Шикле телефоннардан шалтыратып, кырыгалдарлар безнең акчаларны алу өчен төрле хәйләгә баралар.
Теләсә нинди ситуациядә җинаятьчеләргә каршы тору өчен салкын акылны ничек сакларга?
Күбебез, югары эрудицияле һәм белемле булсак, мошенникларны танып белә алабыз һәм беркайчан да банк картасыннан шәхси мәгълүматларын яки кодларын бирмәбез, дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. IQ дәрәҗәсе бернинди роль уйнамый.
Мошенниклар безне куркуга салып, үзеңне гаеп итү һәм борчылу хисен формалаштыра. Мондый халәттә теләсә нинди аек акыллы кеше вазгыятьне тизрәк хәл итү өчен уйланылмаган гамәлләр кыла башлый. Ә мошенник бары тик яхшы ният белән генә килгән коткаручы ролендә, якынлашып килүче бәладән кисәтү һәм ярдәм итү ролендә була. Бу корбанда әңгәмәдәшеңә карата аңсыз ышаныч тудыру өчен эшләнә.
Ни өчен безне алдавы җиңел соң? - Әгәр кешене кире каксаң, нормаль кешенең тәрбиясез булып күренү куркуы бар. Алдакчы бит, кагыйдә буларак, бик әдәпле - аның безгә ярдәм итәсе килә. - Хата кылырга һәм дөрес булмаган карар кабул итәргә курку. «Әгәр чыннан да минем картадан акча алырга теләсәләр, мин моның өчен берни дә эшләмәдем?» Үз гамәлләреңә ышанычсызлык. Үзеңә яки әзер карар тәкъдим итә торган башка кешегә колак салырга. Шуның белән без җаваплылыкны үзебездән төшерәбез.
- Үз якыннарына һәм дусларына вакытында ярдәм итмәү. Без аннары аларның күзләренә ничек карыйбыз, алар безнең турыда нәрсә уйлаячак? - Үзеңнең тупланган акчаңны югалтудан һәм бернәрсәсез калырга курку. Стресс вакытында кешенең үз-үзен ничек тотачагын әйтеп булмый. Сезне алдарга теләүләрен вакытында аңлау мөһим. Аннары үз-үзеңне тоту сценариен үзгәртергә кирәк. Гәрчә бу вакытта сезгә психологик яктан басым ясасалар да.
Аферистларга ничек каршы торырга? 1. Мәгълүматны үзегез тикшерегез. Сезгә шалтыратучы бөтен акчаны ашыгыч рәвештә башка счетка күчерергә кушамы? Яхшы. Трубканы куеп, сайтта яки банк картасында күрсәтелгән номер буенча банкка шалтыратып, мәгълүматны үзегез тикшерегез. Үзегезне әңгәмәдәшегез таләп иткәнчә тотмагыз, аның реакциясенә карагыз. Алар кушканны эшләмәсәгез, ул бу вакытта басым ясый һәм үзен дорфа тота башлый.
2. Актёрлык сәләтен җигеп, инициативаны үз кулыгызга алыгыз. Әңгәмәдәшегезгә нәкъ менә сезгә шалтыраткан банкта яки кибеттә торам, һәм хәзер менеджер ситуацияне ачыкларга ярдәм итәчәк, диегез. Алар моны эшләмәскә өнди башлар. Тагын бер нәтиҗәле вариант - әйтик, полициядә яки прокуратурада эшләүче дус/ир/абый белән киңәшергә теләвегезне әйтегез.
3. Әңгәмәдәшегезне аптырашта калдырыгыз. Мәсәлән, сез кайсы шәһәрдән шалтыратасыз, сезгә ничә яшь, минем карта зәңгәр яки кызыл төстәме, дип сорагыз. Алдакчыларның гомуми шаблонына туры килми торган сораулар никадәр сәер булса, алар сезгә карата кызыксынуны шулкадәр тизрәк югалтачак. Исегездә тотыгыз!
- Банк хезмәткәрләре сезнең турыда барысын да беләләр: паспорт мәгълүматлары, адрес, карта номеры, нинди кредитлар бар. Алар белгәннәрен сорамаячаклар. Ә мошенниклар сорый, чөнки тулы мәгълүмат юк. Шуңа күрә беркемгә дә шәхси мәгълүматны әйтмәгез. - Әгәр сезгә счетны блоклау яки акча күчерү турында хәбәр итсәләр, паникага бирелмәгез. Мәгълүматны үзегез тикшерегез, сезне чынлыкта беркем дә ашыктырмый.
- Бөтен акчагызны банк картасында тота күрмәгез. Туплау исәбенә күчерегез һәм, кирәк булганда, акчаны аз-азлап картага күчерегез. Елына бер тапкыр кредит тарихлары бюросына (БКИ) бушлай сорау ясагыз. Сезнең паспортка кредит алуны белер өчен кирәк бу.
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар