“Әни, Әнкәй, Әнием!” Нинди генә телдә яңгыраса да, дөньядагы иң якты, иң җылы, иң назлы һәм иң күп әйтелгән, әйткән саен җанга рәхәтлек бирә торган серле-тылсымлы сүз ул.
Хәер, сүзе генә түгел, әлеге сүзнең иясе шундый илаһи зат. Ул бит синең нәкъ менә шул чакта дөньяга кирәгеңне белеп, мең газаплар белән, йөз үлеп, йөз терелеп сине якты җиһанга тудырган.
Җаннан җан аерылу җиңел булмаса да, синең исән-саулыгыңны күреп, хәлсез иреннәре белән елмайган. Аннары син тизрәк үссен, көннән-көн ныгысын, язмыш җилләренә каршы тора алырлык көчле булсын дип, күкрәк сөтен имезгәндә изге теләк теләгән. Ул сөтнең һәр тамчысы тәнеңә генә түгел, җаныңа да сихәт булып тамып, күңелеңне аклаган. Юкка гына әниләрне җирдәге фәрештәләр димиләр бит инде.
Бер киносюжет һаман да онытылмый. Әле тумаган, әнисенең карынында рәхәтләнеп яшәп-үсеп ятучы сабый үзенең тиздән якты дөньяга җибәреләсен белгәч, бик кайгыра, борчыла.”Мин анда куркырмын, туңармын, ачыгырмын, елармын. Миңа бу чакта кем ярдәм итәр ?”- дип, бу хакта Аллаһы Тәгаләгә дә әйтә. Ә Раббыбыз: ”Борчылма, синең саклаучы-яклаучы фәрештәң һәрвакыт яныңда булыр. Син аңа әни диярсең”. - дип юата. “Юк, бу болай түгел!” - дип беркем дә, беркайчан да инкарь итә алмый торган мәңгелек хакыйкать. Җәннәт әниләрнең аяк астында, дигән гыйбарә дә шуны исбатлый. Аңлаган кешегә аңларлык. Чөнки ничә яшьтә булуына карамастан сабыймы, абыймы, әллә инде бабай укмы, алтыда да , алтмышта да аңа тулы бәхетле булып гомер итәр өчен әни кирәк. Әни дип авыз тутырып әйтә, назлы кочагына сыенып, күзләренә карап рәхмәтен җиткерә алган кеше иң бәхетле кеше ул. Чөнки еллар узган саен әниләрнең кешелек алдында нинди зур батырлык кылуларын, аларның олы кадер-хөрмәткә лаек булуларын ныграк аңлыйсың, төшенәсең. Тик күп вакыт соңга да калган буласың. Ә инде каберенә ятып үксүдән бер файда да юк.
Шуңа да әниләре бүген дә исән-сау булганнардан ак көнләшү белән көнләшерлек. Алар әле рәхмәт-хөрмәт хисләрен җиткерү өчен, башларын аның алдына куеп, азга гына булса да, сабый була, баласын бар нәрсәдән ныграк яраткан йөрәктән яшәү дәрте, сүле ала алалар. Ә әниләр аны үзләренә калмый дип тормыйча, тамчысына кадәр бирергә дә ризалар. Аллаһы Тәгалә ана йөрәген чиксез зур итеп яралткан, аңа бетмәс мәхәббәт тутырган, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, әниләр йөрәгенә тулы бер дөнья сыя. Якты җиһанга килгән сабый да тәүге тапкыр күзен ачып карагач та беренче әнисенең нурлы йөзен күрә. Шуңа да нарасый дөньяны, кояшны әни дип белә дә инде. Шуңа да да әнине югалткан көнне кояш сүнә. Мәңгегә.
Мин моны иң башта Мәкбүлә әбиемнең үкенү-көрсенүләре аша тойдым. “Әниле дә булалмадым, әни дә була алмадым”, - дия иде ул кышкы буранлы кичләрдә мичтә янган утка карап. Ун яшеннән ятим калып, үги әни белән үсеп, сугыш вакытында ике яшьлек нарасыен - кызын югалткан тол хатынның йөрәге дә шулай янып кара күмергә калганын соңрак аңладым.
Әниләр көнен елга ике тапкыр билгелибез хәзер, шөкер. Берсе язын - табигать уянганда, икенчесе көзен - бар җиһан кышкы йокыга талырга әзерләнгәндә. Март беренче сабыен күкрәгенә кыскан яшь әнине хәтерләтсә, ноябрьнең соңгы якшәмбесендәгесе сабыйларын үстереп, туган оядан очырып, инде аларны зарыгып көтеп яшәгән гомер көзендәге аналар төсле. Болай елга ике тапкыр булуы җайлырак та кебек миңа. Әниең алдындагы олы бурычыңны үтәргә тырышу (хәер, ул барыбер бетә торган гына түгел икәнлеген белгән көе. Әниеңне арка кочтырып хаҗга алып барсаң да, син әле аның тулгак газабының бик аз өлешен генә кайтара аласың диләр бит ) өчен тагын бер өстәмә форсат төслерәк. Файдаланып калырга иде аны.
Әниләр - җирдәге фәрештәләребез турында җырлар да шигырьләр дә хәтта роман-хикәяләр дә бик күп язылган. Иҗатларын шуңа гына багышлаган игелекле балалар – уллар, кызлар да бар. Аларбезнең барыбызны олысын-кечесен дә бер мизгелгә дә соңга калмый әниләрнең кадерен белергә өндиләр.
Мин дә яңа сүз әйтә алмавымны белеп тотындым бүген каләмгә. Ләкин газиз әниемне көннән-көн ныграк сагынуымны, күрергә тилмереп гаҗизлегемне басар, азга булса да үземне юатыр өчен, язмый кала алмаганымны аңладым. “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!” - дип җырлый алмау - газап. “Соңга калган шигырь”ләр язу тагын да газаплырак.
Бүген кабат сыенасым килә
Иң назлы һәм җылы кочакка.
Өзелгәндәй булды әллә ни.
Йөрәк сулкылдады тыела алмый:
“Эх, исән булса әни!”
Сүнеп барган соңгы карашларың
Йөрәгемә уйды яралар
Күз яшьләрем күп нокталар булып
Кәгазь битләренә тамалар.
Ә күңелдә бары бер юаныч
Якыная күрешер аралар.
“Эх, исән булса әни!” Әдәм балаларына болай дип мөмкин кадәр соңрак әйтергә туры килсен иде. Җирдәге фәрештәсез яшәү бик кыен. Үземнән беләм. Әниләр бәйрәме көне алдыннан бу югалту хисе тагын да арта, җанны ныграк әрнетә. Бүген әнә миндәй әнисез калганнарга кушылып көне буе болыт елый.
Комментарийлар