– Канлы үләннең согы белән сөялләр, папилломавирусларны да яндыралар. Әмма аны бик сак эш итәргә кирәк, чөнки ул яндыра. Ачык яраларга да кулланмаска киңәш итәм. Канлы үләннең согын эчүчеләр дә бар, аны бик-бик аз дозада, су белән кушып, аеруча сак эчәргә кирәк. Каен яфрагын чәй кебек төнәтеп эчә аласыз, ул бөерләргә, буыннарга яхшы. Ярты литр кайнап чыккан суга биш-алты яфрак салып төнәтәсез, – дип дәвам итә Фирая ханым. – Каен яфрагы башка күп үләннәр белән дус. Шунда ук карлыган, кура җиләге, сырганак (облепиха), гөлҗимеш, миләш яфрагын да сала аласыз. Күп кенә бакчачылар корткычларга каршы җимеш куакларына химикатлар сибә. Андый куаклардан алынган яфракларны кулланырга ярамый. Шактый вакыт үткәч, химикатлары очып беткәч кенә ярый.
Тигәнәкнең дә файдасы зур икән. Чәчәк аткан тигәнәкне футбол тубы кадәр итеп бер-берсенә ябыштырып җыеп киптерергә куясың. Бер данә тигәнәкне бер чынаяк кайнар суга салып эчәсең. Ул шулай ук яман шешкә каршы кулланыла. Шикәр авыруыннан, буыннар авыртканнан да файдалы ди. Кычытканга килгәндә, аны каны куе булган кешегә күп кулланырга ярамый.
– Зарары булудан курыксагыз, үләннәрне үзләрен генә кулланмагыз, берничә төрлесен салып катнашма итеп төнәтегез, чөнки алар бик аз дозада салына. Үләннәр күп булган саен яхшы. Бер үлән кан басымын күтәрә, икенчесе төшерә, берсе канны куерта, икенчесе сыегайтырга мөмкин. Кемнеңдер ашказаны кислоталылыгы югары, кемнеңдер ул түбән.
Боларны бөтен кеше дә белеп бетерми, ул тәҗрибә белән килә. Шуңа да фитотерапевт белән киңәшләшегез. Үләннәрне термоста төнәтмәскә кирәк. Үләннәрнең энергетикалары болай да көчле, термос аларның сыгынтысын (вытяжка) тагын да көчәйтә. Бу үләннәргә генә кагыла, аларның җимешләрен, тамырларын термоста төнәтергә була. Әмма унике сәгатьтән артык төнәтмәскә (кимендә бер сәгать). Гипертониядән җәфаланучыларга төче тамырны үзен генә (солодка яки лакрица) кулланырга киңәш ителми, ул кан басымын күтәрә. Тагын бер киңәш: иван-чәйнең яфракларын һәм чәчәген аерым җыеп киптерү дөрес. Киптергәч, бөтен дару үләннәрен кәгазь капчыкларда, әйбәтләп киптерелгән пластик савытларда саклагыз. Үзегез җыймасагыз, аларны белгән кешедән генә сатып алыгыз. Базарда теләсә кем сата, ә аларның үләннәрне кайдан җыйганнарын да белмисез, – ди үләнче.
Тиздән бал аерта башлаячаклар. Фирая ханым әйтүенчә, юкә балын, ничек кенә файдалы булмасын, көндез эчәргә ярамый. Аны кич белән төнгә каршы гына эчәргә кирәк, чөнки ул тирләтү үзлегенә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар