Быелгы ат үзгәрешләргә таба чабармы?
Соңгы йөз елга якын тарихыбызга күз салсак, ат еллары беркайчан да гадәти булмаган. Бу һәрвакыт тарихта кискен борылышлар, үзгәрешләр вакыты.
1918 ел - Гражданнар сугышы, патша гаиләсен үтерү; 1942 ел - Икенче бөтендөнья сугышында кискен борылыш ясаучы Сталинград сугышы башлана; 1990 ел - «суверенитетлар парады» һәм глобаль геосәяси үзгәрешләр елы. Михаил Горбачев СССРның беренче һәм соңгы президенты булды, ә Германия, Берлин диварын җимереп, үзенең берләшүен бәйрәм итте; 2014 ел - Кырымның Россия белән кушылуы. Бу вакыйгаларның һәрберсе - ат елында булган. Әйтерсең, ат үзгәрешләргә таба чаба. Димәк, быел да дөньякүләм вәзгыятьтә кискен борылышларга көтәргә буладыр.
Сәясәт: яңа елның өченче көне генә иде...
Яңа елның өченче генә көне иде. Ә дөньяның сәяси мәйданында яңа конфликт. Дөресрәге, еллар дәвамына сузылган киеренке мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе. АКШ Венесуэланың гражданлык һәм хәрби объектларына һөҗүм итте. Бу хакта Венесуэланың тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте. Моңа өстәп, Дональд Трамп Венесуэланың президенты Николас Мадуро һәм аның тормыш иптәше кулга алынуын да искәртте. Америка хакимияте Николас Мадуро һәм аның хатыны Силия Флоресны наркотерроризм, корал һәм шартлаткыч җайланмалар саклауда гаеплиләр. Икесе дә гаепне танымый.
2025 елда Трамп та, Мадуро да янәдән ил башлыклары итеп игълан ителде. АКШ башлыгы шунда ук Мадуроны Венесуэланың рәсми лидеры буларак танымавын белдерде.
2025 елның сентябреннән АКШ Кариб диңгезендәге корабларга һөҗүм итеп, «Южное копье» операциясен башлап җибәрде. Америка хакимияте расланвынча, су транспортлары тыелган матдәләр ташыган. 20гә якын кораб су астында калган, 88 кеше һәлак булган дип яза “Газета.ру” порталы.
2025 елның декабрендә Трамп Венесуэланың бөтен хөкүмәтен террорчылык оешмасы дип игълан итте. Николас Мадуро исә “Venezolana de Television” телеканалындагы чыгышында республиканың үз суверенитетын якларга әзерлеге турында белдерде. “Безнең җиребезгә, нефтькә, файдалы казылмаларга һәм территориябезгә тарихи хокуклар үтәлсен өчен барысын да эшләячәкбез”, - дигән ул.
Дөньяда АКШның Венесуэлага каршы үткәрелгән операциясенә караш төрле. Россия, Белорусия, Бразилия, Кытай, Куба, Испания, Сербия, Иран, Колумбия тышкы эшләр министрлыклары АКШның гамәлләрен хупламавын белдерде.
Сербия президенты Александр Вучич бу хәлне халыкара хокук, нормаларның эшләмәвенең ачык дәлиле дип атады. "Дөньяда джунгли законы хөкем итә. Бу - хәзерге дөнья сәясәтенең бердәнбер принцибы”, - диде Вучич. Шулай ук Сербия президенты ил үзенең “хәрби мөмкинлекләрен” арттырачак дип игълан итте.
2025 елның ахырында Иранда милли валюта курсының төшүе аркасында сәүдәгәрләрнең протест чыгышлары башланган иде. Алар икътисади вәзгыятьнең начар якка үзгәреше азык-төлеккә бәяләрнең киске күтәрелүенә китергән. Соңрак икътисади хәл өчен борчылучыларга ил сәясәте белән риза булмаганнар да кушылган. ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча протестлар нәтиҗәсендә Тегеранда 25 мәчет яндырылган, массакүләм чуалышларда зыян күрүчеләр, үлүчеләр дә бар. Әлегә аларның саны турында төгәл мәгълүмат юк.
Салымнар арта, димәк, бәяләр дә
2025 елның гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча Россия федераль бюджеты 3 787 млрд сум күләмендә дефицит белән оешкан. Бу - дәүләтнең чыгымнары керемнән күбрәк булуын аңлата. Дәүләт казнасына нефть-газ сатудан керем күләме кими, ә бюджеттагы “тишекне ямарга” кирәк. Шул уңайдан, бу елның 1 гыйнварыннан салымнарга кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, НДСның гомуми ставкасы 22% ка кадәр артты. Мондый үзгәрешләр Россия Президенты Владимир Путин имзалаган законда бар.
Табышка, керемгә салымнан аермалы буларак, НДС (өстәлгән бәягә салым) компанияләрнең керемнәреннән яки табышыннан түгел, ә ахыргы кулланучыдан алына. Икътисади үсеш темплары кимегән очракта да НДСтан керемнәр тотрыклы булып кала, чөнки кешеләр барыбер товарлар һәм хезмәтләр сатып алудан туктамый.
Ләкин НДСның ташламалы ставкасы (10%) социаль әһәмиятле товарлар өчен саклана. Бу төркемгә төп туклану продуктлары (ипи, сөт, ит, яшелчәләр һ. б.), дарулар, балалар товарлары керә.
НДС артмаса да, аларның бәясе җитештерү, логистика бәяләре арту хисабына үзгәрергә мөмкин. Брокер, эшмәкәр Булат Җиһаншин сүзләренчә, салым күләме арту эш урыннарына да тәэсир итәчәк.
- НДС күтәрелү турында беренче хәбәрләрне күргәч үк, эшмәкәрләр алга таба ничек эшне ничек оештырулары турында уйлана башлагандыр. Тотрыклы кереме һәм җыеп куелган өстәмә капиталы булмаган оешмаларга кыен булачак. Салым күтәрелүдән тыш, базар мөнәсәбәтләрендә көндәшлек тә зур, шуңа эшчәнлеген туктатырга карар кылучы оешмалар булыр дип уйлыйм. Керемле оешмалар өчен дә салымның үсүе кыенлыклар тудырачак. Әйтик, хәзер күпләр шәхси оешмаларда хезмәт куя. Оешмалар чыгымнарны киметү өчен эшчеләр штатын киметергә мөмкин. Беренче чиратта, бу - ясалма фәһем, заманча технологияләр белән алыштырып була торган һөнәр ияләренә кагыла. Үзгәрешләр булачак, әмма алар турында тәгаен төгәл әйтеп булмый әле. Яшәп, эшләп карыйк, - ди белгеч.
Моннан тыш, кече һәм урта бизнес вәкилләренә турыдан-туры тәэсир итүче тагын бер үзгәреш бар. УСН һәм ПСН салым түләү системасы буенча эшләгән барлык эшмәкәрләргә һәм оешмаларга керемнәре 20 миллион сумнан артып китсә, НДС түләргә туры киләчәк. Әйтик, оешманың 2026 елга кереме 21 миллион сум булса, ул НДС түләргә бурычлы. 2027 елда бу күрсәткеч - 15 миллион, 2028 елда - 10 миллион сумга тигез булачак.
- Һичшиксез, бәяләр күтәреләчәк. 20 миллионнан күбрәк керем алучы компанияләр салымны сатып алучылар җилкәсенә йөкләячәк. Беркем дә үз кесәсеннән түләп тормаячак, - ди Булат Җиһаншин.
Моннан тыш, Булат Җиһаншин сүзләренчә, үзгәрешләргә күнегә алмыйча, ябылучы компанияләр дә булачак. “Оешманы банкрот итеп тану “мода”га керде. Хәзер аның буенча аерым белгечләр дә бар. Оешманың банкрот булып калуын теләмәсәң, бер генә юл бар: бурычлар җыймау. Алган акчаны барыбер бирергә кирәк. Әгәр акча җитми икән, димәк, башка акча эшләү юллары эзләргә зарур”, - дип ул.
- Җыеп куйган акча, капитал булса, нишләргә?
- Мендәр астында акча саклап ятуның файдасы юк. Акча эшләргә тиеш. Ислам дине буенча кешеләргә вкладлар ачарга ярамый, шуңа альтернатив юл буларак акчаны бизнеска кертергә тәкъдим итәм. Оешманың эшчәнлеген өйрәнеп, барысын үлчәп, оешмага акча биреп торырга мөмкин. Ә оешма үз чиратында сезгә кеременең ничәдер процентын бирә. Оешмаларга банктан югары процентка кредит алганчы, кешедән акча алып тору җиңелрәк. Мендәр астында акчасы булганнарга аеруча азык-төлек, авыл хуҗалыгы өлкәсенә игътибар итәргә киңәш итәм. Авылда җитештерелгән экологик чиста продуктларга ихтыяҗ бар, шуңа бу өлкәләргә ярдәм итәргә кирәк. Фатир йә машина алу турында уйланучыларга да, мөмкинлек булганда, тимерне кызу чагында сугып калырга киңәш итәм. Әгәр бу сезгә кирәк икән, эшләгез. Якын арада гына бәяләр артка чигенмәячәк.
Күчемсез милек базары: ипотека шартлары үзгәрә
2026 елның 1 февраленнән гаилә ипотекасына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә. Гаиләгә бер генә ташламалы ипотека рәсмиләштерергә рөхсәт итәчәкләр. Элек ирнең дә, хатынның да ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бар иде. Хәзер гаилә ипотекасын рәсмиләштергәндә ир дә, хатын да катнашачак. Әгәр ташламалы ипотека алу өчен гаилә кереме җитәрлек булмаса, элеккечә өченче затларны заемщик сыйфатында җәлеп итәргә мөмкин булачак, дип ачыклык кертәләр Финанс министрлыгында. Гаилә ипотекасы программасын 2023 елның 23 декабреннән соң рәсмиләштергән гаиләләр өчен янәдән ташламалы ипотека программасын куллану өчен беренче ипотеканы тулысынча түләп бетерү һәм гаиләдә тагын бер бала туу шарт.
- Ел башында күчемсез милек базары буенча үзгәрешләр көтелә. Кайбер төзелеш оешмалары фатирларга бәяләрне инде күтәрде. Банклар да, минималь беренче кертемне фатир бәясенең 30 процентына кадәр күтәрә ала. Мөмкинлегегез бар икән, алырга кирәк. Моннан тыш, донор ипотекасы алу да чикләнергә мөмкин. Элек гаилә ипотекасын алырга хокукы булмаганнар да, ташламалы ипотека программасын алырга хокуклы туганы йә дусты ярдәмендә 6 процентлы ипотека рәсмиләштерә ала иде. Банклар кредит бирү буенча таләпләрне дә яңартырга мөмкин, - ди “Этажи” компаниясе риэлторы Эльвира Шакирова.
2025 елның 22 декабреннән Үзәк банкның төп ставкасы 16 процентка тигез. Шулай да банклар ипотека буенча ставканы төшерергә ашыкмый әле. Белгечләр фикеренчә, ипотека буенча ставка төп ставкага бәйле рәвештә төшәчәк.
Олимпиада-2026: Россиядән кемнәр катнашачак?
Кышкы спорт төрләре буенча Олимпиада 6-22 февральдә Миланда һәм Кортина-д' Ампеццода узачак. Дөньякүләм ярышка кадәр бик аз вакыт калды. Россия һәм Белоруссия спортчылары ярышларда нейтраль әләм астында катнашачак. Әмма илләр команда ярышларында катнаша алмаячак.
Моннан тыш, Халыкара Олимпия комитеты махсус хәрби операциягә актив ярдәм итүче, шулай ук Россия яки Белоруссия хәрби көчләре яки оборона органнары белән контракт буенча эшләүче спортчылар ярышта катнаша алмаячак дип искәртә.
Нейтраль әләм астында чыгыш ясаучы катнашучылар, башка спортчылар кебек үк, Халыкара Олимпия комитетының барлык допингка каршы таләпләренә туры килергә тиеш булачак.
Италиядәге Олимпиадада ике Россия фигуралы шуучысы Аделия Петросян һәм Петр Гуменник чыгыш ясаячак. Калган катнашырга теләүчеләрнең гаризалары "сәяси сәбәпләр" аркасында кире кагылган дип яза “Спортэкспресс” порталы.
Чаңгычы Савелий Коростелев һәм Дарья Непряева да Халыкара чаңгы спорты һәм сноуборд федерациясе тарафыннан нейтраль статус алды. Алар Давоста (Швейцария) чаңгы узышлары буенча Дөнья Кубогының өченче этабында катнашып, Олимпиадага сайлап алу өчен җитәрлек күләмдә балл җыйды. Тимераякта шуу спортында Олимпиадага ике Россия спортчысы - Ксения Коржова һәм Анастасия Семенова сайлап алынды.
Шорт-тректа россиялеләр ир-атлар арасында 1 000 м һәм 1 500 м, хатын-кызлар арасында 500 м һәм 1 000 м дистанцияләрдә Олимпиадада катнашу өчен квоталар яулап алды. Квалификациядә Даниил Николаев, Иван Посашков, Алена Крылова, Анна Матвеева, Елена Серегина катнашты. Олимпиадага бары бер ир-ат һәм бер хатын-кыз спортчы гына эләгә алачак. “Бәхетле билет” кемнең кулына эләгер әлегә билгесез.
Быел Олимпиадада беренче тапкыр ски-альпинизм дисциплинасы тәкъдим ителәчәк. Ярышта катнашу өчен квалификацияләнгән бердәнбер Россия спортчысы - Никита Филиппов. Ул да нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак.
Мәдәният: Казан - ислам илләренең мәдәни башкаласы
Быел Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк. Рәсми ачу тантанасы 2026 елның 14 маенда узачак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, бәйрәм чаралары «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында һәм ел дәвамында да узачак.
– Беренче юнәлеш – ул безнең еллар дәвамында үткәрелүче фестивальләребез: “Алтын менбәр” ислам киносы фестивале, “Нәүрүз” театраль фестивале, “Мәдәни код: яшәү рәвеше” чарасы, яшьләр форумнары, Изге Болгар җыены... Икенче юнәлеш – рәсми очрашулар. Ислам илләренең мәдәният министрлары җыенын да үткәрәчәкбез. Өченче юнәлеш фән белән бәйле. Төрле илләрдән килгән галимнәр ислам каллиграфиясе, архитектурасы һәм археология турында фикер алышачак. Моннан тыш, Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителү кысаларындагы чаралар Татарстан белән генә чикләнмәячәк. Мәсәлән, Петербург мәдәни форумы мәйданчыгында да махсус проектлар гамәлгә ашырылачак, - дип аңлатты Ирада Әюпова.
Киләсе ел юбилей даталарына да бай. Әйтик, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел була. Ирада Әюпова сүзләренчә, шул уңайдан һәр пәнҗешәмбе республиканың бөтен китапханәләрендә Тукай әсәрләрен уку, өйрәнү оештырылачак.
Комментарийлар