Татарстанда этләрне мәҗбүри терки башлаячаклар. Әлегә кадәр ул ирекле иде һәм моның нәтиҗәсе булмаган.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов әйтүенчә, былтыр республика территориясендә 107 809 эткә котыру авыруына каршы вакцина ясалган. Тик бу Татарстанда шуның кадәр эт яши дигән сүз түгел. 2023 елда хайваннарның туклану һәм иминлек үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, республикада барысы 125 мең эт исәпләнә. Әлеге мәгълүмат быелның 11 апрелендә «Московский Комсомолец» электрон басмасында китерелгән.
– 2017 елдан бирле нибары 13 875 эт теркәлгән. Бу аларның гомуми санының 11 процентын гына тәшкил итә. Соңгы елларда ирекле теркәлү тенденциясе кинәт кимеде. 2017 елда 2862 эт теркәлгән булса, 2023тә бу сан 65кә, ә 2024 тә – 34кә калган. 2015 елдан этләрне теркәү ирекле иде. Кызганычка, ул хуҗасыз этләрнең санын кыскарту мәсьәләсен хәл итәргә ирек бирмәде, – диде спикер.
Шуңа бәйле рәвештә Ветеринария идарәсе 2025 елның 1 гыйнварыннан республикада этләрне ирекле теркәүне бетереп, мәҗбүри теркәүне кертү турындагы закон проектын әзерләгән. Закон проекты Татарстан Дәүләт Советында хуплана калса, 2025 елдан республикада этләрне теркәү мәҗбүри булачак, ә 1 июльдән аларны тоту кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтеләчәк. Аерым алганда, штрафлар эт мөстәкыйль рәвештә хуҗасына караган территориядән читкә чыккан; күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында һәм аларның йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын тоткан һәм хуҗасы этне теркәмәгән өчен каралган. Аның күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, икенче тапкыр штраф 5 мең сум булачак. Беркетмәләр төзү һәм административ эшләр карау Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнә.
Этнең хуҗасы тизрәк табылачак
– Закон проекты йорт хайваннары хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга һәм имин мохит булдыруга юнәлтелгән. Илнең күпчелек субъектлары өчен хуҗасыз этләр санын киметү, закон таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык белән бәйле мәсьәләләрне караганда этләрнең хуҗаларын билгеләү кебек мәсьәләләр аерым социаль әһәмияткә ия. Аларны хәл итү әлеге мәсьәләдә булган хокукый бушлыкны бетерүдән, нәкъ менә этләрне мәҗбүри теркәтүдән башка мөмкин түгел. Хәзерге вакытта «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законның 3 бүлеге тарафыннан билгеләнгән хайваннарны тотуга карата таләпләр йорт хайваннарын мәҗбүри теркәүне күздә тотмый. Этләрне мәҗбүри теркәүне кертү хуҗасыз этләрнең санын киметергә, югалган этнең хуҗасын эзләү процедурасын тизләтергә һәм аларның социаль җаваплылыгын арттырырга мөмкинлек бирер иде. Билгеле булганча, 2022 елда хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турындагы федераль законга үзгәрешләр, аерым алганда, субъектларга йорт хайваннарын тотуга өстәмә таләпләр урнаштыру хокукын беркеттеләр. Шуңа күрә йорт хайваннарын тотуның гамәлдәге кагыйдәләре республикада этләрне мәҗбүри теркәгәндә кулланылачак төп принциплар белән тулыландырылачак. Карар проекты эшләнеп, килештерүгә җибәрелгән. Киләсе елның 1 гыйнварыннан ул үз көченә керер дип уйланлыа, – диде Илдар Ногманов.
Этләрнең нинди токымлы булуына карамастан, барысы да мәҗбүри теркәлергә тиеш, дип тә ассызыклап үтте спикер. Яңа туган көчекләрне исә өч ай эчендә теркәргә кушалар.
“Нәрсәгә кирәк миңа бу?”
“Кот и пес” йортсыз хайваннарга булышу хәйрия фонды директоры Альберт Галиев фикеренчә, этләрне мәҗбүри терки башлау аркасында аларның күбесе урамда калачак.
– Әлбәттә, бу бик мөһим инициатива. Тик проблеманы ул тулысынча хәл итмәячәк. Алай гына да түгел, нәрсәгә кирәк миңа бу, артык мәшәкать кенә дип, этләрен урамга чыгарып җибәрүчеләр дә булыр дип уйлыйм мин. Кызганычка, безнең приютта элек хуҗалары булып, теге яки бу сәбәп белән урамда калган этләр күп. Хәзер бит кеше күп әйбергә миңа кирәкме ул, файдасымы бармы дип карый. Дәвалау таләп ителгән эт яки мәчене, акчаларын жәлләп, урамга чыгарып атучылар да бар. Кемнәрдер өчен мәҗбүри теркәтә башлау, этне үз җаваплылыгыңа алуга караганда аңардан котылу ансатрак булачак, – ди әңгәмәдәшем.
Шул ук вакытта закон проектының уңай нәтиҗәсен тиз генә көтәргә кирәкмәвен дә ассызыклый.
– Үз вакытында урамда этләрне йөрткәндә аларның тизәкләрен җыештыруны мәҗбүри итеп куйган иделәр. Күргәнегез бармы сезнең эте артыннан аның тизәген җыештырып йөрүчене? Һәрхәлдә, үзем яши торган районда күргәнем юк. Ничек ята иде ул тизәкләр урамда, хәзер дә шулай яталар. Нишләп аларны контрольдә тотмыйлар? Ветеринария патрульләрен дә күргәнем юк. Бу берничә елда гына хәл итеп була торган проблема түгел. Әмма беренче чиратта хуҗасыз этләрнең проблемасын хәл итәргә кирәк, – ди ул.
“Намуссыз эт хуҗаларын табып булачак”
Лаеш районында урнашкан “Добрая лапа” этләр приюты җитәкчесе Эльза Вепринцева сүзләренчә, этләрне мәҗбүри теркәү һәм чиплаштыру турындагы закон проекты күптән кирәк иде. Ул да приютта хуҗалары чыгарып ташлаган этләрнең күп булуын әйтә.
– Соңгы өч ай ярым эчендә генә егерме көчек, аннан кала биш зур эт калдырып киттеләр. Гадәттә, аларны приютка керә торган юл чатында калдыралар. Көчекләр тартма эченә булалар. Әгәр дә чиплары булса, намуссыз хуҗаларын табып, аларны җаваплылыкка тарта алырлар иде. Бу закон проекты хуҗасыз этләр проблемасын чишәргә булмый, әмма ташландык этләрнең язмышын хәл итә алыр иде, – ди ул.
Аларның приютында соңгы елларда хаски, маламут токымлы этләр күбәйгән. Эльза Вепринцева моны эт алганда аның никадәр җаваплы икәнен белмәү белән аңлата.
– Әлеге токым этләр үзләернә зур игътибар таләп итә. Аларга көн саен күп йөгерергә кирәк. Андый мөмкинлекләре булмагач, йә качалар, яки үзләре теләгәнчә теләсә кая чабып йөриләр. Фатирда яшәсәләр, мебельне җимерәләр дигәндәй. Шуннан “тәрбиясез” эт хуҗасына кирәкми булып чыга. Әгәр дә инде этләрне теркәү мәҗбүри булса, алар аны алганчы ук аның алдында җаваплы булуларын аңларлар иде, – ди ул.
Этләрне мәҗбүри теркәү практикасы Киров, Рязань, Мурманск, Мәскәү, Ленинград өлкәләрендә, Мари Эль, Чувашия һәм Буриятия республикаларында инде кулланыла икән. Әйтүләренчә, аның уңай нәтиҗәсе бар. Бездә дә файдасы булыр дип өметләник.
Социаль челтәрләребездә язылучылар арасында сораштыру рәвешендә закон проектына карата фикерләре белән кызыксынган идек.
кирәкле закон проекты – 54 процент
нәрсәгә ул кирәк – 29 процент
файдасы булмаячак – 22 процент
Комментарийлар