Интернетта Рәзинә апаның туку станогында эшләвен күреп, сокланып калдым.
Шуңа да Саба районы Аккүл Бигәнәй авылына кайтып, аның белән якыннанрак танышасыбыз килде.
Һөнәрчеләр турында күп язабыз. Әмма 84 яшендә яңа һөнәр үзләштереп, аның белән мавыгып китеп тукый башлаучыларны көн дә очратмыйсың. Заманча яңа телефонга өйрәнеп китүе дә файдага гына була Рәзинә апага. Шуннан туку станогын кайдан сатып алырга, ничек эшне оештырырга кирәклеген дә үзләштерә.
Чынлыкта бу эшкә үткәннәрне искә алып тотына ул. Аннан балаларына төшендереп калдыру теләге дә була.
– Безнең әби тукый иде. Ул авылда туку остасы булды. Кешеләргә тастымаллар, паласлар әзерләп бирде. Шунда без аңа ярдәм итә идек. Бала-чагага кызык булгандыр инде. Шөребләрен үрергә дә, җепләрен җегәрләргә булыша иде. Әби ничек эшләде икән, ничек үрде икән дип гел уйлап йөрдем, хәтта әбинең туку станогының макетын да ясамакчы идем. Әбинең станогы шундый зур, ул өйнең яртысын алып тора иде. Шушы яңа төрле телефон белән танышкач, килеп чыкты бит бу станоклар. Берәү эшләп утыра. Әле җитмәсә өстәлнеке дә бар дип язалар. Шулкадәр зур эшне ничек бер өстәлдә генә башкаралар икән дип, үзебез дә интернеттан заказ бирдек. 10 көндә килеп җитте ул. 10 мең түләп алдык. Җыя гына белмибез бит. Таралып китте җиһазларыбыз, шуннан соң улым рәтләп бирде. Инженер, балта остасы ул. Аннан үзем корырга өйрәндем, кечкенә тасмалар белән тукый башладым. Баштарак корганны эшли алмыйча кисеп аттык. Эшләргә өйрәндек, хәзер тукыйсы гына килеп тора, – дип сөйли Рәзинә апа.
Тора-бара эшнең хикмәтләренә төшенә ул. Башта туку өчен җирлек кирәклеге турында аңлата. Җепләр күп хәзер. Төсләрне дә күңеленә килгәнен сайларга була. Ә менә эшнең башлаган вакыты бик мәшәкатьле икән. Җепләрне таракка киерткән вакытын үзе генә башкара алмый. Кызы Дания белән бергәләп чорныйлар.
– Балаларга өйрәтеп калдырыйм дидем. Онытылып бара торган борынгы һөнәр бит. Башта тасмалар кисеп тукып карадым. Аннан кечкенәрәк күләмдәге тастымаллар тукыдым, – дип күрсәтә ул суккан тастымал-сөлгеләрен. – Бер төслерәк җепләрдән дә, берничә төстән дә эшләдем. Коръән китабы тышларын да күп тукыдым. Кечкенә сөлгеләрем дә озынайды, монда ипи-тоз куеп кунакны каршы каршы алырга да була.
Рәзинә апа тукыган сөлгеләрен бүләк итеп таратмакчы. “Минем оныклар күп хәзер. Бар да шәһәрдә фатир алдылар, үзләренең йортлары бар. Кунакка алып барам”, – ди ул. Рәзинә апаның кулы эшкә остарганнан остара. Ул хәзер бизәкләрне үзгәртергә тели. Мәсәлән, кар бөртекләре ясамакчы. Интернеттан шулай ук мастер-класслар карый, шуннан өйрәнә икән. Станокның үзенең дә тартмасында бер китап кадәр күрсәтмәләр дәфтәре бар икән.
– Бу станокны теләсә кем кайтарта ала. Бу бик примитив кына кечкенә станок. Аның бәясенә карап, төрлесе бар. Алга таба зуррагын алырбыз дип торабыз. Акчаң гына булсын, хәзер кайтартып бирәләр. Инде үзебезнең авыл клубына да алып төшеп күрсәттем. Өлкәннәр көнендә очраштык. Хәзер кибеттә матур әйберләр дә күп бит, бу эшкә кызыгучылар булырмы? – дип тә куя ул.
Рәзинә апа гомер буе шушы авылды яшәп гомер итә. Бик озак еллар укытучы булып эшли. Башта Шытсуда рус теле, аннан Аккүл Бигәнәйдә башлангыч сыйныфларны укыткан. Рәзинә апа Зиннурова туганнары истәлегенә бик матур фотоальбом эшләгән. Килгән кунаклар, туганнар шушы истәлекләрне карыйлар. Кайчакта альбомны мәктәптән дә, клубтан да соратып алалар икән. Җизнәсез фотоапппарат күтәреп йөри торган була. Ул бөтен нәрсәне төшергән. Альбомны ул 1999 елда апалары истәлегенә төзегән. Кәүсәрия апа күп еллар авыл совет рәисе булып эшләгән.
Чынлыкта Рәзинә апаның чын исеме Резеда. Ул бу якларга кайткач, авыл халкы аңа Рәзинә дип дәшә башлый. Шулай исеме телдә үзгәреп кала. Укучылары аны “Резеда апа”, “Резеда Морадымовна” дип истә калдыргандыр. Резеда апаның кызы Дания сөйләвенчә, әтисе Чиләбе якларында ябык шәһәрдә хезмәт иткән. Шунда таныша ул Чиләбе кызы белән. “Әти берни дә сөйләми иде. Сөйләргә ярамаган. Яшерен корал ясаганнар. Барасың җиләк җыеп, шунда тау икегә аерыла да машиналар чыга башлый. Анда полигон да бар, төрле өйрәтүләр дә алып барганнар. Анда керергә ярамый иде, үзем дә ирем белән 7 ел шунда торып кайттым. Беренче балам да минем шунда туды. Сыныйлар, сугыш кораллары сыный торган җир иде ул”, – дип сөйли Дания апа.
Чиләбедә әле Рәзинә апаның бертуганнарының балалары яши. Үзе белән үскән ике туганнары Рузалим да, Ризван да вафат инде. Рәзинә апаның әнисе дә, әтисе дә иртә үлгән. Шуңа да ул әбисе һәм апасы Асия тәрбиясендә үскән. Әнисе сугыш вакытында урманда агач кискән җирдән чирләп вафат була, хәтта чире йогышлы дип балалары белән сөйләштермәгәннәр үзен.
Чиләбегә исә сукмакларны суытмаган алар. Кирәк икән тиз генә самолетта барып кайтып килә Рәзинә-Резеда апа. Ул яктан аның җитезлегенә күп тимәсен. Әле маллар да асрый. Мәчесен-этләрен дә бик ярата. Тик туган авылы Султай табигате генә күз алдыннан китми. Аның матурлыгын алар картиналарга салалар. Бу хакта икенче язмабызда язарбыз әле. Тукучы әбисе дә шул Чиләбе якларда туку эше белән шөгыльләнгән. Резеда апа әйтүенчә, анда һөнәрле кешеләр бик күп булган.
–Әби сугыш вакытында да бик күп сукты. Кем кыз бирә, кем малай өйләндерә, сөлгеләр, ашъяулыклар, тастымаллар тукып бирә иде. Алар безгә ашарга китергән. Әби безне сугыш вакытындагы ачлыктан шуның белән коткарды, – дип сөйли Рәзинә апа. Шулай кул эш белгәч, ул гаиләсен дә саклап кала алган.
Комментарийлар
0
0
Алтын куллы кешелэр бар инде, куз тимэсен.
0
0