Безгә, кызларыңа исемнәрне, әти, син кушкансың.
Заманасы өчен Индира, Регина исемнәре ят булса да, син Илнур исеменә Индира, Резедага Регина баш хәрефләре белән туры килә дип, кайберәүләрнең “тапкансың исем” диюләренә дә исең китмичә, үз сүзеңдә калгансың. Рәхмәт, әти, безгә үз исемнәребез бик тә ошый.
Хәтерлисеңме әти, син берәр кая чыгып китсәң, бервакытта да өйгә буш кул белән кайтып керми идең. Берсендә, кибет киштәләрендә хәзерге кебек азык-төлек тулып ятмый иде әле, син кулыңа бер апельсин тотып кайтып кердең. Үзеңне каршы алырга йөгереп чыккан 10 яшьлек кызың Индирага аны бирдең дә, кулларыңны юып, аш бүлмәсенә, сине көтеп торган әниебез янына кереп киттең. Диванда телевизор карап утырган Регина белән без аны тиз арада “хәл иттек”. Аш бүлмәсеннән синең: “Кызлар, чыгыгыз әйдә, апельсинны бүлик әле”, - дигән сүзең онытылмыйча, инде ничә еллар үтсә дә искә төшкән саен күңел төбендә бер яңгырап ала. Әлбәттә, син безне ачуланмадың. Ләкин шул вакытта үзең турында гына уйларга ярамый, хәтта бер конфетны да якыннарың белән бүлешергә кирәк дип җайлап кына әйткән бер җөмләң безгә гомерлек дәрес булды.
Син телевизордан сугыш яки шундый эчтәлектәге кинофильмнар караганда гел янәшәңдә мин – Регина була идем. Шулай ук ишегалдында берәр эш эшлисе булса да сиңа ияреп чыгам. Яныңда торам, юк эштән куркып түгел, иптәшкә генә. Әниебез: “Әтиегез үзе генә эшләргә яратмый ул. Янында басып булса да торырга кирәк” дип әйтә иде. Ә минем: “Әти, моны гына эшлибез дә, тагын нәрсә эшлибез әле?” дип янәшәңдә тыпырдап торып, тизрәк кереп китү ягын караганымны хәтерлисеңме икән?
“Правда” күмәк хуҗалыгын җитәкләгән чорың. Урак өсте яки язгы чәчү вакытларында сине без өчәр-дүртәр көн күрми идек. Чөнки иртәнге сәгать 4тә син инде аяк өстендә. Ә кич белән соңгы комбайн басудан кайтып туктамыйча, өйгә кайтмый идең. Таң беленер беленмәс синең кочаклап, битебездән үбеп чыгып киткәнеңне йокы аралаш сизеп кала идек. Әти безне ярата дигән уй күңелдә көн буена җитәрлек рәхәт тойгы калдыра...
Чисталык ярата торган, пөхтә, пунктуаль әтибез бит син безнең. Йорт-җирнең, каралты-кураның, аш өстәленең, машинаның һәрвакыт чиста, анда тәртип булуы мөһим. Аяк киеме дә ялт итеп торырга тиеш. Чәчү, урак чорларында да өйгә кереп кайнар ризык ашарга вакытың калмаса да, тузанга баткан күлмәгеңне алыштырып китәсең. Менә шул, салып куйган күлмәгеңне генә күргәч тә, үзеңне күргәндәй безгә рәхәт булып китә иде. Үз үрнәгеңдә син безне шулай тәртипкә, пөхтәлеккә өйрәттең.
Ә әни, әни соң ничек өлгерде икән?! Чөнки хезмәт юлыңның күп өлеше җитәкче постында үтте һәм үтүкләнгән күлмәк, костюм-чалбар, чистартылган аяк киеме, чиста оекбашны әни көн саен кичтән әзерләп куя иде. Иртәнге ашны әзерләп, сине ашатып, капка төбенә кадәр озата чыгуы да әниебезнең сиңа булган олы яратуын, зур хөрмәтен дәлилли иде. Кадерле әниебезне югалтканнан соң мин, Регина, авылда синең янәшәңдә булганда, әни кебек иртүк торып, аш әзерләп, сине капкадан озата калганда йөрәгеңнән нинди хис тамчылары тамганың үзең генә беләсеңдер...
Ә хәтерлисеңме син без, кызларыңны ничек итеп машина йөртергә өйрәттең? Кыш көне, басуда. Бер машина гына сыярлык юлда руль тотарга өйрәндек, чөнки аз гына ялгыш борасың икән, кар көртенә чумасыңны көт тә тор! Шул чакта ук бөтен кагыйдәләрне үтәп, ягъни уңга яки сулга борылганда утны кабызырга кирәк, чөнки ничек гадәткә керә – гомер буена шулай бара ул дип аңлаттың. Машинада йөргәндә тирә-юньне дә күрә белергә кирәк дигәнең дә исебездә. Хәзер исә оныкларга чират: телефоннарыгызны читкә куеп, як-ягыгызны күзәтеп, карап барыгыз әле, табигать нинди матур бит дип әйтүең безне яшүсмер чагыбызны искә төшереп елмаерга мәҗбүр итә.
Машина дигәннән... Кызың Индираның Кукмарадагы автомәктәптә укып йөргән чагы. Беркөнне син капка төбенә эш машинасы белән кайтып туктадың. Минем никтер ул машинаны кабызып карыйсым килә. Кабындырам, машина кузгала, тагын кабындырам, тагын китә. Инде киртәгә дә ерак калмады. Синен яныңа кереп сорыйм, үзең өйрән, син бит укыйсың дигән җавапны ишетәм. Күз яшьләре белән өйдән чыгып тагын кабинага кереп утырган идем, машина кабынды, кузгалмый, тыныч кына эшләп утыра. Әти кабынды ул дип кереп сөенче алам. Әмма шул ук минутларда минем Кукмарага автомәктәпкә барасым булса да, әти берүзе Кукмарадагы эшенә китеп барды. Ә мин иптәш кызым белән Өлгедән рейс автобусы белән Кукмарага бардым. Син безне иркәләмәдең, әнә шулай мөстәкыйль булырга өйрәттең. Бөтен имтиханнарны да без үз көчебез белән бирдек, гәрчә башкаларның баларына синең ярдәм шактый тисә дә. Бу уңайдан безнең үпкә сүзләренә җавабың бер генә иде: “Кеше баласында минем эшем юк. Әниегез дә, мин дә гомерлек түгел, иң мөһиме үзегез өйрәнегез, сез мөстәкыйль булып тормыш алып бара торган кеше булырга тиешсез”.
Әти, синең оста оештыручы, көчле җитәкче икәнеңне бик күпләр белә, таный. Әниебез исән чакта да, хәзер дә ел саен безне: кыз-кияүләреңне, оныкларың белән бергәләп өч-биш көнлек теплоходта сәяхәткә алып чыгуың гаиләбезнең матур традициясе, гомерлек матур хатирәләр бәйләмәсе бит ул. Гомумән, син кайда гына эшләсәң дә, коллектив белән бергәләп театр-концертларга баруны, Нократ буена ял итәргә төшүне, Яңа ел кичәләрен үткәрүне, төрле бәйрәмнәрне, кыскасы, күңел ачу чаралары оештыруны бик булдыра идең. Хезмәттәшләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта, бергә туплый дип бәя бирүең күпләрнең бу вакытларны сагынып искә алуы дөрес юлдан барганыңны дәлилли. Әле хәзер дә гаҗәпләнәбез: сине бик күпләр ярата, хөрмәт итә. Арада җитәкчеләр дә, гади хезмәткәрләр дә бар. Ә бит алар синнән хәзер нинди дә булса ярдәм дә өмет итми, көтми дә. Алар син булган өчен сине хөрмәт итә. Синең безгә кешегә яхшылык эшләргә курыкмаска кирәк, ул җирдә ятмый, кайчан да булса бер әйләнеп кайта дип әйткән үгет-нәсыйхәтеңне бервакытта да онытмабыз, әти.
Хәтерлисеңме Янилдә эшләгәндә кич белән көн саен бөтен территорияне карап чыга идең. Кайвакытта мине, Индираңны ияртәсең. Тулай торакта тәртипме, барлык техника да үз урынына кайтып туктаганмы, котельнаяда хәлләр ничек? Барысы да күз уңаеннан үтә. Басуларга менгәндә дә мине ияртәсең, ә Регина исә әнә, ишегалдында “рухи яктан” ярдәм итүче иде.
Әти, никтер Регинага кич чыкканда кыска итәк киярде ярады да, мин, Индирага рөхсәт булмады икән?! Син хәтерлисеңме, мәктәптә укыганда да, студент чакта да авыл клубына чыгасы булса кичкә сәгать 10 тулып 15 минутта яки 10 туларга 10 минутта өйдә буласы иде. Төгәл кичке сәгать 10да түгел, 11не инде әйткән дә юк. Бу сорауга бик теләсәм дә синнән җавап ала алмадым... Синең кебек мин дә хәзер иртәнге якта уяныр өчен төгәл сәгатькә куймыйм. Миндә синең холык. Әтиегезгә кисәтү ясарга сезнең башыгыз яшь бит әле дип шаяртырга яратсаң да, без дә инде гомер уртасына әкренләп якынаябыз, әти.
Син бит спортны яратасың. Кем ышаныр икән синең рәхәтләнеп скакалкада сикерә алуыңа? Волейболны бик оста уйныйсың. Әни янәшәбездә чакта аның белән чаңгыда йөрергә бик ярата идегез...
Әти, син бик юмарт әти. Кесәңдәге соңгы тиенеңне дә без кызларыңа тигез итеп бүлеп бирәсең. Юмартлыгың әниең – Миңнур әбидән киләдер. Чөнки ул, хәтерлибез әле зур чиләк белән камыр куеп, мич ягып шуны пешерер иде дә, капка төбенә чыгып утырып, урамнан кем үтсә дә шуларны чәйгә дәшәр иде. Фермадан кайтучы сыер савучы да, хат ташучы да, кибеткә баручысы да калмый. Миңнур әбинең агач кисмәккә тәмле итеп тозланган кыяр-кәбестәләре белән бик күпләр сокланып сыйлана иде.
Ә бригадир булып эшләүче Хәким бабай кырысрак иде, әйеме, әти?! Иртән йоклап ятуны да өнәми иде ул. Ул унынчы сыйныфны тәмамлаган елыңда хәтта сине югары белем алырга да җибәрмәгән. Җәйге чорда комбайнда эшләгәч: “Нинди укырга бару ул, үземнең малай комбайнын да чистартмый торып укырга китсә, мин кешегә нәрсә дип әйтим, ничек эш кушыйм” дигән. Өстән шулай язылган булгандыр инде, син икенче елны үз көчең белән укырга кергәч, анда бер төркемдә укучы әниебез Резеда белән танышкансыз.
Әти, әни белән 35 ел бергә матур гомер иттегез. Татарстанның атказанган укытучысы исемен алган әнинең Дина туып, 3 яшьтән ул биергә йөри башлагач, мәктәптә уку яки бию дисәләр Дина биюне сайласын дип әйтүе башка сыймаса да, аның да синең дә сәнгать яратуыгызны, тормышта һәркем үзе теләгән юлны сайласын дип әйтергә теләвен күрсәтә.
Әти, ялгыз яшәү сиңа авыр икәнен бик аңлыйбыз. Ялгызлыкның нәрсә икәнен үз башыннан кичерүчеләр генә белә, дисең. Син бик гыйлемле кеше буларак, шигырь юллары яки әсәрдән өзек сөйләп нинди генә очракта да аннан җайлы һәм күңелдә начар тойгылар калдырмыйча чыга аласың. Синең беренче тапкыр елавыңны әнинең диагнозын ишеткәч күрдек. Шул вакытта безнең өзгәләнеп, “Әти, син бит көчле кеше, син бит барлык авыр хәлләрдән дә ничек кенә булса да чыга аласың, әти, берәр нәрсә эшлә инде!” дип әйтүебез сиңа тагын да авырлык китергәндер. Уйламыйча әйткән сүзләребез өчен гафу ит, әти.
Әти, без сиңа барлыгы биш кыз. Кызларың: Индира, Регина, оныкларың: Дина, Диләрә, Руфинә. “Малайлар булмавына үртәлмим. Чөнки минем бер кызым ничә кешенең малайларына тора!”- дип әйтүең безгә зур бәя. Әйе, без бит әти кызлары, без бит Илнур кызлары! Безгә үз мисалыгызда үрнәк булып күрсәткән тәрбиягез, кирәк чакта яратып башыбыздан сыпыруыгыз, күкрәгезгә кысып юатуыгыз, бу тормышта дөрес юл күрсәтүегез өчен рәхмәт хисләре белән әти-әни сезнең алда ихластан баш иябез! Без Сезне бик яратабыз!
Кызларың
Комментарийлар