16+

«Дуслык бишмәтенең бер төймәсе өзелде…» Радик Сабиров турында йөрәктән чыккан истәлек

Арабыздан иң якын дусларымның берсе булган Рәшит улы Радик Сабиров мәңгелеккә, бакыйлыкка күчкәч, аның турында истәлек-хатирәләр белән бүлешергә сорап мөрәҗәгать итүче журналист хезмәттәшләр күп булды.

«Дуслык бишмәтенең бер төймәсе өзелде…» Радик Сабиров турында йөрәктән чыккан истәлек

Арабыздан иң якын дусларымның берсе булган Рәшит улы Радик Сабиров мәңгелеккә, бакыйлыкка күчкәч, аның турында истәлек-хатирәләр белән бүлешергә сорап мөрәҗәгать итүче журналист хезмәттәшләр күп булды.

Әмма бу көннәрдә мин ниндидер хатирәләр түгел, хәтта авыз тутырып бер җөмлә сүз дә җыеп әйтә алмадым, бик тә авырга туры килде. Шул ук мизгелдә күңелләр хис һәм күзләр яшь белән тула иде.

Бер айга якын вакыт узгач та, әле дә аны югалтуыбызга ышанып бетеп булмый. «Ашыгыч ярдәм» машинасында аның җәсәден соңгы күрүче һәм озатып калучылар, мәетен ләхеткә салучылар арасында үзем булсам да, менә көтмәгәндә Радик дустым килеп чыгар да, янә кочаклашып күрешербез һәм шаярышып сөйләшербез кебек тоела. Алай инде беркайчан да кабатланмаслыгын аңлагач, күңелләр яңадан хис һәм күзләр яшь белән тула.

Радик дустым иң якын сабакташ дусларымның берсе... иде. Тагын якын дусларым Шамил, Булат һәм Айрат бар. Шамил белән мәктәптән үк дус бул-сам, ә Радик, Булат һәм Айрат белән моннан инде 30 ел элек Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында укыган дәвердә дуслаштым. Радик белән минем уртак якларым күп шикелле тоела миңа: холык һәм темпераментлар охшаш, тышкы кыяфәтләребез дә бер чама, икебез дә авыл малайлары һәм 1979 елның язында туганбыз, икебезнең дә энекәш һәм сеңелкәшебез бар, ә аларның яшь аралары да хәтта туры килә. Шул сәбәпледер бәлки, еш кына безне бертуганнар дип тә уйлаучылар күп булды.

Тик Радик миннән ярты айга кечерәк булса да, мине аның энекәше дип уйлыйлар иде. Бәлки ул һәрвакыт олырак күренергә һәм җитдирәк кыяфәт күрсәтергә тырышкан булганлыктандыр. Студент дәверендә үк төркем старостасы, факультет спорторгы кебек җитәкче вазифаларын үзенә йөкләде.

Аспирантурада укуны уңышлы тәмамлап һәм фәнни диссертацияне яклаганнан соң, яшь галим һәм мөгаллим булган дәвердә иҗтимагый һәм тәр-бия мәсьәләләре буенча факультетта декан урынбасары булып та торды. Югары уку йортлары һәм факультетлар кушылган дәвердә элеккеге «татфак»ны яклап чыгып, үз фикеренә тугры булуын да ачык дәлилләде. Шулай да ул һәрвакыт табигать һәм матурлыкны яратты, сәнгать һәм әдәбиятка тартылды, көй-моңнарны ихлас сөйде. Зур осталыгы булмаса да, азрак кына гармун тарту сәләте дә юк түгел иде үзенең. Кыскасы, бик тә хисчән һәм нечкә күңелле дә була белде. Әмма кичергән хис-тойгыларын башкаларга чыгарырга яратмады, үз йөрәгендә туплады. Бәлки шул сәбәптәндәдер, менә аның олы йөрәге дә түзмәде, туктады.

Бервакыт дәресләрдән соң, башлангыч курсларда укыган вакыт әле, ул мине университетның төп бинасы каршында куып тотты да: «Кая барасың, нишләргә җыенасың?» – ди. Мин әйтәм: «Өйгә тулай торакка кайтам, планнар юк», – дим. «Әйдә, киттек театрга, «Әлдермештән Әлмәндәр»не карыйбыз», – ди бу миңа. Моңарчы мин бу мәшһүр спектакльне телевизордан гына күргән бар иде, ә Галиәсгар Камал театрында булганым булмады. Әйтергә кирәк, бу инде узган гасырның 90нчы еллар ахыры һәм Шәүкәт абый Биктимеровлар уйнаган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куйган соңгы сезоннардан булгандыр. Шулай итеп, Радик дустым сәбәпле мин шушы классик әсәрне сәхнәдә күреп калдым һәм театрга, сирәк булса да, сукмак салдым.

Әлбәттә, 30 еллык дуслыгыбыз турында күп һәм озак сөйләргә булыр иде. Университетта узган студент һәм аспирант еллары хатирәләре, татар әдәбияты белеме өлкәсендә яшь һәм өметле галимнәр буларак беренче адымнарыбыз – үзе бер тарих. Яшьлек вакытында кызлар белән танышу һәм очрашу маҗаралары аерым хисле истәлек.

Беренче электрон татар га-зетасы булган «Интертат.ру»га бергә урнашып, анда инде профессиональ һәм җитди журналистика өлкәсендә ясаган беренче тәҗрибәләребез оныта алмаслык хатирә булып калыр.

Якын дуслар булуыбызны күрсәтүче тагын бер дәлил – Радик белән Вәсилә туенда мин шаһит та булдым. Олы кызлары Илүзә туганда, минем машинада аларны бала тудыру йортына алып бардык һәм соңрак каршы алдык. Кече кызы Галияне дә өйдә бергә каршыладык. Алай гына да түгел, Галияне көткәндә, Радик белән Вәсилә безнең Гөлшат белән туебызда да икәү шаһит та булдылар. Шулай итеп, сабакташ дуслардан гаилә дусларына да әверелдек. Никахлары таралышкан вакытны да хәләл җефетем белән авыр кичердек, яңадан кавышырлар дигән өмет белән яшәдек.

Закир Шаһбан башкаруындагы «Бишмәтемдә биш төймә» җыры якын дусларыбыз Радик, Шамил, Булат, Айрат һәм минем арада рәсми булмаган гимныбызга әверелде. Моны безнең яхшы дусларыбыз гына белә иде. Үзара аралашу өчен мессенджерларда төзелгән төркемнәребез дә шулай атала. Кызганыч, дуслык бишмәтебездә булган биш төймәбезнең берсен, Радик әйтер иде «сәдәф»ен, көтелмәгәндә кайтара алмаслык итеп югалттык.

Хуш, бәхил бул, Радик дустым! Барлык хатирәләребез Раббыбызга сиңа карата дога булып барсын, синең рухыңны шат кылып, савап булып язылсын. Аллаһы Сөбхан вә Тәгалә белеп һәм белмичә дөньялыкта кылган барлык хата-кимчелекләреңне гафу кылсын, кабер һәм тәмуг газапларыннан сакласын, урының оҗмах түрләрендә булсын. Безләргә дә җәннәт капкаларын ачып кереп, җәннәт бакчаларында бергә очрашырга насыйп итсен.

Ләззәт Хәйдәров,
филология фәннәре кандидаты,

Татарстан Республикасы Рәисе матбугат

хезмәте җитәкчесе урынбасары.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading