«Алга» батальонының миномет командиры, «Аучы» кушаматлы хәрби өч ай инде алгы сызыкта, Херсон өлкәсендә. Түбән Камада яшәүче туганнары янына ул турыдан-туры госпитальдән кайтты, бәрелеш вакытында аягы яраланган аның.
«Аучы»
Журналист белән очрашуга солдат битен каплап килде, туганнары һәм якыннары турында да бик аз мәгълүмат бирергә ризалашты: "Соңыннан безнең турындагы мәгьлүматны интернет аша табалар да, туганнарыбызга янаулы сүзләр язалар. Җитмәсә, мин яу кырына кире кайтырга җыенам", - дип аңлатты Антон.
— Сез кире барырга телисезме?
— Әлбәттә, мин анда махсус операция ахырына кадәр булачакмын. Туганнарымны күрергә дип Татарстанга кайттым, бераз тернәкләнәм дә, иптәшләрем янына кире китәчәкмен.
— Нигә "Аучы" кушаматын алдыгыз?
— Махсус операциягә кадәр ау белән мавыга идем. Егетләр бу хоббием турында сөйләгәннәремне ишеттеләр дә, миңа шундый кушамат бирделәр.
— Сез үз теләгегез белән киттегезме. Нәрсә этәрде?
— Мин патриот, Россия өчен көрәшергә киттем. Башкача эшли алмыйм. (Антон бу сүзләрне һич тәкәбберләнмичә әйтте. Күз карашы туры карый, тыныч һәм үз-үзенә ышанган кеше ул)
— Сезнең әлеге карарыгызны гаиләгез ничек кабул итте?
– Хатыным бар. Әлегә балаларыбыз юк. Әнием генә исән. Тормыш иптәшем бик нык елады, ләкин вакыт узу белән килеште. Әни ахырга кадәр минем китүемә ышанмады. Хәрби комиссариатка озатырга килгәч кенә, аңлады.
— Херсон өлкәсенә ничек барып җиттегез?
— Безгә бөтен кирәкле киемнәрне бирделәр. Чикне узгач, төнлә, караңгы вакытта хәрәкәт итәргә туры килде. Килеп җиттек, безне урнаштырдылар, окопта төн үткәрдек, иртә белән минометларны күрсәттеләр һәм шуннан башланды...
—Куркыныч булдымы?
– Дөресен генә әйткәндә? Бик! Моңа охшаш хәлләрне телевизордан карап кына белә идем. Чынбарлык бөтенләй башка. Ләкин егетләр күтәренке рухта, без хәтта кайчак җырлар җырлыйбыз, биибез.
—Чынлап та?
— Ышанмыйсызмы? Мин сезгә видео җибәрермен, үзегез күрерсез! - сүзендә торды, видео җибәрде.
—Ә туганнарыгыз белән элемтәдә тора алдыгызмы?
– Бу бик куркыныч! Телефонны кабызасың гына, аның сигналы шунда ук спутникка китә, безне табалар һәм ут ачалар. Телефонны кабыздың исә, үз тормышыңны гына түгел, иптәшләреңнең исәнлеген да куркыныч астына куясың дигән сүз. Рация буенча гына элемтә булды, шуңа күрә кәрәзле телефоннан куллану тыелган.
– Кайда җәрәхәтләндегез?
— Дошман позицияләренә каршы минометтан ут ачканда килеп чыкты. Минем иптәшем бик каты яраланды, снаряд кыйпылчыгы корсагына эләккән. Минем аягымда авырту барлыкка килде, нәрсәдер каты тырнаган кебек. Эвакуация өчен машина чакырттык, ул килгәнче яшеренеп тордык. Шунда гына аягымда яра барлыгын күрдем. Безне медиклар иске мәдәният йортына алып килде. Безгә ярдәм күрсәткән арада, бинага бомба төште, оркестр чокырына төшәргә туры килде. Бераз вакыттан соң, безне эвакуацияләделәр. Юлда без янә ут астына эләктек. Госпитальдә муеным авырта башлады, кулым белән капшасам миң шикелле нәрсәдер бар. Шул ярадан мина кыйпылчыгын тартып чыгардым.
– Иптәшең исән калдымы?
— Әйе, - ди «Аучы» елмаеп. - Безгә янәшә өстәлләрдә операция ясадылар. Миңа эләккән мина кыйпылчыгын өченче тапкырдан гына чыгарып булды – бик тирәнгә кереп киткән. Табибларга һәм барлык медицина персоналына рәхмәт әйтәсем килә. Алар үз эшләренең остасы. Тәүлек буе ялсыз эшлиләр, ләкин һәркемнең тормышын саклап калырга тырышалар.
— Сүз уңаеннан, җирле халык сезгә нинди мөнәсәбәттә?
— Яхшы! Мөмкин булганча һәркемгә мораль яктан ярдәм итәләр.
—Яу кырындагы егетләребез Түбән Кама халкыннан да посылкалар алды…
— Өйдән килгән һәр хәбәр, хат - икеләтә куаныч! Без һәркемгә бик рәхмәтле. Посылканы тапшырган хатын минем әнигә шалтыратты. Мин аның белән сөйләшә алдым. Безнең өчен иң мөһиме – ышанычлы тыл. Туганнарыбыз һәм якыннарыбыз безгә ышана икән, димәк, барысы да уңышлы булачак! Димәк, без барысын да дөрес эшлибез.
—Гаиләгез ничек каршы алды…
— Бик сөенделәр, елаштык. Мин бит өйгә кайтам дип әйтмәдем, сюрприз ясадым.
— Сез монда булган вакытта нинди планнарыгыз бар?
– Дәвалану. Берни дә планлаштырмыйм, минем бөтен уйларым егетләрем янында. Алар ничек анда? Барысы да исәнме? Иптәшләрем янына кире кайтырга телим. Хатын-кызларга һәм ата-аналарга сабырлык телисем килә. Көтегез, дога кылыгыз. Махсус операция зонасына барудан курыкмагыз, иң мөһиме, ә анда теләсә кая чыгып йөрмәгез. Беркайчан да бронежилетсыз һәм баш киемсез йөрергә киңәш итмим. Окоплар казыгыз. Бу «төлке куышы» дип атала. Беренчесе яраланудан коткарыр. Ә өстәмә траншея – окоп өстенә явачак миномет снарядларыннан саклар. Беркайчан да башыгызга элә торган фонарьдән кулланмагыз-бу снайпер өчен менә дигән мишень.
- Яу кырына үзең белән нәрсә алырга кирәк?
– Иң мөһиме – җылы әйберләр, термо эчке кием, шапка, йон оекбаш алыгыз. Тушенка кирәк. Сезгә азык җылыту өчен газ баллончыклы кечкенә плитәләр, бил каешына беркетелә торган кечкенә дару букчасы, авыртуны баса торган, вируска каршы даурлар, бинт, лейкопластырьлар кирәк булачак.
– Сез мобилизацияләнгәнме?
- Үз ирегем белән киттем! Аңлыйбыз-кирәк! Ватан өчен, Россия өчен. Без ничек читтә кала алабыз. Миңа 36 яшь, дустыма 42 яшь. Хатыннарыбыз безгә терәк.
Мобилизация сораулары буенча кайнар линия:
122 (08:00 - 20:00) көн саен
РФ Оборона министрлыгы номеры 8 (800) 100 77 07
«Алга» батальонының телеграм каналыннан
Комментарийлар
0
0
Исэн сау йорегез балалар
0
0