Фотограф Дамир Фәйзулинны Дагыстан халкының кунакчыллыгы, ачык һәм гади булуы сокландырган.
Татар егете Дамир Фәйзулин тумышы белән Үзбәкстаннан. Шактый еллар Псков шәһәрендә яшәгән. Калининградта фотограф Дмитрий Марков остаханәсендә документаль фотография курсын тәмамлаган. Дагыстанга исә ул кешенең холкына ландшафтның ничек тәэсир итүен өйрәнергә бара.
– Дагыстанның бик күп җирендә, ерак авылларында булып, җирле халык белән аралаштым. Монда аварлар, лизгиннар, даргиннар, ногайлар һәм башка бик күп этнослар яши һәм аларның һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Дагыстанның табигате дә бик матур һәм төрле. Анда таулар да, диңгез дә, дала да, шарлавык белән тарлавыклар да күрергә була. Россиядәге бердәнбер Лиана урманы да шунда урнашкан, – ди ул.
Дамирны бигрәк тә җирле халыкның кунакчыл булуы сокландырган. Хәзерге базар мөнәсәбәтләре шартларында да аларда шул сыйфат югалмаган икән.
– Үзбәкстанда тусам да, анда озак яшәмәдем. Утыз елдан соң мин шул якларда булдым һәм Урта Азиянең кунакчыллыгын күрмәдем. Бәлки, миңа гына шулай туры килгәндер. Ә монда бер белмәгән кешеләр сине кунак итә. Беренче генә тапкыр күрүләренә карамастан, сине күптән көтелгән кунак кебек каршы алалар. Төнлә таныш булмаган авылда урамда калам дип тә борчылырга кирәкми. Иң беренче очраган йортның ишеген шикләнмичә шакырга була. Үзләрендә калдырырга мөмкинлекләре булмаса, туганнары яки күршеләренә булса да озатып куялар. Кунакка алар иң тәмле сыйларын тәкъдим итә, хәтта ул соңгы ризыклары булса да. Шул рәвешле синнән берни өмет итмичә, юмартлык һәм киң күңеллелек күрсәтәләр. Аларның әйтүенчә, кунак белән кешегә бәрәкәт тә килә. Үзләренә савап-бәрәкәт булсынга, кунак өчен көрәшә дә торган булганнар. Йорт хуҗасы сине кунак дип атаса, аның ишеге синең өчен гел ачык була, икенче тапкырында шул якларга баргач, шул өйдә туктала аласың, – ди Дамир.
Дагыстанның бер авылындагын туйда да булырга өлгергән ул. Туй мәҗлесләре анда музыка, биюләргә бай икән. Туй көнендә кунаклар иртәнге якта җыелышып бииләр дә, аннары хуҗалык эшләрен карарга өйләренә таралалар. Бераздан тагын килеп күңел ачалар. Кабат өйләренә кайтып терлекләрне карап килгәч, тагын бии башлыйлар.
Кияү кеше үз гаиләсен торак белән тәэмин итәргә тиеш, ә йортка җиһазларны һәм башка кирәк-яракларны кәләш ягы ала. Хатын-кыз бала тәрбияләү, өй эшләре белән мәшгуль, ә ирләр гаиләне акча белән тәэмин итә.
Дагыстан милли ризыклары чуду һәм курзе белән дә данлыклы.
– Курзе пилмәнне хәтерләтә. Ул да ит һәм камырдан әзерләнә. Ә чуду – эчлеге булган җәймә. Аны юка итеп җәеп, коры табада кыздыралар. Эчлек итеп салынган кипкән эремчекнең тәме сырга охшаган була. Дагыстанда хинкал дигән ризык та бик популяр. Һәр этнос аны үз рецепты белән әзерли. Хинкалны чи иттән дә, кипкәненнән дә, казылыктан да ясыйлар. Суыта башлагач, көз көне тау халкы итне киптерә башлый. Казылыкны да үзләре әзерли. Итне иттарткычтан чыгарып, эчәклек эченә тутырып киптерәләр. Милли ризыклары гади, әмма туклыклы һәм тәмле, – ди Дамир.
Комментарийлар