16+

"Бер апайга үч итеп көтүне кичке 8дә алып кайттым"

Эх, элек авылда рәхәт иде ул. Авыллар гөрләп тора иде. Хәзер авыл тормышы элеккеге кебек җанлы түгел шул инде. Бөтен кызыгы бетте...

"Бер апайга үч итеп көтүне кичке 8дә алып кайттым"

Эх, элек авылда рәхәт иде ул. Авыллар гөрләп тора иде. Хәзер авыл тормышы элеккеге кебек җанлы түгел шул инде. Бөтен кызыгы бетте...

Көтүгә чыгулар үзе бер ял иде. Сагындыра шул чаклар. Дәү әни янына каникулга кайткач, күршедәге әби-апалар: “Көтү чираты җитә, балам, безнең өчен дә чыгарсың инде, яме”, – дип минем янга кереп җитә иде. Чыгам, кәнишне! Бер көтүгә чыккан өчен кесәгә 500 сум акча кереп утыра бит! Ник чыкмаска!

Хәтерлим, беренче тапкыр көтүгә чыккач, кич җиткәнен көтеп түзәр хәл калмады, вакытны үткәрә алмыйча алҗып беткән идем. Сәгать 5 тулуга, малларны алып кайттым. Көтү каршыларга килгән халык – үзе бер Сабан туе. Кем сәпидкә атланган, кем таягына таянган – яше дә, карты да көтү каршылый. Шунда бер апай: “Ай-һай, иртә алып кайтасың көтүне. Алтыда гына кайтырга тиеш ул”, – диде. 

Икенче көнне күрше әби өчен көтүгә тагын мин чыктым. Монысында инде көтүне кичке сәгать 8дә генә алып кайттым. Теге апайга үч итеп. Ул көтә-көтә көтек булган иде. Мин дә коры гына исәнләшеп үтеп киттем. Аруым йөземә чыкса да, сер бирмәдем. Менә шул чакларны искә алам да, сагынып куям. Хәзер бит бездә генә түгел, бик күп авылларда көтү көтмиләр. Көтү дә тарихта калып бара... 

Илвар Ш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading