә башлый. Тук-тук-тук... Йортка, борыннарны кытыклап, әчкелтем камыр исе чыга. Бу ис, Раязның борыннарын кытыклап кына калмый, каннарны сафландыра. Раяз белән әниләреннән кала барысы да татлы йокыда. Йорттагы һәрбер җан иясен шушы ис йоклата кебек. Ул арада күзенә йокы чүбе кергәнен чамалап, Раяз да җылы юрган кочагына чума. Иртәнге якта Раязны мич башында кабарып утырган камырның пышылдаган тавышы уята. Өзек-өзек кенә әтисе белән әнисенең әкрен генә сөйләшкән тавышлары ишетелә. Менә әнисе әкрен генә “бисмилла” әйтә.

Ул арада сәкегә кабарып тулган күәс чиләге килеп кунаклый. Әниләре янә “бисмилласын” укый-укый, тарап үрелгән чәчләрен яулык эченә яшереп, биленә алъяпкыч бәйләп куя да, тагын бер кат кулларын җылы су белән юып алып, күпереп утырган күәскә беләген тыгып, учлап-учлап камырны алып, кулларында әвен-тәвен китерә дә, алдан каз канаты белән майлап тезеп куелган ипи савытларына сала. Ул арада әче таңнан ягылган мичне томалар вакыт та җитә. Кисәү агачы дигән хикмәтле корал белән күмер тартылып, ипи савытлары берәм-берәм мич авызына озата. Мичтә берьюлы җиде ипи пешә. Җиденчесе күәс чиләгенең ян-як кырыйларыннан җыелган камырдан пешкән кечкенә ипи. “Күәс төбе” дип атый аларны әниләре. Анысы – иң тәмлесе. Төпчек бала булганга, “Күәс төбе” еш кына Раязга эләгә.

Дәвамы бар

Гүзәл Хәбибуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading