Башлар уйлардан тулы. Хәтер, шуларның әле берсен, әле икенчесен ничекләр вакытын белеп кенә иң төпкелеңнән тартып чыгарасың микән син?..
...Узган гасыр ахыры, бу гасыр башы. Гомергә юлсызлыктан газап чиккән безнең авыл халкы да ниһаять юлга тиенде. Аннан инде Кукмарадан көненә өч тапкыр автобус йөри башлады. Ике йомышын бер итеп, өч йомышын ике итеп Кукмарага Пүләнкәләр аркылы мең газаплар белән йөреп кайткан авыл халкы рәхәткә тиенде. Хәзер инде юк йомышларын да бар итеп Кукмара юлында йөри башладылар. Шулай булмыйча, үз авылыңнан гына автобуска утырып китеп, йомышларыңны йомышлагач тагын шул автобус белән үз авылыңа кадәр кайтып җитү - бу бит мәңге чынга ашмаслык хыял иде кайчандыр.
Менә шулай авылга кадәр кайта торган автобуста кайтып киләбез берзаман. Кукмарадан кузгалып киткәндә безнең авылда әйтелгәнчә "кеше өстендә кеше" булса да, үзебезнең авылга житәрәк автобус бушап бетте, басып баручылар юк, хәтта арттарак буш урыннар да бар.
Кайтабыз... Бу инде кичке автобус, көз белән кыш бил алышкан вакыт, берсе дә бирешергә теләми. Көз кичкә арып-талып йокымсырап китүгә, кыш әйбәтләп кенә бөтен юлларны боз пәрдәсе белән каплап куя, аннан иртән ял итеп соңарып кына йокысын туйдырган көз кышның төн буе тырышып эшләгән бөтен эшен юкка чыгарып, бөтен дөньяны җебетеп куя.
Ә без менә автобуста тирбәлә-тирбәлә кайтып киләбез, кемдер уйга чумган, кемнәрдер тыныч кына гәп куерта, кемдер нәрсә алган, кемдер нидер саткан, кемдер тапкан, кемдер югалткан. Һәркемнең үз мәшәкате, кемдер әзер табынга кайта, кемнедер әле өендә дөнья кадәр кичке эше көтеп тора. Ә автобусның анда эше юк, ул бөтенебезне дә йомшак урында тирбәтә-тирбәтә авылга алып кайта.
Ул көнне уйларга чумып гамьсез генә кайтып җитеп булмады шул әле. Әллә нәрсәсенә автобусыбыз көйсезләнде, шофёр егет автобусны туктатып төшеп кайсы җирләрендер бора, көйли, аннан тагын рульгә утыра, тагын юлга кузгалабыз. Күпмедер баргач автобус тагын чыгымлап ала, без тагын сабыр гына яшь шофёрның көйләгәнен-чөйләгәнен көтеп торабыз, әллә автобусы көйсез, әллә яшь егет тәҗрибәсез, кем белә инде, арада бер генә шофёр да юк иде бугай, киңәш биреп жибәрергә.
Автобустагы халыкның да эче поша, чөнки һәркемнең өйдә көтеп-борчылып торучысы бар, телефоннар заманы түгел бит әле. Шулай әкренлек белән генә Тәмәйгә җиттек, көн инде күптән кичтән төнгә үк авышмаса да, шактый соң инде.
Шунда өлкән яшьтәге бер апа "Без, Аллаһка шөкер, кайтып җитәбез, бу егетнең әле яңадан Кукмарага кадәр кайтасы да бар бит, исән-сау гына кайтып җитсен инде, юлларда кала күрмәсен" диде. Аңар каршы йомшак урындыкта тирбәлеп кайтучы бер хатын, бөтен автобусны телсез калдырып, "Безне исән-сау алып кайтып җиткерсә, аннан соң теләсә нишләсен" диде.
Баласыз хатын түгел, күп балалы ана. Һәркайсыбызга үз баласы бик кадерле, алар сәфәргә кузгалган саен, йөрәкләр меңгә теленә, телләрдә дога, телләрдә изге теләк. Бу яшь егет тә кемнеңдер бик газиз баласы бит, аның кайтып җитүен тәрәзәдән күзен дә алмыйча көтеп торучы анасы бардыр. Бәлки әле аның бу беренче эш көне, иң беренче рейсыдыр.
Һе, дидем дә... уйга калдым. Минем үземнекеләр гел рульдә, гомер буе бабаем, улым, туганнарым, кияүләрем, менә хәзер оныгым, әле икесе яңарак кына правага укып бетерделәр.
Инде ничә еллардан бирле ятланган дога сүзләремне ике кулымны күтәреп һәр иртәдә кабатлыйм мин, һәр иртәдә Раббымнан бары тик хәерлесен генә сорап, бары тик хәерлесен генә, хәерлесен генә, һәркайсына.
Интернеттан бик матур бер фикер укыдым "Кеше - савыт ул, эчендә нәрсә булса, шул тышына да чыга" дигән, моны әйткән кеше, Садрый Әсмасы әйтмешли, әмма дә ләкин, түлкеште, акыллы кеше булган. Чыннан да, без шундый булганга, дөнья мондыйдыр ул. Ә без һаман заманны гаеплибез, заман без бит инде ул, без үзебез бит инде...
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Комментарийлар
0
0
Нэкъ шулай! Узегез нинди, заманыбыз шундый
0
0