16+

«12–14 сәгать руль артында»: җырчы-таксист таксида күпме акча эшләп булганын әйтте

Социаль челтәрләр дөньясын гизгән вакытта бер кызыклы видеоязмага тап булдым. Таксист егет татарча җырлар башкарып, пассажирларының кәефен күтәрә.

«12–14 сәгать руль артында»: җырчы-таксист таксида күпме акча эшләп булганын әйтте

Социаль челтәрләр дөньясын гизгән вакытта бер кызыклы видеоязмага тап булдым. Таксист егет татарча җырлар башкарып, пассажирларының кәефен күтәрә.

Ике иң керемле һөнәрләрне: җырчы һәм таксистны берләштергән егет белән без дә таныштык. 

Ринат Ибраһимов тумышы белән Буа районы Кырык-Садак авылыннан. Әтисе дә, әнисе дә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. “Әни – сыер савучы, әти тракторчы булып эшләде. Шуңа күрә мин дә балачактан авыл тормышының нәрсә икәнен белеп, күреп үстем. Мәктәпне тәмамлагач,  Буага ветеринар техникумга мал табибы белгечлегенә укырга кердем. Дөресен әйткәндә, мин 17 яшемә кадәр җырлый белүемне, сәләтем барлыгын белмәдем. Техникумда укытучылар иҗади чараларда катнашырга активистлар эзләгәндә барыбызга да “В лесу родилась елочка”ны җырлаттылар. Сорагач, җырладык инде. Укытучылар: “Матур җырлыйсың”, – димәсә, гомумән, тавышым барлыгын да белмәс идем, –  ди Ринат. 

Ринат Ибраһимов катнаш гаиләдә үскән: әтисе – татар, ә әнисе – рус. “5 яшемә кадәр Киров өлкәсендә яшәдек. Минем телем русча ачылды. Ә татар телен авылга күченеп кайткач кына өйрәндем. Гомумән, татарча сөйләшми идем. Бер ел эчендә дәү әни тырышлыгы белән татар малаена әйләндем, – ди Ринат. 

Такси хезмәтенә Ринат очраклы гына эләгә. Зур шәһәргә күчкәч, акча эшләп тору өчен генә урнашкан булса да, хәзер инде 7 ел руль артында. Хезмәтен төрләндерү, күңеллерәк итү өчен дә шәп алым сайлаган. 

– Кеше машинага утыргач, иң беренче эш итеп, кешеләргә юлда барган арада җырларга тәкъдим итәм. Ризалашкан очракта гына җырлыйм. Аннан видеога төшерергә рөхсәт сорыйм. Ризалашмаучылар булгалый, әмма күп түгел. Кеше видеода төшәргә каршы булса да, җырлыйм. Минем өчен контент, видео төшерү түгел, ә кешеләргә яхшы кәеф бүләк итү мөһим. Таксида эшләүдән тыш мәҗлесләр дә алып баргач, кем белән сөйләшеп булганын тиз сизеп алам. Иң рәхәте – туристлар белән эшләү. Аларга музыкаль такси ниндидер бер гаҗәеп әйбер кебек тоела. Фотога, видеога төшерә башлыйлар, – ди Ринат. 

Җырлы такси Казанда гына йөрми. Ринат бөтен Татарстан буенча да сәяхәт итә.     

– Казанда гына төшерү кызык түгел, шуңа бар Татарстан буенча сәяхәт итәм. Төрле шәһәр, районнарга заказлар алам. Район үзәкләрендә такси бәясе 70-80 сум да була. Мин акча артыннан гына кумыйм. Кызыклы видеолар төшерәсе, кешеләргә 10 минутка булса да, позитив, яхшы кәеф бүләк итәсе килә. Хәзер кеше болай да үз эчендә генә кайный. Бәлки, минем җырым кемнеңдер күңелен юатыр. Видеоларны һәр көн чыгарырга тырышам. Әмма аның да үз нечкәлекләре бар. Таксида эшләп туйгач, социаль челтәрләр алып бару буенча курслар үткән идем. Берәр кешенең шәхси сәхифәсен үстерергә дигән уйлар да булды. Кешегә эшләгәнче, үземнең сәхифәмне үстерергә карар кылдым. Өч айда язылучылар саны якынча 10 меңгә артты. Күңел биреп эшләгән эшнең нәтиҗәсе була ул. Әлбәттә, ялкаулыкны җиңәргә дә кирәк, – ди җырчы-таксист. 

– Таксида акча эшләп буламы?
– Күпләр такси бәясенә зарланалар. Әмма такси 500 сум тора икән, аның барысы да таксистның кесәсенә китә дигән сүз түгел. Мәсәлән, шул 500 сумның якынча 300 сумы гына кала. Такси кушымтасы үз процентын ала, аңа өстәп салым түлисе... Таксида акча эшлисең килсә, көн саен якынча 12-14 сәгать эшләргә кирәк. Туктамыйча, гел рульдә 12 сәгать йөрү – үзегез беләсез, кыен. Юлда да бик игътибарлы булырга кирәк. Тулаем, эшләп тапкан табыштан да әле, акча чигерергә туры килә. Чөнки машинаның маен алыштырырга, ягулык салырга кирәк. Алар да чыгым.  Хәзерге вакытта такси вакытлыча эш урыны кебек кабул ителәдер. Мәсәлән, заводта эшләүчеләр кичен такси йөртергә чыгып керә. Бензинлык булса да, акча эшлиләр.

– Таксистлар өчен иң отышлы вакыт бармы?
– Иртәнге 7дән 9га кадәр һәм кичке 4тән 7гә кадәр иң отышлы вакыт.  Иртән халык эшкә бара, ә кичен эштән кайта. Таксига ихтыяҗ зур, шуңа бәя дә югары. Бәйрәм көннәрендә дә такси хакы яхшы була. Кайбер таксистлар, мәсәлән, шушы отышлы вакытка гына эшкә чыга. Ә кайберләре төнге сменаны ала. Мәсәлән, кичке 7дән иртәнге 7гә кадәр. Минем дә алай эшләп караганым булды. Иртәнге сәгать 3-4тә йокы баса башлый. Иртәнге якта заказлар да аз була. 

– Сәер кешеләр бармы?
– Таксида эшләгәндә нинди генә кешеләрне очратмыйсың. Мин хәзер гел онлайн түләү генә алам. Чөнки кәгазь акча түләүчеләр арасында түләмичә чыгып китүчеләр булгалады. “Мин хәзер акча алып чыгам”, – дип әйтәләр дә, югалалар. 300 сум өчен кеше белән бәхәсләшеп тормыйсың. Әмма мондый хәлдән соң, нәтиҗә ясыйсың инде. 

– Таксида сөйләшергә теләүчеләр күпме?
– Кешеләр аралашмаска күнекте. Иң кызганычы, татар телендә аралашучылар аз. Пассажирларның татарлар икәне беренче сүздән үк аңлашыла, әмма телне-вата җимерә үзара русча сөйләшергә тырышалар. Бөтенләй сөйләшмәүчеләр белән беррәттән бөтен  тормышын, хис-кичерешләрен сөйләп чыгучылар да бар. Кайвакыт үзеңнең дә сөйләшәсе килми. Әмма кешегә җавапсыз калып та булмый. Энергияне суыра торган вампирлар да бар. 10 минут кына юлда буласың, шул арада арасың. 

– Артыгын түләргә теләүчеләр бармы?
– 7 ел эчендә, чыннан да, зур күләмдә өстәмә акча алган ике очрак кына булды. Аэропорттан Чистайга бер әфәндене алып кайттым. Юл өчен түләнгән иде инде. Чистайга барып җиткәч, ул кибеткә кереп чыгарга сорады. Өстәп түлим диде. 10-15 минут көтеп тордым. Юл 2 мең 300 сум иде. Ә бу әфәнде миңа өстәп 2 мең бирде. Бер төнге клубтан ир белән хатынны алып киттем. Юл бәясе – 200 сум тирәсе генә иде. Шулай ук акча түләнеп куелган иде. “Күптән бирәсе килгән иде”, – дип әйтте дә, 5 мең сузды. 

– Кайсы тарифта машина йөртү рәхәтрәк? Экономмы әллә бизнесмы?
– Күпләр таксистларны хезмәт күрсәтүче персонал буларак кына кабул итә. 200 сумлык таксида кайберәүләр үзен шәхси машина йөртүче чакырткан кебек тота. Кешечә сорарга да була бит. Бер-беребезгә карата хөрмәт җитми. Бәхәсләшергә сәбәп эзләүчеләр дә җитәрлек. Түзем, сабыр булмасаң, таксида эшләп булмый. Әмма “кешегә ярыйм” дип тә, хөрмәтсезлеккә түзү дөрес түгел. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading