Өченче катка эскалатор белән күтәрелгән шәйгә Заринә аягындагы без үкчәле түфлиләренә үртәлеп, күңеленнән генә үзен әрләп ташлады.
Йә, мондый сәүдә үзәгенә керсә, сәгатьләр буе сәяхәт кылып йөрисен белми идеме? Ниндидер кәттә очрашуга җыенган шикелле, киенеп-ясанып чыгып киткән булды. Акыллы кешеләр, әнә, урамда өтеп алырдай булып кыздырган кояшны куркытмаганнар: олысы-кечесе майка-шортыдан, аякта – артсыз башмак. Урамда да, кибеттә дә, кайберсе эш урынында да шундый кыяфәттә йөри бирә. Заринә исә буеның зифалыгын, биленең нечкәлеген күрсәтеп торган шәмәхә күлмәген киеп алган булды, шуңа иш итеп, күк түфлиенең дә көймә борынлы, очлы үкчәлесен сайлады. Кулына тоткан елтыр каптырмалы кечкенә сумкасы да шундый төстә булгач, яшь хатын үзе бар булганы белән сирень чәчәгенә охшады да калды. Туп-туры булып биленә тиклем төшеп торган кара чәчләрен кыстырып-җыеп маташмады: болай таратып салганда, уң як яңагында, колак тирәсендә элекке бер тиен чаклы коңгырт миңе кеше күзеннән яшеренеп кала иде. Әй яратмый да инде Заринә шул тамганы! Әнисе әйтә торган иде: сылулыгыңа күз тимәсен дип яраткан аны Ходай, геләннәр кайгырма, дип юата иде. Киерелгән кош канатына охшап торган кашлар, бер караганда зәп-зәңгәр, икенче бакканда ямь-яшел төскә керүче төймәдәй түгәрәк күзләр теләсә кемнең карашын үзенә тартып торырлык шул. Кем белә, әнкәсенең сүзләрендә хаклык та бардыр...
Баскычтан читкә атлауга, хатын тиз-тиз генә тирә-якка күз ташлады. Берәр почмактагы кафега барып, урындыкка чүмәшәсе, аякларына ял бирәсе килде. Гадәттә, кәефсез чагында кибеткә кереп, нинди дә булса яңа кием, бизәнү-төзәнү әйберсе сатып алса, дөньясы түгәрәкләнеп китә торган иде, бүген күпме йөреп, җанына яткан әйбер-карага тап булмады.
Алтын бүлегенә күзен иркәләргә дип кенә сугылган иде, карый торгач, бармак йөзедәй киң, үреп эшләнгән чылбырга карашы беректе дә калды. Шкатулкасында алтын-көмеш чылбырлары җитәрлек иде, муенындагысы да затлыдан – Бәхтияр аның-ише әйберне сайлый белә, сәбәпле-сәбәпсез хатынын сөендереп кенә тора. Заринә витринаны ачтырып, күзе төшкән чылбырны әйләндереп-тулгандырып карады. “Кирәк тә түгел инде... Тозларлык җыелдылар”, – дип үзалдына гына сөйләнеп куйды. Аның һәр хәрәкәтен, һәр ымын эләктереп алырга гына торган сатучы кыз: “Ә сез кирәкмәгәннәрен тапшыра аласыз, нәкъ менә акция вакыты – граммын 850 сумнан кабул итәбез, иң югары бәя әлегә бездә генә”, – диде, йөзен тутырып елмаеп.
Заринә ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. Мондый гына акчаны ул аягөсте тамак ялгап алган арада да туздыра... Муенындагы чылбырны салып, сатучы учындагысына сузылды. Киеп, көзге алдына баскач, бертын үзенә сокланып торды.
– Ярар, салып маташмыйм, килешә кебек, – диде артык очынмыйча гына. – Ә бусын алып калыгыз соң, тузан җыеп ятканчы... – Хатын иренең яңа ел бүләген бернинди хиссез-нисез кызга сузды.
Чәчен малайлар кебек кистергән сатучы кыз, перчаткалар киеп, чылбырны бик җентекләп тикшерде, үлчәүгә куеп, Заринәгә күрсәтте. Аннан, махсус кайчы белән тураклап, кечкенә пакетка тутырды да җитез бармаклары белән калькуляторга төрткәләгәч:
– Үзегезнеке төп-төгәл тугыз меңлек, – дип санап бирде. – Шуны чигерсәк...
Заринә янә калькуляторга иелгән кызны:
– Миңа егерме мең генә түлисе кала, – дип бүлдерде дә баягы кебек ирен кырые белән генә елмаеп, пластик карточкасын сатучыга бирде.
Үз-үзенә ясаган әлеге бүләк тә хатынның җанына җылылык өстәмәде. Ул түр тәрәзәләр янындагы кафетерийдан зур бокал белән коктейль сатып алды да түгәрәк өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Сумкасын янәшәгә куйгач, салам аша озаклап-озаклап коктейль суырды. Аның тешләрне камаштырырлык боз салкыны, әчкелтем-татлы әфлисун тәме кәефен беркадәр күтәреп җибәргәндәй булды.
Бүген иртән ире белән тагын сүзгә килеп алдылар.
– Өйдә утырып акылдан язганымны көтәсең бугай! Эшкә чыксам.. – Әлеге сүзләрнең дәвамы өзелеп калды.
Түшәмнән идәнгә кадәр сузылган көзге алдында галстугын бәйли алмый азапланган ире калын кашларын җыерып өздереп әйтте:
– Бичә, туеп сикерәсең! – Бәхтияр хатынына “бичә”, кәефе аерата шәп чагында “бичәм, бичәкәем” дип дәшәргә ярата – бу юлы ул да сул аягыннан торганга охшаган иде. Хәер, Заринә эшкә урнашу турында сүз кузгалтса, һәр икесенең тәгәрмәче көрчеккә терәлә дә кала. Бүген дә нәкъ шулай булды. Заринә ап-ак мамык халатына төренеп, ялгыз каен кебек басып калды, Бәхтияр барсеткасын култыгына кыстырып, җитез-җитез адымнар белән чыгып югалды...
Заринә бушап калган бокалны читкә этәрде, сумкасыннан түгәрәк көзгесен алып, бик бирелеп үзенә күз төшерде дә нәрсәдәндер канәгать булмыйча, дымлы салфетка белән иренендәге буявын бетерде, ялтырап торган алсу иннек сөртеп куйды. Шуннан соң гына урыныннан кыймылдап, икенче катка юнәлде. Хатынның кием-салым карап йөрү теләге бая ук сүрелгән иде, керфеген күтәрер-күтәрмәс кенә атлаган шәйгә алдында торган манекенга килеп бәрелә язгач, кисәк кенә читкә тайпылды һәм корт чаккандай туктап калды. Карга канатыдай кап-кара манекен-егеткә ачык зәңгәр төстәге шакмаклы күлмәк кигертелгән иде. Хатынның йөрәге дертләп китте. Бик кадерле нәрсәгә тап булгандай, ипләп кенә әлеге күлмәкнең җиң очларын, күкрәк тирәсен сыйпап карады. Аннары, үз халәтеннән үзе читенсенеп, бер-ике адым арткарак атлады. Заринәнең күңел сандыгында сакланган зәңгәр күлмәк хәзер аның тап каршысында тора иде. Дөрес, хәзергесенең тукымасы да ярыйсы гына затлы күренә, төймәләре дә ике күзле үтә күренмәле гади генә төймәләр түгел; шулай да күлмәкнең төсе дә, вак-вак шакмаклары да үзәкне өзәр дәрәҗәдә якын, үз, газиз иде.
Тормыштагы яңа, хәзерге роленә тәмам күнегеп беткән хатын мизгел эчендә яшүсмер чагындагы самими, беркатлы Заринәгә әйләнде дә калды. Шушы күлмәкнең күкрәк турысына башын төртәсе, борын канатларына ягылып кала торган таныш исне иснәп исерәсе килде. Бу тилемсә уйдан кыенсынып, тирә-ягына карады: үтеп-сүтеп йөрүчеләр аның уен күзләреннән укып, бармак төртеп көләләрдер кебек тоелды. Ул арада пыяла ишек буена ак блузка, кыска кара итәк кигән сатучы кыз килеп җитте:
– Сезгә ничәнче размер кирәк? Әле соңгы модельләребезнең берсе, Англиядән кайтып кына җитте. Автоматта да юа аласыз...
Кибеттә йөргәндә черки урынына әрсезләнеп күзгә кергән сатучыларны Заринәнең җене сөйми иде, бу юлы кыркуланмады:
– Мин карыйм әле, соравым булса үзем эндәшермен, – дип итагатьле генә дәшеп кызны бүлдерде.
Күлмәкне сыпырып та, якынрак килеп тә, читкәрәк тайпылып та күзәтте ул. “Соңгы модель, имеш... Ә моннан унбиш ел элек?...”
Бер авылда туып, бер урамда уйнап, бер мәктәптә укып үссәләр дә, Заринә өчен Кәрим әллә бар, әллә юк иде. Кая инде, Заринә кем дә Кәрим кем! Әти-әнигә бердәнбер булган кыз бишектән үк алтын бөртеккә тиң иде: иркәләп, чәченнән сыйпап кына үстерделәр аны. Ашыйсы килгәне алдында, киясе килгәне өстендә булды – ул "юк" дигән сүзне белмәде дә, ишетмәде дә. Әнисе – колхозда баш бухгалтер, әтисе – зоотехник, акчага тинтерәмәделәр, мул тормышта, кызларын күз карасыдай саклап кына яшәделәр.
Пешкән кура җиләге кебек өлгергән Заринә бермәлне кинәт кенә әлеге тормыштан тәм тапмый башлады. Тиктомалдан җаны үрсәләнә, бәргәләнә, читлектәге кош баласы кебек каядыр талпына иде. Бу халәтнең нигә, ни рәвешле барлыкка килгәнен төшенмәгән кыз аптыраулы караш белән тирә-ягына төбәлде. Сыйныфташ кызлары иртән килүгә почмак-почмак булып җыелалар да кич чыгу маҗараларын сөйләп чыркылдашалар, кем кем белән йөри, кем кемне озата кайткан – берсен-берсе бүлә-бүлә яңалык уртаклашалар. Заринә исә ни теге, ни бу якка кушылып сүз ката алмый, аның кич чыкканы да, егетләр белән күрешкәне дә юк. Авылларында бер сылу булса да, егет затын аның артык чибәрлеге өркетә идеме, әллә үзен бераз тәкәббер, горур тотуы читкә этәрә идеме, әти-әнисенең кырыслыгы куркыта идеме – нәрсә сәбәп булгандыр, бүтән кызларны шаярткан кебек, Заринәне үртәп шаяртучылар да, биленнән кочып китүчеләр дә, алъяпкыч кесәсенә записка кисәге салып үтүчеләр дә юк иде. Әлегә кадәр моның ише вак-төяк белән башын катырмаган кыз кинәт кенә уянып киткәндәй булды: баксаң, аның да бүтәннәр кебек буласы, ваемсыз кыяфәттә кычкырып-кычкырып көләсе, чәченнән тарткан егет-малайларның аркасына шаярып кына шапылдатасы килә икән бит!..
– Мин дә кызлар белән бүген кичке уенга төшим әле, әни!
Заринәнең чишмәдән кайтып кергән шәйгә капыл гына шулай дип соравы ана кешене уттан алып суга салды. Үзеннән дә озынрак булып буй җиткергән кызын гомер буе янда тотып булмасын акылы белән бик яхшы аңласа да, йөрәге әзер түгел иде:
– Мәктәп баласы башың белән анысы ниткән сүз тагын?! – Ананың кашлары сораулы җыерылды.
– Каникул башланды бит инде. Безнең класслар барысы да шунда төшә. Дискотеканы да су буенда үткәрәләр. Мин генә өйдә бикләнеп ятам...
Озын керфекләр арасыннан ташып түгелергә торган мөлдерәмә караш үзенекен эшләде. Ата белән ана башта икесе кара-каршы утырып, аннан Заринәне яннарына дәшеп, бик озаклап гаилә киңәшмәсе үткәрделәр. Үзеңне ничек тотарга, егет халкына якын килмәскә, үзләрен дә якын китермәскә, боргаланып биемәскә, сәгать ничәдә өйдә булырга – барысын-барысын нарасый балага аңлаткандай җентекләп сөйләгәннән соң, ниһаять, Заринәне бер өй аша гына яшәүче классташы Лира карамагына тапшырып, аңа да үгет-нәсихәт укып, “кич чыгарып” җибәрделәр.
– Абау ла, Америкага озаталар диярсең! – Көләч йөзле Лираның аптыравы йөзенә таралган иде. Ул Заринәгә әллә кызганулы, әллә мыскыллы караш ташалды: – Инкубатор чебиеннән дә болайрак күрәләр үзеңне. Әйдә, җәһәтрәк кыштырда, унбергә кайтып керергә куштылар түгелме? И-и, малай, ул вакытта әле кеше җыелып, кызыклар башлана гына...
Кызлар елга аша салынган челтәрле басмадан аръякка чыгып, җәйге клуб итеп эшләнгән зур чатыр янына килгәндә, егет-җилән музыка көйләп маташа иде. Лира янында Заринәне күргәч, могҗизалы хәлгә тап булгандай, барысы берьюлы аңа төбәлделәр. Джинсы чалбар, көмеш бизәкле ак футболка кигән кыз озын туры чәчләрен бар табигыйлеге белән аркасына таратып салган; әти-әнисе сизмәгәндә генә күз кабакларына тигереп алган күләгәләре, керфекләрен аерата куертып җибәргән сөрмәсе болай да карап кына тормалы йөзне тагын да чибәрләткән, ниндидер серлелек өстәгән иде.
– Ба-а, чеметегез әле мине, әллә Заринәне дә бәйдән ычкындырганнар инде? – Егетләрнең берсе шактый тупас итеп шаяртканга икенчесе:
– Әтиеңә әйтерсең әле, сиңа тән сакчысы итеп алмас микән? Көне-төнен кырыеңда тугры эт шикелле йөрер идем, – дип тел чарлап сүзгә кушылды.
– Эт ияртеп йөрисем килсә, ишегалдыннан Алабайны гына ычкындырам мин, – диде Заринә үчекләүле елмаюын ирен читләренә таратып. – Аның, ичмаса, теле дә синекеннән кыскарак.
Энәле-чәнечкеле сөйләшүләргә һич үпкәләмичә, яшьлек чаялыгы белән бер-берсенә төрттерә-төрттерә, көлештеләр, җырлаштылар, аннан дәртле бию көенә рәхәтләнеп биеделәр. Аны-моны уйламыйча, Заринә юкарак киенеп чыккан икән: бермәлне ялангач беләкләрен черки талый башлады, җитмәсә, биюдән туктауга, тәненә кичке салкын үрләде. Җиңле кофта кигән Лира да:
– Котып салкыны, әйме, малай! – дип Заринәнең беләгеннән култыклап алды. – Яксагыз ягыгыз инде учагыгызны, катып үләбез бит! – дип, читтәрәк учак тергезергә маташкан егет халкына шаярып кычкырырга да өлгерде. Егетләрнең берсе ялт кына артына борылып карады да үзенең костюмын салып, кызлар янына атлады.
– Ай, рәхмәт, Кәрим! Син настоящий друг! – Лира, кулын Заринәнең беләгеннән ычкындырып, каршысына килгән Кәримгә сузылды.
Тик Кәрим костюмын Лирага түгел, Заринәнең иңбашына китереп япты.
– Ябынып тор. – Егет артык сүз әйтми генә кире борылды.
– Абау, кыланышы! – Лираның тавышына үпкә кушылган сыман иде. – Миңлезаринәне күбрәк кызганган берәү...
Заринә дерт итеп китте. Колак янындагы миңен яратмаганын, алай гына да түгел, күралмаганын белеп, авырткан җиренә юри тоз сибәргә теләп, үчләнеп әйтте Лира бу сүзләрне. Тик Заринә сер бирмәде:
– Рәхмәт, Кәри-им! Әле дә син бар дөньяда! – дигән булды ясалма иркә тавыш белән. Үзе иңбашына салган костюм якасына борынын яшерде. Якадан җиңелчә одеколон исенә кушылып, тәмәке исе аңкый иде. Олы класс малайларының, кеше күзеннән качып, тәнәфестә көйрәткәннәрен барысы да белә, җәйгә чыккач, бөтенләй тугарылганнардыр инде – бу ис якага гына түгел, костюмның һәр җөенә, төймәсенә сеңгән иде.
Дәвамы бар
Комментарийлар