16+

Бакчачыларны ниләр борчый?

Татарстанда 1383 коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәсе исәпләнә, һәм аларның һәрберсенең үз проблемалары бар. Ә дәүләт бүлеп биргән акчалар һәр ширкәткә барып җитәргә һәм алар җитди контрольдә тотылырга тиеш, монда сүз ел саен бирелә торган 550 миллион сум турында бара, дип белдерде КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов бакчачылык ширкәтләренә дәүләт ярдәме буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә. Чара Татарстан Дәүләт Советында узды.

Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин сүзләренчә, Татарстанның бакчачылык ширкәтләре республика бюджетына якынча 7 миллиард сум китерә. Димәк, без алай ук мескеннәр түгел, ди ул. 

Дәүләт ярдәменә килгәндә, әлеге акчалар каядыр читкә китә башлады дигән фикердә тора. 10-15 миллион сумлык коттеджлар төзелгән бистәләрнең дә бакчачылык ширкәтләре саналуын ассызыклап, дәүләт ярдәменең аларга да күрсәтелүе белән килешмәвен һәм шуның белән 62 миллион сумның читкә китүен җиткерде Дейнекин. Аныңча, коттеджлы бистәләрне бакчачылыкка ярдәм итү программасыннан төшереп калдырырга кирәк. Мисал итеп андагы бер сутый җирнең 2 миллион сум торуын китерде. 

Бакчачыларны борчыган шактый сораулар бар. Шуларның берсе – җир кишәрлеген үз милке итеп рәсмиләштерү алмаулары. Спикер, аларны бушлай хосусыйлаштыру мөмкинлеге булуга карамастан, бакча хуҗаларыннан кадастр бәясеннән түләүне таләп итү очраклары да күзәтелүен билгеләп үтте.
Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев та бакчачылык ширкәтләренә кагылышлы сорауларның күп булуы һәм аларны хәл итү өчен Татарстан Рәисенә җирле бүлекчәләре булган тиешле департамент булдыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

"Кама аръягы бакчалары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Дмитрий Волков бакчачыларның төп проблемасы дип бакчачылар түли торган электр энергиясе тарифларының кыйммәт булуын атады.
–    Шул ук вакытта йөзләгән гектар бакча кишәрлекләренең буш тора.  Аларның хуҗаларының җаваплылыгын арттыру өлешендә федераль законнарны да камилләштерү кирәк. Аннары кайбер районнарда бакча кишәрлекләре урман фонды, илкүләм паркларлар белән чиктәш һәм аларның кадастр чиге бозылган. Шул рәвешле халык аларны үзенеке итеп рәсмиләштерә алмый. Моны муниципалитет дәрәҗәсендә генә хәл итә алмыйбыз, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading