Авылга - 8 чакрым. Бөтен өмет - узып китәсе авылда. Аңа кадәр - 2 чакрым. Әкрен-әкрен җил үзенекен эшли. Күздән курку да, җил әчесе дә "ярдәм" иткән күз яшьләре сөңгеләргә әйләнә. Тын кысыла. Бармаклар үзләреннән-үзләре бит алмаларын җылытмакчы була. Алар да балалык самимилеге белән түбәдән куптарып ашаган сөңгеләр кебек. Ә мин бирешмим, чөнки авылда берни белмәгән әти-әниемә шок ясыйсы килми.
1987 елның гыйнвары иде ул. Чираттагы сессияне ябып, тизрэк әти- әни янына ашыгам. Вакытында имтиханнар тапшыруым белән бүлешәсем килэ. Аннары бит әле өй эшләрендә булышу теләге дә көчле. Төпчек энемне дә бик сагындым. Борчыла-борчыла автовокзалга юнәләм. Утыра алырмынмы икән автобуска. Кайсы шофер булыр икән. Вәт шәп яшәделәр инде алар. Аллаһы Тәгаләгә тиңли идек аларны. Әстәгъфирулла! Ник дигәндә, хәзерге кебек такси иркенлеге дә юк, машинада да җилдермибез. Бөтен ышаныч - автобус шоферында. Суык, җил, әмма ул салкынны сизмим. Авылга кайту уе бөтенесеннән өстен.
Ниһаять, диспетчерның "Казан - Саба, 3нче платформага басыгыз", - дигән белдерүе яңгырый. Менә башлана мәхшәр. Кем ничек булдыра ала. Автобус хуҗасына чират. Һәркемгә - үз "ноктасы". Менә бәхет - мина күпер төбе. Студент дигәч тә, күчтәнәчсез түгел. Казан ипие белән батон - иң кадерле тәгам. Авыр сумкаларны өстерәп,Тинчурин остановкасына кадәр элдертәсе юк. Автовокзалга якынрак "указание" булды миңа, Аллаһка шөкер. Билгеләнгән "нокта"лардан "чүпләнеп" беттек. Барыбыз да шат. Билет юнәткәннәр патша инде менә. "Сумкагыз аягымны авырттыра. Чәчемне тартмагыз". Оныткан үзенең бер аякта тилмереп кысылып туган авылына кайтканын. Әрсезлек - үзе бер бәхет,диләр бит. Ягымлы караш ташлап, букчаңны, җәһәт кенә , ворчуньяга "сылыйсын". Аяк астында урыны җитәрлек. "Кощак"ка җитәрәк кипишь башлана. Кондукторлар. Без - тыныч. Шофёрыбыз тәҗрибәле - шырпы кабы әзер аның. Сорамагыз инде, сәмән анда.
Чү, тагын тукталыш. Болары инде почти бәхетсез бәхетлеләр. Нокталары - почти авылга җиткән диярсең. "Хуҗабыз"ның кәефсез чагына туры килгәннәр. Такси яллап, автобусны куганнар. Барыбер канәгать. Авыл дигәндә!
Фәлсәфәгә бирелеп киттем. Шулай итеп, мин тиешле тукталышта төшереп калдырды шофёр абый. Зәмһәрир җил битне чеметтерә. Авылга - 8 чакрым. Бөтен өмет - узып китәсе авылда. Аңа кадәр - 2 чакрым. Әкрен-әкрен җил үзенекен эшли. Күздән курку да, җил әчесе дә "ярдәм" иткән күз яшьләре сөңгеләргә әйләнә. Тын кысыла. Бармаклар үзләреннән-үзләре бит алмаларын җылытмакчы була. Алар да балалык самимилеге белән түбәдән куптарып ашаган сөңгеләр кебек. Ә мин бирешмим, чөнки авылда берни белмәгән әти-әниемә шок ясыйсы килми. Аягымда - группадашым, райондашым, инде туганга әйләнеп беткән Халидәмнең әтисе мәрхүм Мөхәммәт абый баскан киез итек. Баш эшләгән бит, шуны киеп. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер. Өшегән бит алмалары, колаклар, бармаклар белән Юлбат авылына кайтып җиттем. Йокы килә. Юк һич ярамый. Дөнья белән хушлашуың мөмкин. Кучтәнәчләр белән зачеткам салынган букчаны да ташлап калдырмадым. Киез итек белән тибә-тибә, үземнән дә алда йөгерттем.
Аңыма килгәндә, апанын ире Сәет абый (мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмах түрләрендәдер. Мин дә догадан калдырмыйм): "Балакаем, командирыбыз армиядә служагымның өшегән колагын бәреп төшергән иде. Шул дәрәҗәгә җиткәнсен бит", - дип, нишләтергә белмәгән иде. Вакытында каз мае сөртү ярдәм итте, ахры, шадраланып калмадым үзе. Мең рәхмәт аларга.
Икенче көнне мәктәп интернатыннан әтием калын йон шәлгә төреп, ДТ тракторы яллап, үзебезнең авылга алып кайтты. Тракторчы абый белән әтинең (мәрхүмнәр инде) күрше авыл юлында ярминкәдән кайтышлый өшеп үлгән кибетчене жәлләп сөйләшеп барганнары хәтердә. Ул көнне икешәр тракторның карда батып, цистерна сөтне районга илтеп тапшыра алмаганнарын авылдашлар хәтерлидер әле. Эх ул үзәккә үткән юлсызлык еллар. Сагынмыйм.
20 көн әниемнең йомшак куллары ярдәмендә җил "бүләге" белән көрәшкәннән соң, сагындырган группадашларым янына ашыктым. Әйтергә теләгәнем шул. Бу тарихның төбендә бер-береңә игьтибарсызлык, битарафсызлык кебек начар сыйфатлар ята кебек.
Кайвакыт юк кына киңәш тә уңай борылыш ала. Алгы сызыкта утырган автобус шоферы көчәйгәннән-көчәя барган җилне исендә тотып, пассажирларын туктатып калган булса, кеше гомерләре сакланып калган булыр иде, сәламәтлеккә зыян килмәгән булыр иде. Бәлки ялгышамдыр. Язмышлардан узмыш юк диләр бит. Ә шулай да...
Рәзинә Маликова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар