«Авылда тормыш без уйлаганнан да кызыклырак булып чыкты»
— Сезнең бер гектарга якын җирегез бар икән. Америка авылындагы тормыш татар авылын хәтерләтәме? — Бераз охшаган яклары бар, ләкин аермалары да күп. Америка авылларында кирәкле инфраструктура бар: кибетләр, рестораннар, ягулык салу урыннары, ремонт остаханәләре. Кич белән нәрсәдер кирәк булса, кибет хуҗасын эзләп йөрергә кирәкми. (Көлә.) Әмма фермерлык, җир белән эшләү ягыннан күп нәрсә таныш тоела.
— Тавык, үрдәк асрый башлагансыз. Авыл хуҗалыгына кереп китү авыр булмадымы? — Юк, киресенчә, бик кызык булды. Башта без берничә тавык кына алырга уйлаган идек. Тавыклар өчен оя да ясап куйдым. Кибеткә барып, 10 тавык алдык. Аннары кайтыр юлда икенче кибеткә кердек. Анда соңгы алты үрдәк бәбкәсе калган иде, тавыклар да ташламалы бәядән сатылды. Шулай итеп, без тагын үрдәкләр һәм берничә тавык алып кайттык. Күп нәрсә тәҗрибә белән өйрәнелә икән.
— Киләчәктә мал-туар санын арттырачаксызмы? — Без тагын ике сыер һәм бер үгез алырга уйлыйбыз. Әлбәттә, башта алар өчен урын әзерләргә кирәк. Без авылга күченүне нәкъ менә шундый тормыш өчен сайладык.
«Татарлыгыбызны онытмаска тырышабыз»
— Америка авылында күршеләр белән мөнәсәбәтләр ничек? — Күршеләребез бик яхшы кешеләр. Алар ярдәмчел, ачык күңелле. Шундый яхшы мөнәсәбәт урнашты ки, мин хәтта алар өчен аерым капка ясарга телим. Кунакка керсәләр, безнең территория аша кереп йөрсеннәр.
— Алар сезнең татар булуыгызны беләме? — Әйе, беләләр. Без аларга татар икәнебезне сөйләдек. Әмма алар өчен бу, әлбәттә, бик ерак һәм аңлашылмаган мәдәният.
— Америкада яшәп тә татар телен саклап калу сезнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим? — Минем өчен татар теле бик кадерле. Ул миңа балачакны, авылны, әби-бабайлар белән булган мизгелләрне искә төшерә. Телне саклау өчен аны яратырга, шул телдә сөйләшергә, аны ишетергә кирәк. Кызганыч, чит илләрдә татар телен белүчеләр сирәгәя бара. Шуңа күрә социаль челтәрдәге сәхифәмнең бер максаты да татар телен күрсәтү, аның матурлыгын башкаларга җиткерү.
— Балаларыгыз татар телендә сөйләшәме? — Кызганычка каршы, кызыбыз әлегә татарча сөйләшми. Берничә сүз белә, күп нәрсәне аңламый. Без аны кечкенә вакытта өйрәтергә тырыштык. Әмма ул мәктәпкә кергәндә инглиз телле мохиткә эләкте, аңа яңа телгә ияләшү авыр булды. Хәзер инде ул инглизчә бик яхшы сөйләшә. Ә без хатыным белән кызым аңламасын өчен кайчак татарча сөйләшәбез. (Көлә.) Бу безнең серле телебез.
«Татарча видео төшерү күңелдән чыккан эш»
— Татар телендә видео төшерү идеясе кайчан туды? — Башта бу озак вакытлы проект булыр дип уйламадым. Мин бер генә видео төшердем. Анда америкалыларга татар исемнәре белән дәштем. Ләкин кешеләргә бик ошады. Күп җылы сүзләр, комментарийлар килде. Шуннан соң дәвам итәргә булдым.
Комментарийлар