Эзләде, бик озак эзләде аны Садыйк. Районның, төбәкнең архивларында булды, хәрби үзәкләрдән юллады аның белән бәйле мәгълүматларны – очына чыга алмады. Ахырда, тәвәккәлләп, үзәк телеканалда бара торган тапшыруга хат язды. Бәрәкалла, нәтиҗәсе юк түгел, димәк. Дөрес, эзләгән кешесен таптык дип тә, тапмадык дип тә әйтмәделәр, әмма кешене өмет, яхшыга ышаныч йөртә бит.
Садыйк абзыйның эзләгән кешесе – бертуган абыйсының улы. Аның белән бәйле вакыйгалар якынча сиксән еллар элек башланган. Бөек Ватан сугышы вакытында Садыйклар авылына бер төркем качакларны китереп утырталар. Үзе дә ризыкка туймаган авыл халкы югын-барын дошманнар яулап алган яклардан тынычлык эзләп килгән кешеләр белән уртаклаша. Милләтләре буенча, күбесе эстоннар булган, дип исендә калган Садыйкның. Менә шулар арасында яшь кенә укытучы кыз була. Чибәр, зифа буйлы, зәңгәр күзле, түгәрәк битле, озын сары чәчле кызны Садыйкның сугыштан җиңү белән кайтып төшкән Кыяметдин абыйсы бер күрүдә ошата. Киң җилкәле, коңгырт күзле, гаярь егетне укытучы кыз да үз итә. Мәхәббәттән исергән ике яшь йөрәк дин-милләт, гореф-гадәтләр аермасына игътибар бирәме соң?! Шулай итеп, укытучы кыз авырга кала. “Өйләнешәбез” дип йөргән яшьләрне ата-аналары туктата. Берничә ел татарлар арасында яшәп телне ярыйсы гына сукалаган кызның тәрбиясе, кыйбласы башка була шул.
Туган җирләре дошманнан азат ителгәч, эстоннар да, акрынлап, авылдан китеп баралар. Укытучы кыз татар авылында әнисе белән икесе генә торып кала. Тупырдап торган малай таба ул. Таба да, Кираметдинга “Синең балаң” дип китереп тә бирә. Анасы Анатолий дип атаган балага татарлар Талип дип эндәшә.
Әмма атасы гаиләсендә озак яшәргә насыйп булмый Анатолий-Тапипка. Бер атна дигәндә укытучы анасы аны килеп ала да, әнисе белән бергә авылдан китеп тә бара.
Комментарийлар