Җәй җитте, Марсель ишегалдына чыга башлады, анда яшьтәшләре белән танышты. Витя исемлесе бик тә елгыр иде, тәки каныкты бит авыл малаена.
– Үги әни белән яшисең, димәк, ачлыктан интектерәләр? Менә әнием әти эшкә киткәч, башка абыйны алып кайта. Ну, зәһәр инде, бездә кунакта булганда, безгә кухняга чыгарга ярамый. Әтигә дә әйтергә ярамый, кыйныйм дип куркыта. Синең үги әниең дә еландыр әле...
Марсель уйланып башын кашып алды. Юк ла, әтисенең хатыны бер дә еланга охшамаган бит. Ашата-эчертә, киендерә...
– Әниең кая соң синең, – Вася тәки төпченде.
– Әни күктә яши минем, – Марсель боегып зәңгәр болытларга карады.
– Үлгән, димәк, шул елан аркасындадыр әле. Әтиеңне алып киткән дә, әниең түзә алмагандыр... шул елан аркасында... – дип кабатлады шәһәр малае.
Марсель Вася сөйләгәннәрдән шаккатты, димәк, әнием юклыгына теге хатын гаепле. Малай өйгә керде дә, беркем дә күрмәгән арада, киштәдә яткан кадакны алып, үги әнисенең туфлиләрен кырып бетерде, элгечтәге сумкасын пычак белән кискәләде. Үч ала, янәсе. Кичке аш алдыннан ванна бүлмәсенә юынырга кергәндә, “хыянәтче” кадак бермәлне кафель идәнгә шалтырап төшмәсенме. Үги әнисе аны күтәреп алды да: “Марсель, бу сиңа кирәкме?” - дип сорады тыныч кына. Малай башын иде дә дәшмәде, кинәт аңа оят булып китте. Кичке ашы да аш булмады, үги әнисе махсус аның өчен тәмле пилмән пешергән иде.
Иртән эшкә чыгарга җыенган вакытта, үги әнисе кадак белән тырналган туфлиен күргәч тә, дәшмәде. Марсельнең әтисе моны күреп ни әйтергә белмәде.
– Әй, әтисе, борчылма, мин аларны барыбер ыргытырга җыенган идем, – диде. Марсель бүлмәсенә кереп бикләнде.
Ә икенче көнне малайның бүлмәсендәге өстәле төрледән-төрле бүләкләр белән тулган иде. Бүген бит Марсельнең туган көне... Аңа 7 яшь. Әнисе исән чакта, торт пешерә, шарлар өрә иде... Малай тизрәк тәрәзә янына чабып барды да, күктәге әнисенә сүз катты.
– Әнием, мин бүген зур үстем. Җиде яшь булды, тик син генә юк, шул бүләкләр урынына сине кайтарсыннар иде дә...
Малай елап җибәрмәскә дип, өске тешләре белән аскы иренен тешләде. Дусты Вася әйтмешли, ул бит егет кеше, аңа еларга ярамый. Бүлмәгә үги әнисе керде.
– Марсель, туган көнең белән, улым, - үги әнисе малайны кочакларга тырышса да, малай аның кулларын кире этәреп караватына барып утырды.
Шунда әтисе дә керде.
– Улым, кичен минем сеңлем киләчәк, танышырсың, бәйрәм оештырырбыз, туган көнең белән сине, – дип аңа зур машина бүләк итте. Әнә Кадрия сиңа мәктәпкә дип күпме әйбер алды. Әниеңнең бүләкләре ул.
Кадрия ялт итеп иренә карады, янәсе, балага басым ясама. Шау-гөр килеп туган көне дә узып китте Марсельнең. Гел боегып йөргән сабый яңа гаиләсенә күнегә башлады. Әмма көтелмәгән яңалык яшь гаиләнең бер көйгә аккан тормышын астын-өскә китерде. Авылда берүзе яшәгән Сания әби үлеп киткән икән.
Аш-су бүлмәсендә үги әнисе белән әтисенең ишетелер-ишетелмәс кенә чыш-пыш сөйләшүен тыңлап торган малай урамга чыгып чапты. Каты итеп ишек ябылуыннан Кадрия айнып китте.
– Марсель, – дип атылып чыкты хатын. Шулчак ишегалдында машина тормозлары сызгыруы, кычкырышкан тавышлар ишетелде, Кадрия күзләрен йомды, күз аллары караңгыланды. Күрше хатыны гына килеп тотып калды аны.
– Кадрия, сезнекеме? Әле ярый машинаның тизлеге югары түгел иде. Тотып калдым... Аллаһ саклаган, – диде җиңел сулап ул.
Шулчак кырыйда эскәмиядә утырып торучы Марсельне күргәч, Кадрия тынычланды.
– Улым, – диде хатын, баланы кысып-кысып кочаклап. – Сине югалтудан шундый курыктым.
– Әбием дә китте, мин хәзер беркемгә дә кирәк түгел, – дип шыңшыды бала.
– Ялгышасың. Син безгә бик кирәк, әйе, мин синең әниең түгел, әмма әниең булырга тырышырмын. Без сине бик яратабыз. Сеңлең дә ярата. Һәрчак синең яныңда, яклаучы да, саклаучы да булырбыз дип сүз бирәм, – дип кысып-кысып кочаклады Кадрия улын.
Марсель үги әнисенең кочагына кереп сыенды, ә күзләре әле күктә иде…
Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар
0
0
Анлыйм миниэнем сине . Кечкенэдэн узем дэ энисез устем балакаем .
0
0