16+

Бәхетсезлекне кабул итү гаять авыр

Бәхет һәм бәхетсезлек; без яши торган сикәлтәле тормышның ике ямьле-ямьсез ягы, берберсенә капма-каршы торган өлеше.

Бәхетсезлекне кабул итү гаять авыр

Бәхет һәм бәхетсезлек; без яши торган сикәлтәле тормышның ике ямьле-ямьсез ягы, берберсенә капма-каршы торган өлеше.

Югыйсә, алар бергә яши, берберсен тулыландыра һәм аерылмаслык булып, тормышның сикәлтәле юлларыннан бергә атлыйлар. Бу ике күренешнең бергәлекләре безнең яшәешебезнең тирән мәгънәсен җентекләп ачыклап, үзүзебезне аңлауга, башкаларны санлауга ярдәм итә.

Парк. Фото::ТИ

Бәхетсезлек бәхеткә капма--каршы күренеш

Әйе, бәхет; күңелнең тынычлыгы, шатлык хисләре, тормыштагы максат һәм мәгънә. Ул мәхәббәттә, дуслыкта, гаиләдә, эштә уңышта, яраткан кешеләр белән бергә булганда ачык күренә. Бәхетнең төрле чагылышын чамалау авыр түгел. Әйтик, гаиләдәге тынычлык, эшләнгән эшләрнең максатчан нәтиҗәсе, замана таләбенә яраклы-үтемле яңа белемнәр алу һәм карьера үсеше, табигатьтәге илаһи матурлыкны күреп, аның серләрен ихлас аңлау.

Бәхетсезлек бәхетне аңлауда ярдәм кулы суза

Ләкин бәхет тәкъдим ителгән кебек үк тәэмин ителми шул. Аның өчен шактый тир түгаргә, сыналырга, сынауларда сөрлекмәскә, сынмаска да кирәк…

Бәхетсезлек бәхеткә капма--каршы күренеш, әмма аның да үз мәгънәсе бар. Ул бит тормышны тулырак аңларга өйрәтә, кешегә үз күңелен ачыкларга ярдәм итүне дә үз өстенә ала, көч һәм сабырлыкны арттыра, бәхетнең кыйммәтен төшенергә мөмкинлек ача. Без бәхетсезлек аркылы аннан котылу юлларын да эзлибез, табабыз бит. Ихтыяр көчебезне барлыйбыз. Хаталану ихтималын да истән чыгармыйбыз.

Парк. Фото::ТИ

Бәхет белән бәхетсезлек янәшә, дигән сүз тормышның үсеш-үзгәрештә икәнлеген дәлилли. Күрегезче, бу ике чит-ят тоелган күренеш берберсен яшәүгә хөкем иткәннәр түгелме соң?!. Бәхетсезлек бәхетне аңлауда ярдәм кулы суза. Без бәхетне тиешенчә аңламаска мөмкин очракта да, аны бәхетсезлек белән чагыштырып аңлыйбыз. Бәхет исә, бәхетсезлектән соң килеп, аны кире кайтарып, тормышны яңа мәгънәгә ия итә ала.

Парк. Фото::ТИ

Табигый кануннарының иң зур өстенлеге

Алар берберсеннән аерылгысызланган саен, кеше үзенең тормыш юлын билгеләп, төпле мәгънәсен эзли, таба. Бу янәшәлек яшәешнең табынган үз кыйбласы, аларсыз яшәү мөмкин дә булмас иде .

Бәхет белән бәхетсезлек янәшәлеге бу тормышның табигый кануннарының иң зур өстенлеге, дип янә бер кат тәкрарлау да хата булмас сыман. Алар кешегә тормышның никадәр кызыклылыгын, күп яклылыгын һәм мәгънәлелеген аңларга мөмкинлек бирә. Бәхетсезлекне кабул итү гаять авыр, билгеле. Тик аны да читкә какмау көчайгән саен, без бәхетне дә тирәнтен аңлый башлыйбыз. Шуңа күрә, бәхет һәм бәхетсезлек  тормышның бер-берсе белән санлашкан, яклашкан, хәтта якалашкан, дулкынланып агучы ике яры…

БӘХЕТ БЕЛӘН БӘХЕТСЕЗЛЕК ЯНӘШӘ,

ӘЛЛӘ ИНДЕ ЯЛГЫЗ ЯШИ АЛМЫЙЛАР?!.

ИКЕСЕ ДӘ, ГҮЯ , СЕРЛӘШӘ,

ЯШИЛӘР БИТ: АРМЫЙ-ТАЛМЫЙЛАР .

РАМАЗАН КӘБИРОВ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading