16+

“Әйдә, абый, дәвамын син сөйләп бетер тизрәк. Син дә бар идең анда”

Бу хәл күптәннән булган. Үз колакларым белән ишетмәсәм дә, дәү әнинең көлеп сөйләгәне бүгенгедәй хәтеремдә.

“Әйдә, абый, дәвамын син сөйләп бетер тизрәк. Син дә бар идең анда”

Бу хәл күптәннән булган. Үз колакларым белән ишетмәсәм дә, дәү әнинең көлеп сөйләгәне бүгенгедәй хәтеремдә.

Бер көнне дәү әнинең улы (минем абый, ягъни әтинең бертуган абыйсы була) йокысыннан бик кызыклы төш күреп уянган. Уянган да, онытмас өчен кызып-кызып шул төшен сөйли икән. Имеш, алар каядыр барганнар, анда нәрсәдер күргәннәр, кемнедер очратканнар... Абыйның төше бик озын булган, күрәсең, “катнашучылары” да шактый булган ахыры. Кыскасы, абый төшен сөйләп арыган.

Гадәттәчә үзенә хас тапкырлык һәм җитезлек белән чыгып йөгергән дә, ишегалдында йөргән абыйсын чакырып алып кергән. Үзе еш-еш сулый, үзе абыйсына: “Әйдә, абый, дәвамын син сөйләп бетер тизрәк. Син дә бар идең анда”, – дип әйтә икән.

Балаларның риясызлыгы, ихласлыгы безне – олы кешеләрне күп нәрсәләргә өйрәтә. Алардагы тапкырлык һәм самимилек белән килеп туган кызыклы тормыш кыйссалары гомер буена истә калырга, хәтта буыннан буынга тапшырылып сөйләнергә мөмкин. 

Дәү әни дә бу кызыклы хәлне гомер буе яратып сөйләде. Башта сөйли, аннары елый иде... Шушы ике улын вакытсыз гүргә салган дәү әнием өчен бу вакыйга бер кадерле истәлек булып калды. Гомер буена җитәрлек, хәтта безгә – оныкларга килеп ирешкән кадерле бер истәлек булып, бүген дә күңебездә яши. Анда син дә бар идең... 

Һәрберебезнең дә, алар бакыйлыкка күчсә дә, тормышында зур урын алып торган кешеләр бар. Алар безнең кадерлеләребез, безнең башлангычыбыз, балам баласы балдан татлы, дип үстергән кадерле әби-бабайларыбыз, бу дөньядан иртә киткән туган абый-апаларыбыз. Алар онытыла алмый, ә гомеребез буе йөрәк түрендә яши.

Бу инде төш түгел, ә тормыш. Гап-гади һәм шул ук вакытта шундый катлаулы һәм кырыс... 
Мәрхүм булган якыннарыбызны онытмыйк, аларны догадан калдырмыйк. Кайчандыр бу якты җир йөзендә алар да бар иде...

Айсылу Юлдашева.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading