16+
#Хикәя 13 апреля 2025, 15:06 Уку өчен 6 минут
1454
0
0

Эшлим, яшим. Килмәсен дә беләм. Ә үзем һаман көтәм аны.

13 апреля 2025, 15:06
1454
0
0
Уку өчен 6 минут

Хәзерге заманда дәваханә юлында йөрергә Аллаһ язмасын. Ул һәр ишек төбендәге чират, этеш-төртеш, нервланган кешеләрнең бер-берсенә ысылдавы...

Эшлим, яшим. Килмәсен дә беләм. Ә үзем һаман көтәм аны.

Хәзерге заманда дәваханә юлында йөрергә Аллаһ язмасын. Ул һәр ишек төбендәге чират, этеш-төртеш, нервланган кешеләрнең бер-берсенә ысылдавы...

Тик чир сорап килми, башыңа төшкәч йөрисең. Миңа да, тикшерү үткәннән соң, ятып дәвалану кирәк булып чыкты. Ә палатага кереп яткач, беренче көнеңне генә үткәрүе җиңел. Калганнарын тартып сузып, кайчан моннан чыгып китәрмен икән дип, өеңне сагынып үткәрәсең. Минем ише сөйләшергә, аралашырга яраткан кешегә бигрәк читен. Бар да чирен сөйли, бар да пессимистик дулкында. Җитмәсә палатага да бер телсез әби һәм һич дәшмәс, чибәр боек ханым белән эләктем. Кешедә ни эшем бар дип, мин аңа бәйләнмәдем. Күзләрендәге тирән моң гына эчемне пошырды. Нервларын дәвалый, шулкадәр яшь, чибәр, акыллыга охшаган – ни булды икән моңа? 

Урамда мәхшәр. Күңелне авыр уйлар, тоташ шом биләп алганда табигататьнең бураны, яңгыры да начар тәэсир итә икән. Чибәр ханым гел тәрәзәдән кемнедер күзли, көтә. Мин укый башлаган китабымның мәгънәсен таба алмыйча, аңа карыйм. Зур зәңгәр күзләрен бик еракка төбәп катып калган яшь хатынның юка эчке күлмәк кигән гәүдәсе калтырап китә. Беләкләрендә туңудан бала йоннары кабара. “Энҗе, апаем, ят инде, соң бит, туңасың”, – дип дәштем яткан җиремнән. Ул авыр сулап миңа карады да: “Ятам, килмәведер...” – диде. Кайчак кешенең күңеле соңгы тамчысына кадәр тулып, түгелә башлый, андый чакта тыңлаучы, юатучы кирәк. Энҗенең дә шундый чагы булгандыр. Үзе сүз башлады, мин туктатмадым...

“Минем балачактан тормыш җүнле булмады. Әти- әни эчеп, сугышып көн иттеләр. Кайчан үсәрмен дә, кайчан алардан котылырмын дип яшәдем. 17 яшемдә өйдәге салмышлар мәҗлесеннән туеп, үземнән ике генә яшькә өлкәнрәк егеткә кияүгә чыктым.

Чибәрлеге белән каратты, ә холкы... хәзер генә аңлыйм кем булганын. Моңа яшьлеге дә, бай гаиләдә, иркә тәрбиядә үсүе дә сәбәп булгандыр. Саша белән дискотекада таныштык. Өч атна гына очрашып йөрдек. “Яратам да яратам”, – диде. Мин андый сүзләр ишеткәнмени? Күрдем дә капландым.  Әти-әниләре дәрәҗәле кешеләр. Алар мине кабул итәргә теләмәделәр. Ә безгә нәрсә, өлкәннәр сүзе әллә бар, әллә юк. Өйләнештек. Көн-төн бер-беребездән аерыла алмадык. Сашаларның йокы бүлмәсендә бикләнеп, вакыт үткәрдек. Ләкин мәхәббәт дип уйлаганыбыз яшьлек дәрте булган. Саша теләге үтәлеп, дәрте сүрелгәч, үзен бөтенләй башкача тотарга кереште. Мин аның янында үземне чылбырга бәйләнгән эт кебек тоя башладым. Башкаларга тәтемәячәгемә Сашаның иманы камил иде. Училищеда укуымны ташлатты. Үзе дә әти-әнисе тапкан белән көн итәргә күнеккән иде. Гаиләбезне тәэмин итәргә кирәк булачагы хакында уйлап та карамады. Мин исерекләр оясыннан котылуыма баштарак бик шат идем. Фатир бай, тамак тук. Бу бит хыялым иде. Каенанамның минем турында һәрчак түбәнсетеп сөйләвенә, беркайчан да кешечә мөгамәләдә булмавына да игътибар итмәскә тырыштым. Тора-бара гына аңладым үземнең читлектәге кош икәнемне. Саша да әнисенең йогынтысына бирелеп еш кына кимсетә, мине колы итеп хис итә башлады. Көнем фатирны карап, юып-чистартып, ашарга пешереп үтте. Эштән җиксенмәдем.

Тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтле булырга тырыштым, каршы сүз дә әйткәнем булмады. Иптәшләрем белән аралашырга хакым булмады. Саша да әллә нишләде, шулкадәр көнчегә әйләнде. Урамнан барганда берәрсе миңа текәлебрәк караса да ачуны миннән ала, тиктомалга талый, кыйный иде. Кечкенәдән әтинең әнине кыйнап, тәртипсез тормыш алып барганын күреп үстем бит мин. Ул да бер җирдә дә эшләмәде. Без гел җәберләү күреп үстек. Киләчәгемне матур итеп корырга хыяллана идем. Булмады... Качып та карадым мин Сашадан. Табып алып кайтып, шундый итеп кыйнады – бер атна урыннан тора алмый яттым. “Син минеке. Мин ни телим, шуны эшлисең. Кайдан чыкканыңны беләсең. Миңа рәхмәтле булыр урында качарга азапланасыңмы? Синең кирәгең бар әле миңа. Кирәгең беткәч, үзем үк артыңа тибәрмен, курыкма”, – дип җәберләде. Качып та кая бара ала идем инде? Әти-әнием бер ярты бәрабәренә кире кайтарып бирерләр иде. Туганнарым үзләре дә тартып-сузып яшиләр. 

Сашаның әниләре чит илгә курортка чыгып киттеләр. Иремне әнисенең кырыс табигате генә берникадәр кысада тота иде. Ул булмагач, бөтенләй иркенгә чыкты. Аның иптәшләре белән җыелышып күңел ачу кичәләре оештырып, төнге клубларда кызлар белән типтерүе элегрәк тә көндәлек хәл иде. Әниләре киткәч, мин бөтенләй онытылдым. Саша иптәшләрен кызлары белән бергә өйгә алып кайта башлады. Миңа игътибар итми башлавына шат идем хәтта. Соңгы вакытта лаек исереп яныма яткан ирне күрә алмый идем инде.

Төне буе эчеп, типтереп күңел ачучы егетләрнең кычкырышуын, кызларның чытлыклануын тыңлап, бүлмәмдә үземне жәлләп елаган чагымда, тәрәзәдән ташланасым килгән вакытларым булды. Саша азгынлыкның чигенә җитте. Ике тезенә ике кызны утырткан килеш мине чакырып чыгара да, иптәшләре алдында стриптиз күрсәтергә мәҗбүр итә. “Давай, давай, чишен, әкрен генә, бии-бии,” – дип кычкыра. – Күрәсезме, минем өйдә дә стриптизерша бар. Теләгегез булса әйтегез – үтәр!”. Мин тәнемә ук кебек кадалган карашларга түзә алмый чишенә идем. Чөнки чишенмәсәм, Саша кабат эт итеп тукмый иде. Ләкин бу кадәр кимсетүгә теләсә кемнең түземе төкәнер иде. Шундый төннәрнең берсендә исерекләрнең таралуын, Сашаның чираттагы сөяркәсен кочаклап йокларга ятканын көттем дә, ачык калган ишектән чыгып йөгердем. Баштарак котылу исереклегеннән каядыр юнәлешсез чаптым. Тыным бетеп, хәлсезләнеп туктап калганда, олы юл буенда басып торуымны аңладым. Мин бу мизгелдә ни буласын, мине ни көтәсен уйлар хәлдә түгел идем инде...
Күпме утырганмындыр юл читендә, үзем дә белмим. Көз көне иде. Салкын. Өстә бер кат күлмәк. ”Син нәрсә, кызый, катып үләсең бит, эшләргә чыкканда җылырак киенәләр аны“, – дип кычкырганга айнып киттем. Яныма туктаган машина йөртүче мине “төнге күбәләк” дип уйлаган икән. 

– Кайда илтим? – ди.
– Белмим, – дим.
– Өең бардыр бит, – ди.
– Мине анда көтмиләр, – дип җавап бирдем.
Бу ир минем эчке кичерешләремне аңлагандай башка сорау бирмәде. Сорау бирешүләр, бер-беребез турында күбрәк белергә теләү, күрешү минутларын зарыгып сагыну соңрак килде безгә. Юлыма миңа аны Ходай үзе чыгарды. Ул булмаса, бәлки мин дә инде булмас идем...”
Энҗе йотлыгып, туктатмаса ярар иде дигән кебек сөйләгән җиреннән туктап, күзеннән аккан яшьләрен бала-чага кебек кул аркасы белән сөртеп куйды. Күрәсең, шул, үзе генә белгән коткаручысын исенә алып елмайды. Йөзе йомшарып китте.

– Ир Ирек исемле иде. Ул мине үзенең бер бүлмәле фатирына алып кайтты. Бер ярдәмчесез, киләчәккә ышанычсыз калган көнемдә терәк булды. Тормышымны көйләргә булышты. Эшкә урнашырга, үз-үземә ышанырга өйрәтте. Ирек шәхси эшмәкәр. Аның көйле эше, үз йорты, үз гаиләсе бар. Миңа күрсәткән яхшылыклары, ярдәме өчен ул миннән әллә ни таләп итә алыр иде. Тик андый уе да булмады. Минем эшкә урнашып беренче хезмәт хакы алуымны да, грипптан чирләп терелүемне дә, Саша белән аерылып ирекле булуымны да бәйрәм итеп кабул итәргә өйрәтте. “Кеше үз язмышын үзе ясый. Һәр кечкенә җиңүеңне бәйрәм дип кабул ит. Югалып калма. Шул чакта гына җиңүче булырсың”, – дия иде ул миңа. Ни әти-әнидән, ни булдыксыз ирдән күрмәгән җылылыкны, туганнарча кайгыртучанлыкны бирде ул миңа. Үз бәхетемнән үзем куркып еладым кайчакта. Саша өендәге мәхшәрне төшемдә күрсәм дә елап уяна идем. 

...Тик тормыш катлаулы нәрсә. Ирек мине беркайчан да алдамады. Аякка басарга ярдәм итте. Торак, эш белән булышты. Миңа ныграк тартыла башлаганын сизгәндер, күрәсең. Без дусларча хушлаштык. “Хатыным һәм балаларым минем өчен бик кадерле. Сиңа буш өметләр бирәсем килми. Күңелеңдә алдап ташлаучы булып түгел, ә коткаручы булып каласым килә. Син тырыш, чибәр, акыллы. Моннан соң үз көчеңә таянырга туры киләчәк. Беркайчан да үзеңне жәлләп елама, көчле бул. Иң авыры артта калды дип уйла. Синең кечкенә тәнеңдә никадәр көч барын беләм, һәм тормышта югалмаячагыңа ышанам”, – диде Ирек. Менә шул сүзләр яшәтә мине. Эшлим, яшим. Килмәсен дә беләм. Ә үзем һаман көтәм аны. Соңгы елларның вакыйгалары эзсез узмагандыр, монда эләгүемнең сәбәбе дә шулар. Тик яшәүдән өмет өзгәнем юк. Бәхетле буласым бик килә. Тик менә үз-үземә ышаныч, тормышның матурлыгына, дөньяда яхшы кешеләр дә барлыгына ышаныч бирә алган кешем генә ярты йөрәгемне үзе белән алып китте, ахры...

Чулпан Насырова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading