16+

Һәр йортта көтеп алынган кунак ул

Һәркемнең үзеннән соң исемен зурлап искә алырлык, халыкның күңеленә кереп калырлык күркәм гамәлләре булырга тиештер ул.

Һәр йортта көтеп алынган кунак ул

Һәркемнең үзеннән соң исемен зурлап искә алырлык, халыкның күңеленә кереп калырлык күркәм гамәлләре булырга тиештер ул.

Әлеге гамәлнең китап чыгару, мохтаҗларга хәер-сәдака өләшү, җыр язу кебек биниһая чыгымлы булуы да мөһим түгел. Тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшеп, бар күңелеңне салып, җиренә җиткереп  башкарылуы да бик җиткән.

Рәшидә Нәбиулла кызы Мирзина әнә шундыйлардан. Юк, ул китаплар чыгарып, җырлар иҗат итеп, мохтаҗларга дистәләгән мең сум хәер өләшеп, үзенең исемен данлаган, андый  гамәлләре белән танылган кеше түгел. Үзенең көләч һәм ачык йөзле, ярдәмчел булуы, өлкәннәргә генә түгел, үз биләмәсендә булган һәрбер кешегә шатлык һәм елмаю бүләк итеп, авылдашларының хөрмәтен һәм ихтирамын казанган кешеләрнең берсе ул. Эше тынгысыз, ялсыз - бәйрәмнәрсез булса да, 39 ел гомерен хат ташуга багышлаган Рәшидә Нәбиулла кызы. Көн саен диярлек килгән газета-журналларны, пенсия-субсидияләрне яңгыры-карына карамый ияләренә вакытында ирештерергә тырышкан, үз эшенә гомере буе тугры калган Рәшидә апага сокланмый мөмкин түгел. Ерактан ук елмаеп исәнләшер, хәлләреңне сорашыр, кыскача гына яңа килгән матбугатның эчтәлеген бәян итәр үзе.

1962 елның 24 нче маенда Чирмешән авылында Нәбиулла белән Сабираның бәхетләрен тулыландырып, беренче бала булып дөньяга килгән Рәшидә бик яшьли тормышка чыга. 1979 елда унынчы сыйныфны тәмамлап, колхозга сыер савучы булып эшкә кергән чем-кара чәчле, шомырттай кара күзле, эшкә батыр һәм чибәр Рәшидәгә күрше Түбән Ырга авылы егете Гайсәнең күзе төшә. 6 ай очрашып йөргәннән соң, Гайсә Рәшидәне ат арбасына утыртып урлап алып кайта. Кайнана-кайнаталы, әле башлы-күзле булмаган ике кайнеш яшәгән йортка килен булып төшә Рәшидә апа.1980 елда Илгизен, 1982 дә Рәзиләсен, 1990 елда Илзидәсен таба.

Җирне, туган якны, гомумән, авыл тормышын яраткан Рәшидә белән Гайсә Мирзиннар 1984 елда Корноуховога күченеп киләләр. Совхозның гөрләп торган чаклары. Гайсә трактор йөртә, ә Рәшидә почтага эшкә урнаша. Ул көннәрдән соң 40 елга якын гомер искән җилдәй узып та киткән. Инде гаилә коруларына да быел 44 ел була икән. Өч баланы укытып, кеше итеп, бүгенгесе көндә шул балаларның, оныкларның барлыгына, уңышларына куанып, һәр нәрсәдән ямь, эшеннән тәм табып әкрен генә гомер көзенә атлый Рәшидә апа.

Балалары да кеше арасында ким-хур булмыйча, тормышта үз урыннарын табып, әти-әниләрен сөендереп яшиләр. Уллары Илгиз Севастопольдә хәрби флотта хезмәт итә, олы кызы Рәзилә авылда төпләнеп яши, ә кечеләре Илзидә Чистай районының Яуширмә авылында гомер итә. 

-Эшемнән, тормышымнан зарланмыйм, Аллага шөкер. Тулы гаиләм, мине хөрмәт иткән хезмәттәшләрем, килүемне зарыгып көтеп торучы яраткан авылдашларым бар, - диеп, тормышына шөкерана кыла ул.

Рәшидә Нәбиулла кызы һәрьяктан да бәхетле кеше. Иренә сөекле хатын, балаларына кадерле әни, оныкларына яраткан Дәү әни, өч сеңлесенә, энесенә үрнәк апа, хезмәттәшләре өчен яхшы һәм тугры дус, хезмәткәр, һәр йортта көтеп алынган кунак ул. Алай гына да түгел, авылыбызның йөзек кашы булган Рәшидә апа иң актив һәм сәләтле үзешчәннәребезнең берсе. Мәдәният йортында үткәрелүче зур күңел ачу чаралары аннан башка узмый. Аның моңлы итеп җырлавын, көлкеле рольләрне күңелгә үтерлек итеп башкарган чыгышларын һәрчак көтеп ала тамашачы. 

Һичкайчан юк, дия белмәс, беркемнең дә гозерен аяк астына салып таптамас, тырыш, киң күңелле, шул ук вакытта тыйнак та була белгән мөхтәрәм авылдашларыбызның берсе дә әле ул. Авылда яше-карты аны яратып “Почтальон Рәшидәкәй” диеп йөртә. Авылдашларына бәхет, көтеп алган шатлык мизгелләре өләшеп йөргән Рәшидә Нәбиулла кызының исемен нәкъ менә шушы изге гамәле мәңгеләштерер кебек. Көн саен иңенә сумкасын асып, кәс-кәс атлап, ару-талуны белми авыл урамнарын иңли ул. Рәхәтлек һәм җан тынычлыгын эшендә таба. 

Рәшидә апабызга Ходай хәерле гомерләр насыйп итеп, тагын бик күп еллар яраткан эшеннән тәм табып яшәргә язса иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading