16+

“Әле дә ирем бар әле!”

Бу кызык хәлне хезмәттәшем сөйләде. Дөресрәге, аудиохәбәр итеп юллады.

“Әле дә ирем бар әле!”

Бу кызык хәлне хезмәттәшем сөйләде. Дөресрәге, аудиохәбәр итеп юллады.

Тыңладым да рәхәтләнеп көлдем һәм бер сүзен дә үзгәртмичә диярлек язып куярга булдым мин моны (Исемнәр генә үзгәртелде). И безнең халыкның җорлыгы, сүзгә осталыгы! И безнең телнең матурлыгы! И тормышның кызык хәлләре!

***
- Рәзинә, син язгач, теге кызык хәл искә төште бит әле. Хәтерлисеңме, Ләйсирә белән икегез минем машинага утырган идегез. Минем борын ис сизми ул вакытта, име. Әй, хәзер дә бик сизми инде ул. Минем нык эшкә бирелеп йөргән “шальной” атна иде ул, име. Нык тыгыз атна иде. Әй, минем тыгыз булмаган атнам юк та инде: гел чабам да чабам, спортсмен булып бетәм бугай инде. Кыскасы, хәзер сез утырып бардыгыз да кайтканда “без саф һава сулап кайтабыз әле” дип җәяү киттегез. Миңа утырмыйча. 

Бәй, хәзер ярар, тагын күп кешеләрне утыртып йөрттем мин бу машинага, име. Атна азагында ирем минем машинага утырып каядыр барып кайтты да: “Син ул машинаңда нәрсә йөртәсең соң ул, ә, ди. Берәрсен үтереп багажнигыңа салып куйдыңмы соң әллә, ди. Андагы ис!”, - ди. Бәй, нинди ис булсын анда, минәйтәм, чип-чиста машина. Шуннан ир “тукта әле, карыйм әле” дип тагын чыгып китте. Бөтен җирләрне ачкан, багажникларны ачкан, җилләткән, багажниктан берни дә тапмаган. Бер тотынгач, төбенә төшми калмый бит инде ул ир кеше, име.

Тапкан, мине чакырып чыгарды бу. Арттагы утыргычтагы тавыкка күрсәтә. Шуннан кылт искә төште бит: әни тавык биргән иде! Туңдыргычтан алынган тавык иде бу; зур, симез тавык. Бу тавык минем белән йөргән дә йөргән, мин моны онытканмын. Китапханәче булгач, мәктәпләргә китаплар алып барам бит әле, шул китапларны да моның өстенә куйганмын, кыскасы. Бер атна минем белән йөргән бу тавык. Җебегән, сасыган. Ә мин ис сизмим. Күпме кешене утыртам бит әле, болар сәерсенеп төшеп калалар, беркем берни әйтми. И-и, әйтсәләр инде шунда, име, бәлки тавыгым да сасымаган булыр иде. Әй, сасыгач кына исе чыга бит әле, име. Симез, тәмле, матур тавык иде ул, әрәм иттем шушылай. Әппититный булып күренеп тора иде. 

Ир шул тавыкны табып керде дә, ай-яй, ди, ниләр генә йөртәсеңдер син ул машинаңда, ди, бәрдәф исләре дә бу кадәр булмас, ди. Шунда гына искә төште, кызлар, мәйтәм, бик тиз төшеп калдылар, шуңа булган инде ул, минәйтәм. Ис сизгәнсез дә төшеп калган инде сез, кызлар, име. Әйтәм җирле, баш авырта дия-дия төшеп калдыгыз сез. 

Шулай бер тапкыр йомыркалар йөргән иде багажникта. “Зәңгәр шәл”дән калган. Бәй, апай, онытканмын анысын да, име. Бер пакетка салганмын да инде, багажникка куйганмын да онытканмын. Ул вакытта да кеше утыра да төшеп кала, утыра да сәер генә төшеп кала. Үземнең борын ис сизми бит. Анысын да ир табып кергән иде. “Синең машинаңа утыра торган түгел. Әллә шунда гына йомышыгызны йомышлыйсызмы әллә соң сез?” – дип йөргән иде, аннары шул йомыркаларны алып кергән миңа күрсәтергә. Ул йомыркалар зәңгәрләнеп-яшелләнеп беткән, нәрсәдер үсә башлаган перәме. Менә шундый кәмит якларым бар минем, сезгә дә сөйлим әле. Әле дә ирем бар әле! Име, кызлар?

Лилия Фәттахова.
Фото: freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

1

2

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading