Дилбәр Фәиз: «Чәк-чәк алгы сызыкта долларга тиң ул»
Дилбәр Фәизнең ягымлы тавышын тыңлап үскән кеше мин. Ә инде аның белән якыннан аралашкач, ни чаклы олы йөрәкле, курку белмәслегенә инандым.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Дилбәр Фәизнең ягымлы тавышын тыңлап үскән кеше мин. Ә инде аның белән якыннан аралашкач, ни чаклы олы йөрәкле, курку белмәслегенә инандым.
Моннан тыш, икебез дә бер үк тема буенча эшлибез. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләр тормышы турында репортажлар әзерлибез. Кыскасы, сөйләшер сүзебез бетмәде.
– Дилбәр ханым, хәтәр юл бит. Бу адымга ничек барырга булдыгыз? Күрше авылга гына барып килү түгел. Ничаклы чакрым юл үтәргә кирәк. Ай-һай батыр йөрәкле икәнсез.
– Махсус хәрби операция башланганнан бирле, егетләребезгә яу кырындамы, госпитальдәме ярдәм итү теләге тынгылык бирмәде. Хәтта ки «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үзәгенә дә мөрәҗәгать итеп карадым. Әмма: «Хатын-кызларны алмыйбыз, әгәр дә медицина юнәлеше буенча белемегез булса гына, бу хакта уйланырга була», дип җавапладылар. Икенче тапкыр баргач та, С категориясе булган машина йөртүчеләр кирәклеген ассызыкладылар. С категориям бар, дисәм дә, хатын-кызларны алмыйбыз дип кырт кистеләр. Ярар дидем инде. Кәефем төште, әлбәттә. Әле күптән түгел «Болгар» радиосында «Ватан уллары» дигән тапшыру әзерли башладым. Арча волонтерлары аша күпләргә мәгълүм Илнур Гомәрович Яруллинга чыктым. Тапшыруга яңа төсмер, яңа сулыш кертү турында уйландык. Хәрбиләрнең туганнары белән шактый тапшыру эшләдек анысы. Ләкин алгы сызыктагы каһарман егетләребезнең үзләре белән сөйләшәсе, аралашасы килү теләге белән яна идем мин. Мөхәрриребез Илфар Кәримовка да бу хакта әйттем. «Махсус хәрби операция зонасына җибәрегез әле мине», дидем, әлбәттә нык карышты. Мондый хәтәр сәфәрнең ахыры ни белән бетәчәген бер Аллаһы Тәгалә белә. Тәвәкәлләп Илнур абыйның номерын җыйдым. Ә ул тиздән барам диде. Ниятем хакында белдердем. «Әйдә соң алып барам», дип әйтеп салмасынмы. Минем күңелемдә үзгә бер хис пәйда булды. Ниһаять. Мин әйтәм, хыялы чынга ашачак. Ул хис курку белән бер дә бәйле түгел. Бәлкем, тәвәккәллек булгандыр. Җитәкчем Илфар Кәримовка шалтыраттым. Җыендым да, волонтерларга ияреп чыгып киттем. Юл газабы - гүр газабы диләр...
Йөргәннәр генә белә... Буа ягына чыккач, ватылып калдык бит. Икенче көнне генә запас частьләр табып, көйләп юлга кузгалдык. Сәфәребез бер якка гына да ике көнгә сузылгандыр. Гомумән алганда, Луганск, СевероДонецк, Муратово, Перевалск госпиталендә, Авдеевка ягында булдык.
Алгы сызыкка барып җитәргә 120 чакрым калды, шулай да кайдадыр аткан һәм гөрселдәгән тавышлар ишетелеп торды. Ярый ла, без барган вакытта бәхеткә яңгыр явып үткән иде. Ә һава торышы көйсезләнгән вакытта дроннар очмый.
– Дилбәр ханым, сәфәрдәшләрегез белән таныштырып китегез әле.
– Илнур Яруллин, Лаеш районының авыл җирлеге башлыгы Рамил Зиннәтуллин; энесе шул зонада хезмәт итүче Илнар Мингалиев, ике шофер егетебез – Рамис Курамшин, Илгиз Яруллин, Сабадан «Солдат ашы» штабы волонтеры Нурия Әпсәләмова һәм мин. Танкистлар янына кердек. Блиндажларында булдык. Алар үзләрен нык тыныч тота. Күбесе танк училищесын тәмамлаган. Блиндажларын күрсәгез икән, чын өй инде менә. Биредә хәтта мунча да бар. Үз тырышлыклары белән җылы суга кадәр булдырганнар. Кранны ачкач, җылы су килә, алтын куллы егетләр. Шаккатмалы. Алар алга таба күчә баралар бит. Әнә шул блиндажларны 3 атна эчендә төзиләр икән. Сокландым аларга. Алар менә чын хәрби, дисциплина ягыннан да, үз-үзләрен тоту буенча, бик тынычлар. Анда башкача булмый.
Илнур Гомәровичның бер игътибарга лаек эшен атап китми булмый. Арчадан хәтле алгы сызыкка пилорама алып килгән ул. Аны беркем дә эшли алмый. Әйтик, яу барышында урманнарда агач яна башлый, биредә оч-очлары янган агачларны әрәм итмиләр. Пилорам аша чыгаралар. Блиндаж төзү өчен менә дигән чимал. Шаклар каттым шуңа.
– Егетләрнең кәефе ничек дигән сорау бирү урынлы булмаса да, шулай да...
– Татарстан егетләре тупланган 1234 полкында булдык без. Әниләре, апалары сыман күреп, кочаклап алдылар. Алар анда бер йодрык сыман яши. Әлбәттә, арыганлык хисе дә бар. Тик ялдан килгәндә дә, алар иптәшләре турында уйлап киләләр. Алар бергә иңне-иңгә куеп ничаклы кыенлыклар аша үткән бит. Андагы бердәмлек, дуслык үрнәкләрен күреп сокландым. Һәркайсы герой. Җиңү белән кайтачакбыз, диләр.
Госпитальләрдә эшләүче табибларга һәйкәл куярлык. Ярдәм итәргә, яралыларның гомерен саклап калырга кирәк. Башка уй .юк. Әле анда дәваланучы егетләргә мөрәҗәгать итеп, әйдәгез радио аша якыннарыгызга сәлам юллагыз дигән идем, бөтенесе елады. Нык авыр күренеш булды бу.
Илнур абыйның бер игелекле эшен ассызыклап китәсем килә. Ростов моргына керде ул. Анда барырга язмасын. Күпме әти-әни, якыннары килә бирегә. Нәкь менә Илнур абый күпме егетләрнең гәүдәләрен туганнарына алып кайтып бирә. Ник шул процессны район хәрби комиссариатларына җайламаска? Берлектә эшләргә беркем дә каршы килми бит.
– Илнур абыйның чәк-чәк турындагы видеосы искә төште.
– Чәк-чәк алгы сызыкта долларга тиң ул. Постларда шактый җитди кыяфәтле егетләр басып тора. Илнур Гомәрович алар янына килә дә: «Менә сезгә Татарстаннан күчтәнәч» дип шул тәм-томны бирә. Шатланганнарын күрсәң. Кеше күңеленә ачкыч таба белү дә зур осталык сорый шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
-
#Төп тема
Сөю белән генә тук булмассың, хокукларыңны да бел
-
#Җәмгыять
Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?
-
#Киңәш сандыгы
«Корейка» салатын ясый беләсезме?
Комментарийлар