– Оялмыйча улың каршында хатамны төзәтәм дип утырасыңмы?
– Ии улым, атаңны түбәнсетергә тырышасыңмы? – диде Идрис улына карап. – Юк, мин инде хәзер бирешмәячәкмен. Гаиләмне калдырып тупсаның икенче ягына тәвәккәлләп атлап чыга алганмын икән, димәк, ике кешене берләштергән төенне дә чишә алгамын. Ә бит күпләр чияләнеп беткән ул төенне чишә алмыйча, мәхәббәткә сусап, сагынуга түзә алмыйча гомерләре буе газап чигеп яшәргә мәҗбүр булалар. Улым, гомерлек үкенеч ясамас өчен, ике арада мәхәббәтнең барлыгына ышангач кына гаилә корырга кирәк.
– Кеше ни әйтер дип тә борчылмыйсыңмы? –диде улы ачу белән әтисенә карап.
– Кеше ни әйтер дип, ярты гасырга якын яшәдем инде. Азмы-күпме калган гомеремнең соңгы өлешен булсада үземчә яшәп карарга исәп.
– Шушы хатын беләнме?! Тапкансың икән, – дип сүзен теш араларыннан гына сыгып чыгарды да, Идрискә карап: – Соңгы сүзеңме? – диде.
– Язмышыма ни язылган булса шул булыр. Өйләнеп, туеңа чакырсаң кайтырмын.
– Ул вакытта кирәген бер тиен булыр, – диде дә егет, алар янына ничек кисәк килеп баскан булса, шундый ук тизлек белән китеп тә барды.
– Гафу ит, Зәлия. Сезнең алда бик күңелле күренеш булмады.
– Бер нәрсәгә аптырадым мин Идрис. Нишләп улыгызга бу хатынның монда бер катнашы да юк дип әйтмәдегез?
– Барыбер ышанмас дип уйладым. Уңайсыз хәлдә калдырган булсам, ачуланмагыз инде. Бик матур килеп чыкмады шул, – дип акланды ир.
– Сезнең язмыш та минекенә охшаган икән. Икебездә качкыннар, – дип чын күңеленнән рәхәтләнеп көлде хатын. – Унҗиде яшемдә кияүгә чыгып, бер кыз үстереп, аны кияүгә биреп, оныклы булгач, иремне сөяркәсенә калдырып сәфәр чыктым. Сөйлимме, тыңлыйсызмы? – диде ул юлдашына карап. – Әле поездларыбыз кузгалырга кырык биш минут вакыт бар.
– Сөйләгез, сөйлә, – диде Идрис аннан күзләрендә алмыйча.
– Әтием югары урын биләүче җитәкче иде. Ул язны ошатып йөргән егетемне армияга озаткан гына идем әле. Өйдәгеләр хәерче баласы дип, аны якын итмәүләрен һәрдаим искәртеп тордылар. Әмма кич аның янына чыгарга да, армияга озатырга баруыма да каршы булмадылар. Соңыннан гына аңладым. Аларның ниятләре ул армияда вакытта мине башка кешегә кияүгә бирү булган икән. Һәм алар мине мәҗбүридән мәҗбүри, бер бай адәмнең кызлар белән генә түгел, ирле хатыннар белән дә типтереп йөреп ятучы, яше утызга җитеп килә торган улларына “тапшырдылар”. Җирләр тырнап елаганымны да, үз-үземне юк итәм дип куркытуларымны да колакларына да элмәде әтием. Яратмаган, җитмәсә кырык адәмнән калган ул кеше белән ничек яшим, дип көн-төн еладым. Тора-бара, минем өчен борчылып чиргә сабыша башлаган әниемне дә кызганып, мин ризалыгымны бирдем. Бергә яши башлагач бәлки, якын да булып китәр, бәлки, ярата да башлармын дип, яшерен бер өмет белән дә кияүгә чыктым. Әтинең, ярату туйдан соң килә, бергә яши башлагач үзеннән-үзе, бер-береңә иң якын, иң кадерле кеше әйләнәсең, дигән сүзләренә дә ялган ышану белән үземне ышандырырга тырышып ул адымга бардым. Иртәгә кияүгә чыгам дигән кичемдә әтиемнең: “Борчылма кызым, барда яхшы булыр”, – дигән сүзләренә, мөлдерәп күзләремә яшьләр килсә дә, еламадым. Язмышым белән килешеп, бары Аллаһы Тәгаләдән бәхетле булуымны сорадым. Начар яшәдем дип әйтә алмыйм. Какмады, сукмады әмма яратуның, хөрмәт дигәннең нәрсә икәнен аңлый торган кеше түгел иде ул. Күпме кызлар, күпме хатыннар аның “кулы” аша үткәнен белгәнгә күрә бер караватка йокларга ятканда күзләремне чытырдатып йома идем дә иртә белән торганда гына ача идем. Мине җансыз таш курчак дип атаса да, ничек кирәк алай, бер кыз алып кайттым. Аннан тудырган кызымны җен урынына күрдем. Аборт ясатырга да барган идем. Әмма ирем сизеп артымнан килеп җитеп баланы коткарды. Туган йортыма бөтенләйгә дип әллә ничә кайттым. Әти шунда ук иремә шалтырата иде. Балагызны ятим итмәгез янәсе. Шулай яши-яши кыз да үсеп җитте, кияүгә бирдек. Оныклы булдык. Әмма кыз атасы юлыннан китеп маташа. Егетләр ярата. Оныкны кияүгә ташлап калдырып, өйләреннән чыгып киткән. Каты бәгыръле кеше дип атасагыз атарсыз, кысылмыйм берсенә дә. Кызы да, ул ирнең оныгы да бер кылымны да селкетми. Кияү тиешле кеше акыллы ир. Бер баласын кеше итәргә генә көче җитәр, – диде дә Зәлия бер мәл туктап торды. Аннан юлдашы – Идриска карап: – Бүген менә күреп торасыз, хәттә кулым да сумкам да юк. Күптән ул йорттан китәргә дигән планым бар иде. Паспортым белән кул астында булган ике йөз сум акчамны гына алдым да кая булса да китәргә кирәк дигән уй белән вокзалга килдем. Алда ни көтәсен дә, кая барасымны да белмим. Әмма төгәл шуны беләм, бүгеннән мин ирекле....
Инде менә аларның поездлары да килер вакыт җитте. Саубуллашканда, Зәлия Идриска карап:
– Ярата алмауның нәрсә икәнен бер тапкыр татыган кеше, мәхәббәттә башка беркайчанда ялгышмаячак. Бары тик, син яратканы сине дә ярата торган булса иде. Телефон номерымны беләсең. Алга таба синең белән ни булганын беләсем килә. Синнән күңел күтәрерлек яңалыклар көтәм, Идрис, – диде ул ягымлы итеп аның күзләренә карап.
– Ярата алуның, чын ләззәт икәнен кайчан булса да без дә татырбыз әле, Зәлия, – дип саубуллашты Идристә.
Вокзал, берсе ашыгудан, икенчесе ялгышудан ярты гасырга якын гомерләрен бушка үткәргән ике адәмне икесен ике якка озатып калды. Теле булса, ике елдан шушында очрашырсыз,дип әйтми калмас иде.
Фәридә Хисамова,
Кукмара районы, Тырыш авылы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар