16+

“Ел хатын-кызы”: “Электромонтер һөнәре балачактан күңелемә кереп калды”

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы тагын да ныграк матурланды, чөнки бер урынга иң-иң сәләтле, кыю гүзәл затлар җыелды.

“Ел хатын-кызы”: “Электромонтер һөнәре балачактан күңелемә кереп калды”

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы тагын да ныграк матурланды, чөнки бер урынга иң-иң сәләтле, кыю гүзәл затлар җыелды.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Ел хатын-кызы нинди була? Тулырак әлеге язмабызда. 

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе 1996 елдан үткәрелә. Аның максаты - бизнес, фән, мәдәният, җитештерү һәм башка өлкәләрдә эшлекле сыйфатларын уңышлы тормышка ашыручы, шул ук вакытта гаиләдә таяныч булып торучы, иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә иҗади потенциалын тормышка ашыручы хатын-кызларны барлау. Бәйге Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Быел да бәйге 3 этапта (район, зона һәм республика) узды. 17 район һәм 2 шәһәрдән иң сәләтле гүзәл затлар 10 номинация буенча көч сынашты.

Республика җитәкчелеге исеменнән катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады:

- Хатын-кызлар көн саен һәм сәгать саен игътибарга, мәхәббәткә һәм рәхмәткә лаек. Хатын-кызның мондый мөнәсәбәткә лаек булуын ир-атларга искәртү өчен 8 Март бәйрәме уйлап табылгандыр, мөгаен. Хатын-кызларга булган мөнәсәбәт - җәмгыятьнең рухи үсеш дәрәҗәсен тасвирлый. 8 март - газиз әниләребез бәйрәме. “Әни” сүзеннән бөегрәк исем юктыр. Әниләребез исән-сау чакта, без барыбыз да бала. Мин дә бик бәхетле бала, моңа өстәп әнием беренче укытучым да. Хатын-кыздан башка дөнья кояшсыз, соры көнгә охшаган булыр иде. Ялгызлар тиң ярларын, ә парлылар күбрәк бала тапсын дип әйтәбез. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз бәхетле булыгыз, безне дә бәхетле итегез, - диде Марат Әхмәтов.

Җиңүчеләр рәтендә булган һәр хатын-кызга сокланып карарлык. Алар гаиләдә генә түгел, эштә дә бер дә сынатмыйлар. «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулаучы гүзәл затлар аеруча күп. Кукмара районыннан Алсу Шәмсиева әтисе һөнәрен дәвам итеп электромонтер булып эшли. 

- Кечкенәдән әти белән эшенә бара идем. Мин гаиләдә олы кыз булгач, әти бер дә үзеннән калдырмады. Бергә электр станциясенә барганыбыз әле дә хәтеремдә. Шуңа күрә электромонтер һөнәре балачактан күңелемә кереп калды. Багана башына менеп эшләмәсәм дә, җиһазларны карау кебек җаваплы вазифаны үтим. Хәзер үз гаиләм, 3 балам бар. Иремә бик рәхмәтлемен, ул миңа терәк булды. Иртәнге 7дә өйдән чыгып китеп, кичке 8дә кайткан чакларым күп инде. Ял көннәрендә дә авария булса, эшкә чыгарга кирәк. Мин яшь чакта әти чыгып китә иде: “Ут сүнгән бит”, - дип, хәзер мин. Балалар да моңа ияләнде. Эш бик җаваплы һәм куркыныч. Ирем дә: “Берәр көнне синең ботинкаларыңны алып кайтырлар инде”, - дип әйтеп куя. Чөнки аяк киемебез янмый торган материалдан эшләнгән. Минем белән эшләгән 22 яшьлек егет күз алдымда вафат булды... Бу сүз белән аңлатып булмый торган хәл, әле дә күзләрем яшьләнә. Янган тире исе төшләремә керә. Ул баланың рухы шат булсын... Без барыбыз да эшнең куркыныч икәнен аңлыйбыз, тик бу һөнәргә һәркем мохтаҗ. Мин әтиемнең юлын дәвам итү белән горурланам, - дип бүлеште Алсу ханым. 

Казан мотор төзү берләшмәсендә дә ирләр белән бертигез хезмәт куючы гүзәл затлар бихисап икән. Миләүшә Котдусова - 6 разряд слесарь. Заводта ул 41 ел эшли. Эшкә урнашканда аңа нибары 17 яшь кенә булган.

- Әнинең абыйсы заводта эшли иде. Мин имтиханнарны тапшырып бетергән идем генә, абый заводка керергә тәкъдим итте. Заводта эшләү охшап китте, менә шулай 23 ел токарный станокта эшләдем. 2010 елдан слесарь эшен башкарам инде. Ирем белән дә заводта таныштык. Хәзер бер цехта эшлибез. Бу эшкә алынганыма бер дә үкенмим. Заводтан китү теләгем дә булмады. Авыр эш дип тә әйтмәдем, нәрсә куштылар шуны башкардым. Җитәкчеләрдән дә авыр сүз ишеткәнем булмады. Тормышым белән бик канәгать. Балаларым үсеп җитте, шөкер. Заводтан китергә уйламыйм әле, 2 укучым да бар. Алар да: “Миләүшә апа китмә инде”, - дип әйтеп торалар. Иң мөһиме - эшегез күңелегезгә ятсын, - диде Миләүшә ханым. 

Гөлнара Фазлыева исә, 5 бала тәрбияләп үстерә. Улы Әсхәт “Россия кадеты”, “Парашюттан сикерү” һәм “Снайпер” аерымлык билгеләре белән бүләкләнгән. “Хатын-кыз - ана” номинациясендә җиңү яулаган Гөлнара ханым тәрбия серләре белән уртаклашты:

- Аллаһка ышану, мәхәббәт һәм үзеңнең мисалың - балалар тәрбиясендә бик мөһим. Балаларым бераз үсте инде, олылары үз тормышы өчен җаваплылыкны тоя башлады, шуңа күрә күптән түгел генә эшкә чыгарга булдым. Республикабызда ана роленә зур игътибар бирүгә бик шатмын. Балалар тәрбияләү, аларны үстерү дә - хезмәт. Бала тәрбияләп, милләт тәрбиялисең, дигән сүзләр дә бар бит. Бала табуны авыр сынау итеп кабул итәргә ярамый. Бу - Аллаһның иң зур бүләге, әманәте. Минем тормыш кагыйдәм бар: барысында җиренә җиткереп, яхшы, сыйфатлы итеп эшләргә. Әлеге сүзләр гаилә тормышына да, эшкә дә кагыла, - диде ул.

Җиңүчеләр исемлеге:

«Хатын-кыз - ана» номинациясе:

Фарваева Татьяна 

Фазлыева Гөлнара 

Клементьева Наталия

Барсукова Ольга 

Шәйгарданова Руфинә

«Хатын-кыз - мәдәни һәм рухи өлкәдә» номинациясе: 

Фәсхетдинова Луиза 

Муллаәхмәтова Венера 

«Галим хатын-кыз» номинациясе:

Сәлимова Дания 

Фәхретдинова Анастасия 

«Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясе:

Хамадуллина Миләүшә

 Фазлыева Венера 

Хәбибуллина Рәмзия

Шәмсиева Алсу 

Котдусова Миләүшә

Гизетдинова Лилия 

«Хатын-кыз лидер» номинациясе:

Лаврикова Дина

Газизова Эльмира 

«Хатын-кыз - бизнес-леди» номинациясе: 

Сафина Гөлнур 

Нуриәхмәтова Алсу 

«Өлкән яшьтәге героиня» номинациясе:

Золина Маргарита 

Әсанова Таһира

Кутлина Светлана

«Хатын-кыз - ел үрнәге» номинациясе:

Галиуллина Альбина 

Бокова Татьяна 

Сәдриева Әлфия 

«Ир-ат лидер» номинациясе: 

Лапшин Александр 

Лерман Игорь 

«Ир-ат - игелекле йөрәк» номинациясе: 

 Габдрахм

анов Рафаэль  

Гатин Рөстәм  

Гильфанов Нурһади 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading