16+

Ялгызларны бәхетле итүче алар

Социаль хезмәткәр белән үткәргән вакыт аралыгында бу һөнәр ияләренә карата соклану хисе уянды

Ялгызларны бәхетле итүче алар

Социаль хезмәткәр белән үткәргән вакыт аралыгында бу һөнәр ияләренә карата соклану хисе уянды

Көз иде. Шул көзге көннәрнең берсендә гомер көзенә җиткәннәр белән очраштык. Аларның тормышына җылылык өстәүче, изге җанлы һөнәр ияләре бар. Көнебезне социаль хезмәткәрләр белән үткәрдек. 

Иртәнге сәгать 9. Метро станциясе янында ачык йөзле социаль хезмәткәр мине көтеп тора иде инде. Людмила Матвеева бу эштә 13 ел хезмәт куя. Көн саен ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларның хәлен белешә. Ә бит ул эшкә очраклы рәвештә генә урнашкан булган. 

– Өстәмә керем булсын әле, дип эшләп карадым. Башта кибеттә сату белән бергә алып бардым. Атналар буе эштә булдым. Гаиләмә игътибар бирергә вакыт калмады. Кибеттән китәргә карар кылдым. Үзем дә сизмәдем бу эшкә бөтен күңелем белән бирелдем, – дип сөйләде ул.

Күп фатирлы биек йортка килеп җиттек. Людмила ханымның йортка керергә ачкычы бар иде. Минем сорау тулы күзләргә карагач: “Бу йортта яшәүче әби йөри алмый”, – дип җавап бирде. 9нчы катка менеп җиттек.
– Анна Ивановна, мин килдем! – дип эндәште Людмила ханым. Караңгы бүлмәдә урын өстендә ятучы кеше күренде. Өс-киемнәрне салдык та түргә уздык. Безнең сөйләшүләрне ишеткән әби дә татлы йокысыннан уянып китте. Сызланган тавышлар чыгарып, калтырап, утырырга тырышты. Ятак янында урындык кебек махсус ясалган бәдрәф, кечкенә генә тумба тора. Аз гына читтә – коляска. Аның эченә кирәк-яраклар урнашкан. Күрәсең, Анна Ивановна бу колясканы күптән кулланмый.

Ыңгырашу тавышы артканнан-арта барды:
– Ни булды, Анна Ивановна? Хәлең ничек? –- диде Людмила ханым. Әбигә шушы сүзләрне генә ишетергә кирәк булган. Аның күзеннән эре-эре күз яшьләре тамды. Ул Людмила ханымга нәрсәдер аңлата башлады. Мин Анна Ивановнаның сүзләрен аңлап бетерә алмадым. Туксанны узып киткән карчыкның авыруы сөйләшүенә дә тәэсир иткән. Людмила ханым, Анна Ивановнаны юатырга кереште. Аңлап алдык – Анна Ивановна тезен авырттырган икән. Ул сабый бала кебек, кешенең назын, жәлләвен генә көтеп тора. Ә Людмила ханым аны сүзсез дә аңлый.

 Әби кеше су эчте һәм әкрен генә тынычланды. Шул арада социаль хезмәткәр фатирның идәннәрен юып чыгарды һәм карчыкка юынырга булышты. 
– Анна Ивановна булдыра. Паркинсон авыруы (тәннең бертуктаусыз селкенүе – Ред.) булса да, куллары белән эшләргә тырыша. Карале гел шешенеп беткәнсең, – диде дә башыннан сыйпап куйды. 

Людмила ханым ашарга әзерли башлады. Җәһәт кенә әңгәмә кордык.
– Социаль хезмәткәрләр ярдәмгә мохтаҗлар турында ничек белә?
– Кемдер үзе социаль яклауга шалтырата, кемнеңдер якыннары хәбәр бирә. Без гел сораштырулар үткәреп торабыз. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын шул вакытта да ачыклыйбыз.

– Социаль хезмәткәрләрнең эше җиңел түгел. Арытамы?
– Арыган вакытлар була инде. Һәр кешенең үз холкы. Аңа яраклашырга, уртак тел табарга кирәк. Барлык адәм балалары да бер төсле түгел шул. Пычрак фатирларга килеп, үз йортыбызга кандалалар алып кайткан да булды. Күргәннәрне сөйли башласаң, китап язарлык җыелачак. Кайбер әби-бабайларны бигрәк кызганыч. Балалары булып та, социаль хезмәткәрләр кулына калалар. Бик яхшы гына әби бар иде. Улы төрмәдә утырган, начар гадәтләре бар. Ул фатирга килергә куркыныч булды. Ә бит нишлисең, әби-бабайларны ярдәмсез калдырырга ярамый. Еш кына карчыклар егылалар. Аларны күтәрергә дә көч кирәк. 

– Социаль хезмәткәрләр җитәрлекме?
– Яшьләр бер-ике ай эшли дә китә. Бик азлары гына кала. Социаль хезмәткәр булу өчен бернинди эштән дә чирканмау шарт. Бу фатир чиста әле. Ә кайбер йортларда авыр ис булгалый. Һәрвакыт белемнәрне тулыландырып торырга, кешеләрне яратырга кирәк. 
Әби-бабайларның йорт буенча көндәлек эшләрен башкарудан тыш, социаль хезмәткәрләр бер папка кәгазь дә тутыра. Моңа өстәп, планшетка да билгеләп барырга кирәк.  

Людмила ханым, ризыкны әзерләп бетерде. Анна Ивановнаның да кәефе күтәрелгән кебек тоелды. Социаль хезмәткәр калтырап утырган карчыкны калаклап ашатты. Әбинең күзләре ачылып китте. Ул сүзсез генә бер караш белән Людмила ханымга рәхмәт әйтте. Бу күренешне күзәтеп, уйларга бирелдем. Икенче бүлмәгә чыгып, сүзсез калдым. 

Анна Ивановнаның бер якын кешесе дә юк. Ире белән ул нибары 10 ел гына яшәгән. Ә улы 23 яшендә вафат булган. Аның абый-апалары да күптән гүр ияләре икән инде. 

– Бөтен кешегә дә бәхетле тормыш бирелми. Ачлык-ялангачлык. Улым, балакаем, армиядән кайткан иде генә, китеп тә барды... Менә шундый минем тормыш, – дип елый-елый кабатлады карчык.

Людмила ханым, эшләрен тәмамлады. Кич белән ул янәдән Анна Ивановна янына киләчәк. Автобуска утырып, икенче әби янына кузгалдык. Аңа дарулар алып кердек. Бу юлы ишекне ак яулыклы, кызыл күлмәкле Ләбибә апа ачты. Аны күргәч, кәефләр күтәрелеп китте. “Көткән кунакларым килеп җитте. Әйдәгез узыгыз”, – дип эндәште ул. Таягына таянып акрын гына ишеккә таба бара башлады. Ләбибә ханымның кан басымы югары иде. Ул да Людмила ханымны шатланып кабул итте. Хәле яхшы булмаса да, шаяртып сөйләшергә дә көч таба. Ә бит Ләбибә Зариповнаны да тормыш сынаган. 

– Эш булмагач, ир-атлар белән трамвай астына төшеп эшләдем. Куркып тормадым. Кондуктор, маляр, эшләмәгән һөнәр калмады. Үзем дә бик әшәке идем (көлә). Тормыш нык булырга өйрәтте. Әти-әниләрем исән булса да, Казанга киткәндә: “Юлга акчаң бармы?” – дип тә сорамадылар. Эшләгән акчаны әти алды. Өйдә идән дә юа алмадым: “Эшең беттеме әллә?” – дип кычкырып, сугып җыга иде. Ирем белән бәхетле була алмадым. Начар гадәтләре күп булды. Миңа бер тиен акчасын да күрсәтмәде. Пешергәнемне ашап, кәеф-сафа корды. Фатирымнан куып чыгарасы идем. Китми, китми бит, балакаем. Шулар йөрәкне бетерде инде. Ун ай йөкле булдым. Балам булды. 39 көн хастаханәдә яттым. Балам үлгәнче, операция ясамадылар. Кан басымы югары булгач, миңа башка бала тапмаска куштылар. Габдулланы җирләдекдек. Улыма кабер ташы ясаттык. Зиратта улымның кабере урынына икенче кешене җирләп куйганнар. Баламның каберен дә югалттык, – дип сөйләде Ләбибә ханым. 

Аның шәһәрдә якын туганнары да юк. Ярый әле Ләбибә ханым үзе бу тормышның сынауларына бирешмәгән. Күңел көрлеген югалтмаган. 
– Эшкә килү – көндәлек тормыш сабаклары алу төсле. Дөресен генә әйткәндә, үземнең картлык турында да социаль хезмәткәр булгач кына уйлана башладым. Без дөнья куабыз, каядыр ашыгабыз. Якыннарыбызга игътибар бирмибез. Картлык һәркемгә килә, – диде Людмила ханым.
Социаль хезмәткәр эшен һәркем башкара алмый. Бу – олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр хезмәте. Күпме ялгызларны бәхетле итә бит алар. Әбиләрнең тарихларын ишеткәч, үзем дә чананы җәйдән әзерләргә кирәклегенә инандым. Бүген кояшлы җәй, буранлы кыш, шау чәчәкле яз. Ә иртәгә көз. Гомер көзе...
 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading