16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Түбән Камада барлык милләт кешеләренең иҗади рухы ачык чагыла"

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында эш сәфәрендә булды. Нефтехимиклар шәһәрендә республика парламенты башлыгы милли-мәдәни автономияләр активы белән очрашты һәм «Җәлил» театр комплексын ачуда катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Түбән Камада барлык милләт кешеләренең иҗади рухы ачык чагыла"

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында эш сәфәрендә булды. Нефтехимиклар шәһәрендә республика парламенты башлыгы милли-мәдәни автономияләр активы белән очрашты һәм «Җәлил» театр комплексын ачуда катнашты.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин парламент җитәкчесенә Татарстан халыклары Ассамблеясе җирле филиалының зур мәдәни-агарту эше турында сөйләде. "Яшьләр шәһәре" өчен бу аеруча актуаль, чөнки шәһәрнең үзен дә, нефть химиясе гигантларын да илебезнең төрле почмакларыннан килгән яшьләр төзегәннәр, хәзер аларның балалары, оныклары бердәм гаилә булып  яшиләр һәм эшлиләр.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов сүзләренә караганда, бина 1974 елда төзелгән, хәзерге вакытта анда 23 иҗтимагый оешма, шулай ук милли-мәдәни җәмгыятьләр урнашкан. Халыклар дуслыгы йорты ел саен халыкларның милли - мәдәни мирасын, телен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 200 дән артык мәдәни-массакүләм чара үткәрә, анда 40 меңнән артык кеше катнаша.

«Сурэкэ» керәшен халык фольклор ансамбле, «Шанкарав» чуаш халык фольклор ансамбле, ветераннарының «Талир тәнкә» һәм «Россияночка» үзешчән коллективлары, «Сал Урал» башкорт фольклор ансамбле, «Вербиченка» украин вокаль ансамбле, удмуртларның «Кизили», мариларның «Мари сескем»,  казакларның «Вольные распевы» ансамбльләре, «Гранат» хореография коллективы актив рәвештә концертлар куялар.   «Кама таңнары» һәм «Данко» әдәби берләшмәләре эшли, «Хуҗабикә», «Әңгәмә» декоратив – гамәли иҗаты буенча мастер-класслар уздыра.

Якшәмбе мәктәпләре уңышлы эшләп килә, анда сигез берләшмәдә армән, чуаш, удмурт, керәшен, башкорт, таҗик, татар һәм рус балалары туган телне һәм әдәбиятны, гамәли сәнгатьне, милли киемнәрне, җырларны һәм биюләрне өйрәнәләр.

Шәһәр җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга милли-мәдәни автономияләр, үзешчән иҗат коллективлары, һәвәскәр берләшмәләр эшчәнлеге өчен шартларны яхшырту өчен Халыклар дуслыгы йортының сәхнә мәйданын киңәйтү планнары турында да әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин оешманың эшеннән канәгать булуын белдерде. "Туган телләрне һәм мәдәни-этник традицияләрне өйрәнү, үзара ышаныч һәм татулык атмосферасын ныгыту буенча сезнең эшегез соклану уята, - дип билгеләп үтте ул. - Татарстанда киләсе милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында мондый тәҗрибә барлык муниципалитетларда да мөһим».

Бүген Түбән Камада шәһәр һәм районның мәдәни тормышы өчен мөһим вакыйга булды: элеккеге «Җәлил» кинотеатры бинасын капиталь ремонтлаганнан соң биредә шул ук исемдәге театр комплексы ачылды. Әлеге мәдәни комплекста Түбән Каманың яшь тамашачы театры эшләячәк.

Фәрит Мөхәммәтшин түбәнкамалыларны республика җитәкчелеге исеменнән күптән көтелгән вакыйга белән котлады, шәһәрнең бай мәдәни һәм театр традицияләре барлыгын билгеләп үтте. "Яңартылган заманча театр бинасын ачу беркемне дә битараф калдыра алмый, – диде ул. – Бу – шәһәр күләмендә генә түгел, республика күләмендә зур  вакыйга. Узып баручы ел безнең республика өчен күп кенә игелекле эшләр белән билгеләнде. Түбән Камада яңа мәдәният учагы барлыкка килү бик зур рухи, тәрбияви әһәмияткә ия. Бу шәһәрдә барлык милләт кешеләренең иҗади рухы беркайда булмаганча ачык күренә. Мин шәһәр җитәкчелегенә, республиканың мәдәният министрлыгына, барлык төзүчеләргә һәм проект ясаучыларга, артистларга һәм тамашачыларга түбәнкамалыларның күпьеллык хыялын тормышка ашырулары өчен рәхмәтлемен. Татарстан сәнәгатенең иң мөһим кластерларының берсе булган Түбән Кама үзенең мәдәни казанышлары белән дә зур хөрмәткә лаек. Бу уңышларда, һичшиксез, театр, мәдәният йортлары, клублар, музейлар, китапханәчеләр, педагогларның өлешләре зур. Шуңа күрә ышаныч белән әйтә алам, бу мәдәни үзәктә  тормыш иртәдән кичкә кадәр кайнап торачак! Безнең барлык казанышларыбыз – шәһәр халкының һәм авыл хезмәтчәннәренең армый-талмый хезмәт итүе нәтиҗәсе. Киләсе елда мондый якты вакыйгалар күбрәк булсын иде!»

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин чарада катнашучыларны бу елның төп мәдәни вакыйгасы белән котлады һәм «Җәлил» театр комплексы түбәнкамалыларның иҗади потенциалын тулырак ачарга ярдәм итәчәк дигән ышаныч белдерде.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Түбән Каманың яшь тамашачы театры җитәкчелегенә, ветераннарына һәм яшь артистларына һәм тамашачыларга иҗади уңышлар һәм яңа мәдәни проектлар, театр фестивальләрендә җиңүләр теләде.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин республика җитәкчелегенә Яңа елга искиткеч бүләк ясаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм түбәнкамалыларның киләчәктә дә Татарстанның икътисади һәм мәдәни потенциалын үстерүгә лаеклы өлеш кертүләренә ышаныч белдерде.

2022 елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда дүрт зур проект гамәлгә ашырылды: Чаллыда «Мастеровые» драма театры, Алабугада һәм Яшел Үзәндә мәдәни үсеш үзәкләре, Түбән Камада Яшь тамашачылар театры бинасы.

2012 елдан республика программасы кысаларында барлыгы 3,4 млрд. сумга 325 авылда мәдәният йортлары төзелгән. 2015 елдан 2,56 млрд. сумга 265 объект ремонтланган. 2022 елда барлыгы 300 млн. сумга 7 мәдәни объектка капиталь ремонт төгәлләнеп килә.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading