Зөһрә бу якларга килен булып төште. Үзе Саратов якларында туып-үскән. Уку йортыннан көзге урып-җыю эшләренә җибәрелгән чорда ир хатыны булуын сизми дә калды. Пешекчеләр курсларын тәмамлап йөргән көннәре иде. Диплом алды практикасы әнә шулай мәхәббәт маҗаралары бүләк итеп, ир хатыны булу бәхетенә ирештерде. Барысын да гадәти хәл итеп кабул итте Зөһрә. Туган җиренә ара ераклыгы да әллә ни борчымады. Чөнки калага да, салага да чакрымнар арасында әллә ни аерма юк иде. Яшьлегем, жүләрлегем бар, кайтып йөрермен дип уйлады. Ә картаясын уйламады. Язмыш нинди картлык бүләк итәсен ул вакытта уйларга иртә иде әле.
Килен төшү мәҗлесләреннән соң, барып Дипломын алып кайтты да кыз тулысы белән авыл тормышына чумды. Ашханәгә - үзе практика узган ук җиргә эшкә урнашты. Шулай тормыш үз агымын алды. Пар канаты - Хамисы да җайлы гына кеше булып чыкты. Вак-төяк үпкәләшүләрне санамаганда, аңлашып, дус-тату яшәделәр алар. Уйлап тормыйча, ашыгып кияүгә чыгуы өчен Зөһрә һичкайчан үкенмәде. Ире исән чакта үкенмәде. Яклау, хөрмәт, кайгырту тойды.
Хамис – гаиләдә икенче бала. Шулай да беренчеләрдән булып башлы-күзле булды. Авылдан китәсе килмичә, туган йортта төпләнеп калды. Энесе, сеңелләре үсә тордылар, канат ярып тарала бардылар. Аларга һөнәр сайларга, тормышларын булдырырга булышу, әлбәттә инде, әти-әниләре белән бергә Хамис белән Зөһрә өстенә дә төште. Йортта синеке-минеке бүленмәгән иде. Терлек асрасалар да уртак, яшелчәсен үстереп сатсалар да уртак. Олы абыйлары исә авылда төпләнеп калды. Аңа уртак тырышлык белән аерым йорт салдылар. Бер кулдагы биш бармак кебек аерылгысыз, бер йодрык кебек иде алар.
Зөһрә дә бу авылда килен икәнлеген онытып, бик яратып яшәде. Өч балага гомер бүләк итеп, алар өчен тырыштылар. Йорт-җирне дә карадылар. Тырыш, эшчән, булдыклы иде бу гаилә. Балалар да үз үрнәкләрендә үсте. Беркайчан әти-әниләрен борчымадылар, тискәре фикер ишеттермәделәр.
Күңелсезлекләрнең башы гаилә тоткасы Хамисны югалткан көннән башланды. Балалар үсеп бетеп, үз көннәрен үзләре күрер яшькә җиткәч кенә авырып китә ир. Аяклары атламаска, куллары тотмаска әйләнә. Табиблар сөякләргә салкын тигән дисәләр, өшкерүчеләр көчле бозым булуына ышандыра. Тик даруларның да, өшкерүләрнең дә файдасы булмый. Ир тормышның чын матур, нәтиҗәсен күрер мизгеленә җиткән чакта мәңгелеккә күзләрен йома. Терелер дигән өметләр акланмый.
Йортта Зөһрә, төпчек улы Хәмит һәм каенанасы Асия яшәп кала. Кызлар инде калага китеп эшкә урнашкан. Алар өчен дә күңеле тыныч хатынның. Кала тулы Хамисның бертуганнары яши. Берсенә бармасалар, икенчесенә барып керә алалар, ялларга кайта алмасалар, алар янына барып ышыкланалар.
Комментарийлар