– Әти, зинһар, үгетләмә, кире уйламаячакмын һәм мин моны болай калдырмаячакмын, миңа юнәлеш бир, кем ул, ни өчен?
– Генераль директор урынбасары Саша, ул минем бүлек аша җитәкчегә сиздерми генә зур афера эшләргә теләде һәм ярдәм сорап миңа мөрәҗәгать итте. Янәсе, табыш белән бүлешәчәк. Мин баш тарттым һәм җитәкче янына кереп киттем, ләкин Саша беренчерәк булып чыккан икән. Сөйләшү алдыннан ул директорга мине акча белән махинацияләрдә шикләнүен, бик арзан бәядән продуҡция сатуда, ә аларны кыйммәткә саткан итеп язуымны һәм тиздән мине фаш итәргә җыенуын сөйләгән. Ә мин, имештер, моны аңлаганмын да һәм бөтен гаебемне аңа, Сашага аударырга булганмын. Һәм менә мин җитәкче кабинетына кергәч тә, Хәлил Җәмилевеч мине бүлдерде һәм Саша турында барысын да белүен әйтте, ә миңа тыныч кына эшләвемне дәвам итәргә киңәш итте. Барысын да сак хезмәте ачыклар, дип ышандырды. Кабинетымда Саша көтеп торган икән, йөземә пырхылдап көлеп җибәрде, ә аннан, киңәш бирәм, гаиләңне сакла, соң булырга мөмкин, диде.
– Әти, мин барысын да аңладым, Сашаны фаш итүче ниндидер документлар калдымы?
– Әйе, минем эш өстәлемдә, шкафта папкалар астында – “Склад өчен” дип язылган, юка, зәңгәр папка, анда ике документ бар, алар махинацияләрне фаш итәргә булышачак, мин аларның копиясен алдым һәм яшердем. Аларны шунда табарсың, бу папканы беркемгә сиздермичә генә Хәлил Җәмилевечка бирерсең.
– Яхшы, әти.
Икенче көнне Зөлфирә әтисенең әйберләрен алу нияте белән фирмага юнәлде. Сакчылар да кызны танып, үткәреп җибәрделәр. Әтисе өстәлендә берәү дә казынмаган. Күрәсең, Саша берни дә шикләнмәгән. Зөлфирә әтисе телгә алган зәңгәр папканы табып, барысын бергә тартмага салды да директор кабинетына юнәлде. Сәркатиб кыз аны таныды булса кирәк, сүзсез генә аны генераль директор янына үткәрде
Ул берүзе иде, кызны күрүгә торып ук басты. Гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
– Әтием сезнең компаниягезне алдаулардан коткарып калам, дип үлде бит. Урынбасарыгызның аферасын раслый торган документлар калдырган. Ә сез аны вакытында тыңламагансыз да, – Зөлфирә ачулы иде.
Хәлил Җәмилевеч кызга сораулы караш ташлады.
– Без ул чакта ялда идек, әтием миңа шалтыратып үзенә янаганнарын хәбәр итте, – дип сөйләвен дәвам итте кыз. – Йөртүчесе дә ул көнне махсус аны калдырып киткән, экспертиза да әтинең машинасындагы тормозның киселүен дәлилләде.
– Син әйткән сүзләр дөрес икән, мин бу документларны тикшерәчәкмен, үтерүчеләр үз җәзасын алачак. Әтиең истәлеге хакына, вәгъдә бирәм. Ә хәзер өеңә йөгер, беркемгә бер сүз дә әйтмә, барысы да безнең арада гына калсын.
Әтисенең кырыгын алар кафеда үткәрергә булды, якын туганнар гына җыелды. Мәҗлес турында ишетеп теге генераль директор Хәлил Җәмилевеч та килгән.
Зөлфирә каршы алды аны.
– Әтиеңнең рухы шат булсын. Син һәм әниең гафу итегез мине, сезнең алда мин шундый гаепле. Тикшерү барышында зур махинация барлыгы расланды, һәм ул ничә еллар дәвамында дәвам иткән. Александр инде рәшәткә артында. Ә сезгә, мораль компенсация буларак, зур суммада акча күчердем. Гафу итегез мине, тагын бер тапкыр, әтиегезнең үлемендә минем дә зур гаебем бар, – диде ул.
Мулла Корьән укып бетерде. Шулчак Зөлфирә яныннан талгын гына җил исеп китте, кызның колагы янында әтисенең тавышы ишетелде.
– Гаделлек тантана итте, һәм мин тынычланып йоклый алам. Сау бул, кыю кызым, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа.
Һәм әтисенең өрәге эреп юкка чыкты, ә Зөлфирәгә җиңел булып китте. Әлбәттә, әтисен кире кайтарып булмый, ә менә аның рухы хәзер тынычланып калды. Кыз дога кылу өчен кулын күтәрде. Барлык кылган догалар әтисе рухына барып ирешсен иде. Икенче көнне кыз картасын алып банкка китте, теге генераль директор биргән акчаны балалар йорты исәбенә күчерде ул. Кирәкми аларга аның акчасы. Изгелек өчен тотылсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар