16+

«Гөмбәчеләр тик ятмый, капчыклап җыялар»

2019 елдан бирле болай күп булганы булмаган.

«Гөмбәчеләр тик ятмый, капчыклап җыялар»

2019 елдан бирле болай күп булганы булмаган.

Яңгырга бай булды җәйнең икенче яртысы. Гөмбәчеләр дә тик ятмый, капчыклап җыялар. 

“Гөмбәче генә аңлый аны җыю рәхәтен”
Питрәч районы Татар Казысы авылыннан Илфат абый Газизов та гөмбәгә йөрергә ярата. 
    – 25 ел инде сезон ачылу белән гөмбәгә чыгып китәм. Авылыбызда Володя исемле рус милләтеннән булган бер абый яшәгән иде. Мәрхүм инде хәзер. Гөмбәләрне танырга ул өйрәтте. Гөмбә өзеп алган саен искә алам үзен. Үзебезнең авыл, күрше авыллар тирәсендә дә гөмбә урыннары җитәрлек. Гөмбә җыючы кеше аңлар мине, аны җыю үзе җан рәхәте бит. Сөйләшә-сөйләшә җыям аларны. Сыйныфташым Заһертдин белән телефоннан сөйләшеп, киңәшләшеп тә җыябыз әле. Электән йөк машинасында эшләгәч, гөмбә урыннарын яхшы беләм. Яшьрәк чакта да, урып-җыю вакытларында комбайнның бункеры тулганчы, машинамнан сикереп төшеп, бер-ике чиләк җыеп ала идем. Аннары комбайнерларны да сыйлый идем. Быел гөмбә аеруча да мул. 2019 елдан бирле болай күп булганы юк иде, ؘ – ди ул.

Илфат абый күбрәк каен, усак гөмбәсен, майлы гөмбә җыя. Гөмбәдән кайткач, тормыш иптәше, балаларым белән чистартып, юып, пешереп, пакетларга тутырып катырып куялар, маринадлыйлар. 

– Суган белән табада кыздырып ашау гына да ни тора! Гел кибет ризыкларын ашауга кайтып барган заманда табигый ризыкларга өстенлек бирү кирәк дип уйлыйм. Гөмбә файдалы да, тәмле дә. Кайбер кеше, агулы гөмбә эләгер дип курыкмыйсыңмы, дип сорый. Белмәгән, танымаган гөмбәне алмыйсың инде. Таныш булганнарын гына җыеп тутырасың. Әле быел оныгым Әмирне дә ияртеп йөрим, ул да гөмбә төрләрен өйрәнеп бетте, бергә җыябыз, – ди әңгәмәдәшем.  
Бакча башына каеннар утырткан булган. Шулар төбенә бераз гөмбә таратып чыга икән. Аллаһ боерса, анда да гөмбә җирләре булыр. Олыгайган көндә шунда гына менеп, чиләкләрне тутырып төшәргә исәп, дип көлә Илфат абый. 

“Алайса үзегез барып җыегыз”
Гөмбәгә йөрмәүчеләргә аны сатып кына алырга кала. Бу көннәрдә базарда да күп гөмбә сатучылар. Кукмарадан Тәнзилә апа да, гөмбә чорында өйдә торганыбыз юк, ди. Ире белән күп итеп җыеп кайтып, Колхоз базарына сатарга киләләр. 

– Гөмбәне гомер буе җыябыз. Бабаем төньякта вахта белән эшләгән. Шуннан өйрәнеп кайткан. Язын кәҗә гөмбәсе җыюдан башлыйбыз, гөмбә сезоны беткәнче урманда йөрибез, – ди ул.   

Өч литрлы пластик чиләктәге гөреҗдә гөмбәсе 400 сум, унбер литрлысы – 1 000 сум. Майлы гөмбәне дә шул ук бәягә саткан. Аларны тиз алып бетергәннәр. 
Сатып алучылар арасында кыйммәтсенгәннәре дә бар. Кыйбат икән, дип китеп баручы артыннан Тәнзилә апа, алайса үзегез барып җыясыз инде, дип калды. Икенче бер хатын аның үзен яклап чыкты, урманга барып җыйган, Казанга алып килеп, көне буе басып тора, бензинына акча кирәк, рәхмәт җыеп китергәннәренә, ди.      

Чувашиядән килгән ир-ат ак гөмбә сата. Ярты килограммы – 250 сум. Кыйммәтсенерләр дип уйлап, ахры, узган ел да шул бәядән саттым, дип өстәп куйды. Үзе ак гөмбә генә җыя икән, иң тәмлесе һәм туклыклысы ди, ышандырыр өчен, иртән шул гөмбәне ашап чыгып киттем, көне буе мин тук, ди.    
Яшенле яңгырдан соң әтәч гөмбәсе чыга

Мари Эльдан килгән бер ханым подгруздок сата. Гөмбәче булмагач, аларны бик аермыйм. Гөреҗдәме, ягъни груздьмы дип сорыйм, ул, юк, подгруздки, ди. Базардан кайткач, интернетны ачып караган идем, анда икесе ике төрле, дип язалар. Тышкы кыяфәтләре белән охшаш, әмма аермалыклары бар икән. Күпме эзләсәм дә, татарчасын таа алмадым. Аннары сатучы кат-кат, бу гөмбә тозларга гына, кыздырырга түгел. дип кисәтте. Тозлаганда аякларын алып кына атарга кушты. 

Римма исемле хатын да Мари Эльдан булып чыкты. Кичтән барып, биш кеше өч сәгать эчендә ун тартма җыеп кайттык, гөмбә быел күп, ди. Усак гөмбәсенең килограммын 350 сумга сата, чистартылган майлы гөмбә дә 350 сум. Дуңгыз гөмбәсе – 200 сум. Бу гөмбәдән уылдык ясасаң тәмле, ди. Әмма башта ике кат пешереп алырга кирәклеген искәртте. Майлы гөмбә белән усак гөмбәсен яхшылап юып чистартып кыздыру да җитә, ди. 

Тәҗрибәле гөмбәченең үз сынамышлары да бар. Күпме тапкыр сынап карадык, һава торышы озак вакыт коры торып, яшенле яңгыр явып китсә, әтәч гөмбәсе чыга, ди ул. Быел гөмбә күп булуын да әйтә. Иң күп гөмбәне исә 2012 елда җыйганнар. 

– Ике сәгать эчендә багажнигыбыз ак гөмбә белән тулган иде. Соңгы елларда җәйләр коры килә, алай күп итеп җыйганыбыз юк. Ә быел гөмбә күп булырга тиеш, – ди Римма.


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading