16+

«Гөмбә ашап, еш кына бөтен гаиләләре белән агуланалар»

Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина гөмбә җыйганда үзең таный торганнарын гына җыярга кирәклеген ассызыклый.

«Гөмбә ашап, еш кына бөтен гаиләләре белән агуланалар»

Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина гөмбә җыйганда үзең таный торганнарын гына җыярга кирәклеген ассызыклый.

«Баланың хәле авыр дип бәяләнә»

Гөмбә сезонында, кызганычка, агуланучылар да юк түгел. Еш кына бөтен гаиләләре белән. «Күптән түгел генә булган вакыйга да шуны күрсәтә. Өч кешедән торган тулы бер гаилә хастаханәгә эләкте. Алар майлы һәм ал гөмбәләр җыйганнар, ләкин алар арасында ялгыш кына җыелган агулы гөмбә дә булган. Бер пациентның хәле тотрыкланды, аны реанимациядән бүлеккә күчерделәр.

Икенчесенең хәле авыр, әмма тотрыклы, ул реанимация бүлегендә ята. Баланың хәле авыр дип бәяләнә. Ул Балалар республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә. Гаиләгә медицина ярдәме күрсәтелә», — дип сөйләде 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агуланулар бүлеге мөдире, Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

Грибы.Фото: ТИ

«Күп итеп су эчегез»

Белгеч сүзләренчә, агулану очракларында беренче ярдәм, һичшиксез, якын арада табибка мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга кирәк.

«Ярдәм килгән арада, ашказанын мөстәкыйль юдырып карагыз: күп итеп су эчегез, без бераз тозлырак су эчәргә кушабыз һәм махсус рәвештә косарга тырышыгыз. Бу өй шартларында үзеңә ярдәм итү чарасы. Активлаштырылган күмер кулланырга бик үк киңәш итмибез, чөнки ул эчәклектә агуны озак „йота“. Иң яхшысы — тизрәк табибларга мөрәҗәгать итү», — ди баш токсиколог Алия Насыйбуллина.

Белгеч гөмбә җыйганда үзең таный торганнарын гына җыярга кирәклеген ассызыклый. «Шикләнәсең икән — җыйма», — ди ул. 2026 ел башыннан Татарстан хастаханәләренә гөмбә ашап агуланган 26 кешегә ярдәм күрсәтелгән.

Грибы. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading