16+

“Бу газетаны кулга алгач, балачагым, үсмер вакытым искә төшә”

Шәүкәт Галиев бер язмасында имән агачын күзәтүе турында яза. Үзен шул агач итеп тоеп, орлыклары җиргә коелгач, “менә алар шытыр да, тирәмдә үсеп чыгарлар,” – дип уйлый ул. Әмма җиргә караса, аста каткан асфальт.

“Бу газетаны кулга алгач, балачагым, үсмер вакытым искә төшә”

Шәүкәт Галиев бер язмасында имән агачын күзәтүе турында яза. Үзен шул агач итеп тоеп, орлыклары җиргә коелгач, “менә алар шытыр да, тирәмдә үсеп чыгарлар,” – дип уйлый ул. Әмма җиргә караса, аста каткан асфальт.

Борчыла ул: “Менә безнең әсәрләр дә үз дәвамчыларын тапмыйча, шулай, каткан ташка бәрелеп, юкка чыгар микән?” – дигән уйлар күңелен тырный башлый язучының. Тик юкка кайгыргансыз, Шәүкәт абый! Безнең балалар матбугаты өметле иҗат белән сугарылган!  

“Көмеш кыңгырау” балалар газетасы актив язучыларын очраштырып, “Көмеш кыңгырау дусларын җыя” исеме астында зур иҗади бәйрәмнән соң, фикерләрем тагы да ныгыды. 

Әлеге кичә Татарстан язучылар берлеге катнашы белән узды. Биредә яшь авторларга берничә төр номинациядә бүләкләр һәм рәхмәт хатлары бирелде. Әмма очрашуның төп сәбәбе: иң үткен язучыларны билгеләп, иҗатларына бәя биреп, аларга Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияне тапшыру иде. Ни өчен Шәүкәт Галиев? Чөнки нәкъ ул балалар әдәбияты өлкәсенә зур өлешен керткән, татар матбугатының киләчәге өчен янып-көеп яшәгән.

Әлеге чара инде дүртенче елын уздыра. Бу юлы яшь каләмчеләр Чаллы шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә очрашты. Иҗат бәйрәмендә күренекле журналист Рәмис Латыйпов балаларга дәшеп: “Көмеш кыңгырау” иҗатыгызны күреп, зур ышаныч белдергән, шул ышанычны аклагыз” – дип әйтте. Дөрестән дә, “Көмеш кыңгырау” урта яшьтәге балалар иҗатына игътибарын юнәлдерелгән бердәнбер газета. Ул киңәя, чәчәк ата. Басма матбугат эшчәнлегеннән тыш, аның “Көттегезме? Без килдек!”, “КӨНбагыш” ише видеоформаттагы проектлары эшләп килә. “Көмеш кыңгырау”  – һәр язучының балачак хәтирәсе ул.

Шуңа да һәр кунак авызыннан диярлек: “Бу газетаны кулга алгач, балачагым, үсмер вакытым искә төшә” – дигән сүзләр яңгырады.

Әлеге басманың редакторлары һәр баланы үсендерә, иҗатка юл күрсәтә белә, чөнки газета битләрендә яшь каләм тибрәтүчеләрнең кечкенә һәм зур, бик ук уңмаган һәм искиткеч язмалары да басыла. Мондый рәвешле эш итү, һичбер баланы кире какмау, ул баланың киләчәктә дә язу эшчәнлегенә мәхәббәте сүнмәвенә китерә. Менә шуның белән көчле дә ул “Көмеш кыңгырау”. Яшь каләмчеләрне иҗат юлына юнәлтеп, күңелләренә өмет чаткысы салып, балаларны үсендерә һәм бердәм итеп туплый ул. Бүгенге көндә “Көмеш кыңгырау”ның йөздән артык актив хәбәрчесе булуы – моңа ап-ачык дәлил. 
Чарада газета эшчәнлегенә нигез салган, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы филиалы җитәкчесе, язучы, журналист Факил Сафин чыгыш ясады һәм “Көмеш кыңгырау” ничек барлыкка килүе турында сөйләп үтте:

–Мин бервакыт “Яшь Ленинчы” газетасының баш редакторы булып торган Роберт Миңнуллин бүлмәсенә кердем дә, балаларның өелеп торган мәкаләләренә тап булдым. Бик озак бастырылмый яткан болар. “Бу балаларның язмалары гәҗиткә чыкканчы алар картаерга өлгерер инде” – дип уйладым. Шул вакыт күңелемдә бер идея барлыкка килде. “Балалар иҗаты үзәге”нә барып, яңа гәҗит булдырырга теләвемне хәбәр иттем. Әмма фикеремне хупламадылар, күпме акча китәчәген исәпләргә кушып җибәрделәр.

Шуннан ярдәм эзләп, киләчәктә “Көмеш кыңгырау”ның беренче баш редакторы булган Нәсимә Садыйковага бардым. Ул да: “Юк-бар белән башыңны катырма,” – дигән кебек кенә җавап бирде, әмма күзендә кызыксыну очкыны бар иде. Һәм министрларга хәбәр итеп, бердәм көч белән 1993 нче елның 1 нче апрелендә “Көмеш кыңгырау”ның беренче номеры басылып чыкты.

Ничә еллар үтүенә карамастан, төп максатыннан тайпылмый “Көмеш кыңгырау”. Каләм тибрәтүчеләрнең тәүге иҗат җимешләрен дөньяга күрсәтеп, бихисап баланы язу юлына юнәлдереп, шул рәвешчә, матбугат киләчәген тапшырырлык ныклы куллар, ягъни төпле фикерле журналистлар әзерли ул.

Тарихны искә алып, җыр-моңга, әдәбиятка чорналып шундый җылы мохиттә үтте бу бәйрәм. Алда әйтеп үткән, чараның төп сәбәбенә ачыклык кертер чак та җитте. Быел Шәүкәт Галиев әдәби премиясенә Арча районыннан Азалия Сабитова һәм Айгөл Фәттахова, Балтач районыннан Рәйсә Әбдуллина һәм Чаллы шәһәреннән Таңсылу Ганиева лаек булды! Мондый чаралар яшь каләмчеләрне барлау өчен бик тә кирәк. Шәүкәт Галиев дәвамчылары бар, булган һәм булачак!

Айгөл Фәттахова

Фото: http://chelny-rt.ru/
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рәхмәт, "Көмеш кынгырау".

    Мөһим

    loading