Хатын-кызларга караганда, матурлык салоннарында ир-атлар күбрәк.
Федераль Җыенның Федерация Советы әгъзасы, сенатор Ольга Ковитиди Спутник радиосы эфирында белдергәнчә, әгәр ир-атлар үзләренең тышкы кыяфәтләрен күзәтә һәм спорт залына йөри икән, бу традицион кыйммәтләргә туры килми. Моның урынына, сенатор фикеренчә, гаиләне тәэмин итү өчен алар эш белән шөгыльләнергә тиеш.
"Безнең ирләр кайда? Спорт залларында. Алар үз тәннәренең матурлыгына карыйлар, машинасы нинди кәттә, үзләренә, нинди әйберләр сатып алганлыгына сокланалар. Хатын-кызларга караганда, матурлык салоннарында ир-атлар күбрәк. Һәм мин бу яхшымы, начармы дип әйтмим. Юк, мин моны яман дип әйтәм", - диде Ольга.
Ковитиди сүзләренчә, ир-ат вакытын үзен карау өчен түгел, ә гаиләсе өчен акча эшләүгә сарыф итәргә тиеш. Бу очракта хатын-кыз ашарга пешерергә тиешлеген исенә төшерәчәк. "Ир-ат эшләргә, гаиләсенә акча алып кайтырга, барыннан да элек туендыручы булуын исенә төшерергә тиеш. Шул чакта хатын-кыз үзенең саклаучы булуын, борчак ашы, борщ пешерә, кәтлит кыздыра белергә тиешлеген исенә төшерер. Моннан тыш ул ире белән бергә агач утырта белергә, яшелчә бакчасы булдырырга ярдәм итәргә тиеш ", дип белдерегән сенатор.
Хатын-кызларның «Чын ирләр инде калмады» дигән сүзләрен соңгы елларда әледән-әле ишетергә туры килә. Моны дәлилләүче мисаллар да адым саен бит.
Әле 22 июньдә генә Казанда бер ир-ат балалар мәйданчыгында үзенең сеңлесен яклаган яшүсмерне типкәләп кыйнаган. Бу хәл Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның махсус контролендә. Социаль челтәрләрдә таралган видеокадрларда уртача яшьләрдәге ир-ат эскәмиядә утырган үсмергә берничә тапкыр тибә. Аннары күпмедер вакыт бу ир малай артыннан чаба, ләкин тегесе качып өлгерә. Шулай ук яшүсмер ягына кемнеңдер самокатын ыргыта. Әлеге башка сыймаслык хәл ир-атларга башкача карарга мәҗбүр итә. Ирлек сыйфатымыни бу, балалар белән булышып яту, дияр күбегез.
Июнь башында социаль челтәрләрдә бер ир-атның баланы рәхимсез төстә кыйнавы төшерелгән видео таралган иде. Бу хәл Әмирхан урамында килеп чыккан. Баланы газаплаучы – аның әтисе. Кадрлардан күренгәнчә, исерек ир нәни малайны төрлечә җәберли-кимсетә, битенә суга, чеметә. Вәхшилеген, имештер, башкача аңламаячак, дип аңлаткандай итә. Шул арада бала эскәмиядән асфальтка егылып төшә. Баланы кыйнауны тикшерү нәтиҗәсе аерым контрольдә, ир кеше исә кулга алынган. Тикшерү бара. Әлеге мисаллар үзе үк җәмгыятебезнең иң зәгыйфь якларын ачып сала.
Әсәрләрдә тасвирланганча, чын ир-егет Ватанның да, гаиләсенең-якыннарының да ышанычлы яклаучысы, терәк-таянычы булырга тиеш, юкса. Әмма чынбарлык моның киресен күрсәтә. Хәзерге вакытта чын ир-ат калдымы, ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш. «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән шул турында сөйләшәбез.
– Хәзерге вакытта иң актуаль мәсьәләләрнең берсе чын ир-ат тәрбияләү. Беренчедән, алар вакчылланды, икенчедән, аларның саны кимеде. Бер хәдистә әйтелә бит, кыямәт алдыннан хатын-кызлар күп булыр, ирләр саны азаер, ди. Хәтта бер ир кешегә 40 хатын-кыз туры килә диелгән. Икенче хәдистә: «Адәм балалары 100 дөя шикелле, берсе корчаңгы, берсе хәлсез, берсе авыру, 100 дөя арасыннан атланырга бер дөя таба алмаган кебек, кешеләр арасында да таянырлык, ярдәм көтәрлек, ышанычлы кешеләр юк», диелгән. Тәрбиянең нигезе әти-әнидә. Балаларны кече яшьтән үк игелекле эшкә өйрәтү тормышка карашны формалаштыра. Хәзер әти-әниләр үз газизләрен эшсез, җил куарга өйрәтә. Кем яхшырак, кәттәрәк әйбер сатып алып бирә, балаларының балачагын кем күбрәк кәнфиткә, затлы әйбергә төрә. Әти-әниләр шуның белән мактана хәзер. Совет елларында, дин булмаса да, хезмәткә нык буын булганнар.
Чын ир кеше колакка алка тагып, тырнак буяп йөрми ул. Чөнки мөселман кеше белә, бу очракта, Аллаһы Тәгалә аны ләгънәт кылачак, каргалган булачак. Ир кеше кием-салымында, гадәтләрендә, үз-үзен тотышында, төс-кыяфәтендә хатын-кызга охшаса, аңа ләгьнәт кылына. Хатын-кызга да кагыла бу. Ягъни ир кеше үзенең гамәлләре, тотышы, сүзе. гадәте белән аерылып торырга тиеш.
Элек-элек тә ирләр җаваплы булган. Ә хәзер 30-35 яшьлек пешмәгән, әниләре, яки хатыннары җилкәсендә яшәгән ирләрне табу бер дә кыен түгел, дөньяны шулар басты хәзер. Хатын-кыз эш дип йөреп бөтен тормыш йөген үз өстенә алды. Шулай итеп ялкау ирләр тәрбияли. Малай күреп ята бит – бөтен тормышны әнисе тарта, акчаны әни таба.
Ә бабайларыбыз бер ир кеше кул хезмәте белән 8шәр кешене туендырган, кайгырткан, тырнак буяп йөрмәгән. Бер авырлык килсә, хәзерге егетләр хафага сабыша, борчыла башлый. Чөнки күбесе ир-егетләр тәрбиясе күрмәгән, чын ир-егетнең нинди булырга тиешлеген белми.
– Ялгыз бала үстерүче хатыннар бик күп хәзер. Аларга нишләргә?
– Алда әйтүемчә, ире була торып, үз өстенә ир кеше вазыйфасын алган хатын-кызлар бихисап. Тормыш иптәше вафат булып, Бөек Ватан сугышы чорында безнең әбиләр ирсез килеш биш-алты баланы аякка бастырганнар. Берсе дә баласын ташламаган. Аллаһы тәгалә аларга ныклык һәм улын чын ир-егет итеп тәрбияләргә мөмкинлек биргән, чөнки ул балалар аз гына кул астына керә башлау белән бүтән кешенең ирләре эшләгән эшне эшли башлаганнар. Әгәр син балаңны, менә әтиегез булмагач, сиңа эшләргә туры килә инде, дип эштән куркытмыйча үстерергә кирәк. Хәзерге буынның ялгыз әниләре, улым әтиле кешедән ким булмасын, дип әй чаба, әй чаба инде ул, тик барып чыкмый. Улым кешедән ким булмасын димәскә, кеше булсын, дип әйтергә кирәк шул.
– Ирнең нинди хаклары бар?
– Әгәр никахка кадәр кыз бала өчен иң беренче кешеләре әти-әнисе булса, никахтан аның өчен иң кадерле, иң беренче зат – аның ире. Аллаһыдан, Пәйгамбәребездән кала, үстергән әнисе, әтисе дә түгел, ире беренче урында була. Элек кызларга, очар кошлар бит сез, дип әйтә торган булганнар. Чөнки аларның башка ояга, башка берәүнең канаты астына күчәсе бар. Хатын-кызны гөл иткән дә, көл иткән дә ир-ат. Тәрбияләп, назлап торсаң гына бакчаларда матур гөл үсә. Шуңа күрә хатын-кыз да иренә матур сүзләр әйтеп торса, гаиләсе дә тыныч булачак.
Диләрә Ханова - җәмәгать эшлеклесе, гаиләне булдыруның рухи-агарту үзәге директоры, этикет буенча белгеч.
– Хәтта малайның әтисе булмаса да, аның ир-ат йөзендә остазы булырга тиешле бабасы, үги әтисе, абыйсы, укытучысы, тренеры бардыр, бәлкем. Әгәр дә үз әтисе бар икән, улы әтисе белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт уздырсын өчен, әни кешегә мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышырга кирәк. Әгәр дә әни кеше гаиләдә ир-ат булырга һәм әти ролен үтәргә омтыла икән, ә бу аның табигать тарафыннан салынган роле түгел, ул көчле хатын-кызга әверелергә мәҗбүр була, бу бер дә күңелле күренеш түгел. Ә соңыннан бу җаваплылык йөгеннән кысылган җилкәләрдә бик күп авырулар пәйда була һәм башка бик күп тискәре нәтиҗәләргә китереп чыгарырга мөмкин.
Шуңа күрә әнигә улы өчен дә, үзе өчен дә ир-ат йөзендә лаеклы остаз табарга тырышу мөһим. Үсеп, үзе, булачак гаиләсе, туганнары һәм Ватаны өчен җаваплы булачак лаеклы ир-ат булу өчен бала аның үрнәгенә иярер иде,
Хатын-кыз үз иренә нинди сүзләр белән ярдәм итәргә тиеш соң? Хөрмәт итү һәм ышану мөһим, бары шул чакта ир гаилә тормышында һәм көнкүрештә пәйда булган һәр максатларны һәм проблемаларны хәл итәчәк. Аңа ышанудан чыгып, аңа хөрмәт белдерүдән, сөю сүзләре әйтүдән тайчанмагыз. Ир-ат ничаклы гына уңышлы, бай, сау-сәламәт булмасын, ул үзенә ярату, хис-эмоцияләр бүләк итә алмый. Аллаһы Тәгалә безне шундый итеп яраткан ки, ир-ат хатын-кыздан башка һәм хатын-кыз ир-атсыз бербөтен шәхес була алмый. Әйе, без ялгызыбыз да бербөтен була алабыз, ләкин нинди генә уңышларга ирешмик, безгә икенче яртыбызның җылысы һәм гаилә бәхете кирәк. Мәгълүм җырдагыча «Эштә алган дәрәҗәләр салкын төндә җылытмый».
Сөеклебезне: «Миңа синең белән рәхәт!», «Синең яныңда миңа шундый тыныч!», «Синең белән танышканнан соң, минем тормышым яхшы якка үзгәрде!», «Мин сине яратам!», «Син минем өчен бик кадерле кеше!», «Кайгыртуың өчен рәхмәт!» дигән сүзләр белән куәтләп торыгыз, җылы сүзләрегезне җәлләмәгез.
Лира Габдрахманова, Россия герое Раил Габдрахмановның әнисе.
– Ир-ат йорт салып, агач утыртып, бала үстереп кенә калырга тиеш түгел. Ул аларның сакчысы да булырга тиеш. Элек-электән ир-егет сакчы булып саналган. Ир-егет бар яктан да үрнәк: физик яктан нык булырга, спорт белән шөгыльләнергә, моннан тыш, авырлыклардан курыкмаска һәм үз гамәлләре өчен җавап тотарга, мөһим карарлар кабул итә белергә, ихтыяр көченә ия булырга тиеш. Әлбәттә, белем, тәрбия сыйфатлары да мөһим. Ике улыбызда да шундый сыйфатлар тәрбияләдек. Кече яшьтән үк икесе дә тәвәккәл, чыдам һәм кыю булды. Максатчанлык һәм авырлыкларны җиңәргә әзерлек, шулай ук гаделлек хисен әтиләре Наил сеңдергәндер. Без беркайчан да чыбыркы белән тәрбияләмәдек, бары сөйләшү, аралашу белән генә, аннан соң районда дәүләт эшендә эшләгәнлектән, үзенә күрә балалар өстенә зур җаваплылык та йөкләнгәндер. “Әниең, әтиең шундый зур вазифа били, алар йөзенә кызыллык китермә”, дип әйтүче булмаса да, алар моны бик яхшы аңлый иде. Мин беркайчан да балаларымның тәртибе аркасында мәктәп бусагасын атламадым. Раилнең сыйныф җитәкчесе ир кеше булгач, ул аларны коры тотты, үрнәк, өлге булыр та торды. Әле хәзер дә Раил кайтса, дус-иптәшләреннән кайтып керми. Дуслык-туганлык хисләрен саклау, безнең канга сеңгән. Алар безнең үрнәкне күреп үскәндер.
Рүзәл Минһаҗев, Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче, блогер, шагыйрь.
– Чын ир-атлар бар, бигрәк тә авыл җирендә. Кече яшьтән үк улларга мөстәкыйльлек бирергә, мәмкәләмәскә, иркәләмәскә кирәк. Иртә белән эш кушып калдырасың, сез эштән кайтканчы, шуны эшләсен. Үземнең әтием минем өчен үрнәк өлгесе булды, ул миңа эш кушып калдыра, печән өюме ул, яки бәрәңге утаумы, шуны тамчысына чаклы башкарасың. Ә кич әткәй кайткач, шуны тикшерә. Волонтер буларак, махсус хәрби операция зонасына еш барырга туры килә, менә шунда чын ир-атларны очратам. Ватанның тугры, каһарман уллары. Үз-үзләрен аямыйча тынычлык өчен көрәшәләр.
Ир акыллы булса, хатын күндәм була.
Ир белән хатын - игезәк җан.
Ир белән хатын - куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер.
Ир китерә белсен, хатын җиткерә белсен.
Ир яхшы булса, ямьсез хатынга дә төс керә, ди.
Ир өй салган - хатын җимергән, хатын өй салган - шайтан да җимерә алмаган.
Ир өйдән чыкса - бәрәкәт, хатын-кыз өйдә торса - бәрәкәт.
Ир өйнең бер чатын тотып торса, хатын өч чатын тотып торыр.
Комментарийлар