16+

Фатир өчен тарткалашу: «Әбине карадым бит, димәк, мин фатир хуҗасы!»

Адвокат Марат Гайнуллинның эш тәҗрибәсеннән.

Фатир өчен тарткалашу: «Әбине карадым бит, димәк, мин фатир хуҗасы!»

Адвокат Марат Гайнуллинның эш тәҗрибәсеннән.

Олы яшьтә булганлыктан, бер әби өйдә медицина каравына мохтаҗ була. Аның ике туган сеңлесе үз хисабына караучы хатын яллый. Әлеге ханым әбине ашата, киендерә, юындыра, махсус массаж ясый һ.б. Ә туганы апасын карый алмый, чөнки башка шәһәрдә яши. Моннан тыш, апасына шәхси клиникалардан табиблар, җыештыручылар яллаган, азык-төлек сатып алу өчен һәр ай саен картасына акча күчергән.

Рәхмәт йөзеннән апасы сеңлесенә үз фатирын васыять буларак рәсмиләштергән. Туганлыкның кадерен белгән кешене ничек тә бәхилләтәсе килә карчыкның.
Апасы үлгәч, ике туган сеңлесе нотариуска васыять буенча мирас алу турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ә биредә аңа яңалык әйтеп кайтаралар.

Баксаң, олы яшьтәге ханым исән чагында ук, васыятен гамәлдән чыгармыйча, үз фатирын үзен караучы шәфкать туташына бүләк иткән!
Әбинең сеңлесе бүләк итү турындагы килешүне гамәлдән чыгару турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә, шулай ук васыять буенча мирас тәртибендә фатирга милек хокукын тануны сорый.

Судта чыгыш ясап әбинең сеңлесе апасының неврологик авырулардан интегүен һәм бүләк итү килешүен рәсмиләштергәндә ни эшләвен аңламаган, дип бара.
Аның сөйләвеннән:
– Үләр алдыннан соңгы ярты елда апамның хәтере начарланды. Бер көнне мине танып, белеп сөйләшә, икенче көнне бөтенләй белми. Кайчак мәрхүм туганнары белән сөйләшә, үзенең кайда икәнен дә аңламады. Мин аңа ризык, кием-салым, медицина препаратлары сатып алдым, табибларга, җыештыручыларга, аны караучы хатынның үзенә түләдем. Ә апамның фатирын шул алдакчыга бүләк итәргәме? Аферист ул! Апамның мохтаж булуыннан файдаланган! Оятсыз рәвештә алдаган! Торак мәйданы өчен! Апам мине беркайчан да фатирсыз калдырмас иде! Ул мине бик ярата иде һәм аның башка туганнары юк!

Шикаятькә җавап бирүче, ягъни караучы булып ялланган шәфкать туташы судка үзенең медицина хезмәткәре булуын һәм хастаханәдә эшләвен аңлаткан. Ул олы яшьтәге ханым янына көненә берничә тапкыр килгән. Уколлар ясаган, ашаткан, киемнәрен алыштырган, массаж ясаган. Ә фатирны бүләк итү килешүен рәсмиләштерү алдыннан, апа белән сеңлесе арасында картиналар аркасында ызгыш килеп чыккан. Апасына әйтмичә генә, сеңелесе берничә коллекцион картинаны алып китеп саткан. Шуның аркасында апасының ачуын чыгарган. Нәкъ менә шуның аркасында карчык үзенең туганына фатирын васыять итеп калдырудан ваз кичә һәм торакны шәфкать туташына бүләк итәргә карар кылган. Шул ук вакытта алар арасында үзара килешү дә була, янәсе карчык вафатына чаклы үз фатирында яшәячәк, һәм караучы хатын аны куып чыгармаячак. 

– Ул барысын да бик яхшы аңлый һәм барысын да таный иде. Бу карак (карчыкның сеңлесе турында ред.иск.) апасының үлеме алдыннан аның янына бер тапкыр да килмәде. Акча җибәреп торды, әйе, кире какмыйм, ләкин боларның барысын да ул кара ният белән эшләде. Фатир өчен, – ди судта чыгыш ясап шәфкать туташы.

Суд мәрхүм әби ярдәмгә мохтаҗ булган, шуңа бәйле рәвештә бүләк итү килешүен төзегән дигән нәтиҗәгә килгән. Ягъни аны карауга алмашка (бу очракта ике туган сеңлесенә) фатир бүләк иткән. 

Моннан тыш, суд шәфкать туташы һәм мәрхүмә арасындагы фатирда вафатына чаклы яшәп тору турындагы килешүен исәпкә алган. Ягъни бәхәсле фатир шәфкать туташы милкенә тапшыруга юнәлдерелмәгән. Чынлыкта, бүләк итү килешүе үтәлмәгән дигәнне аңлата.

Шулай ук суд мәрхүм өчен фатир бердәнбер торак булуын исәпкә алган. Хөкемдар чыгыш ясап, олы яшьтәге ханым үзенең бердәнбер торагыннан мәхрүм ителүен һәм әлеге гамәлнең нәтиҗәләрен аңлап җиткермәгән дигән нәтиҗә ясый.

Шул рәвешле суд олы яшьтәге ханымның ике туган сеңлесенең дәгъвасын канәгатьләндерә, бүләк итү килешүен гамәлгә яраксыз дип таный һәм фатирны әбинең туганы милкенә тапшыра.

Лилия Гайнуллина әзерләде

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading