16+

Яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда акчаны ничек янга калдырырга?

Азык-төлеккә бәяләр күп факторларга бәйле: уңыш күләме, инфляция дәрәҗәсе, доллар курсы, бензин бәясе...

Яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда акчаны ничек янга калдырырга?

Азык-төлеккә бәяләр күп факторларга бәйле: уңыш күләме, инфляция дәрәҗәсе, доллар курсы, бензин бәясе...

Ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр факторын шулай ук беркем дә гамәлдән чыгармый.

Җиләк-җимеш, яшелчәләргә бәяләр ел вакытына да бәйле. Җәй азагы-көз башында яшелчәләр арзан, ә җиләк-җимеш бәясе җәй башыннан төшә башлый. Кыш азагында һәм язның беренче айларында барысы да кыйммәтләнә: былтыргы запаслар инде ашалган диярлек, яңасы әлегә юк.

Росстат мәгълүматлары буенча, март аенда яшеллек, кишер, помидор, кыярга бәяләр бигрәк тә арта. Груша кыйбатлана. Бананда да бәяләр үсеше сизелә. Алма, кышкысы белән чагыштырганда, бераз кыйбатрак була. Россиянең күп төбәкләрендә бары тик чит ил товарлары гына сатыла. Әмма бу файдалы продуктлардан баш тарту өчен сәбәп түгел!

Яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда акчаны ничек янга калдырырга?

- Туңдырылганны алыгыз. Катырылган яшелчәләрдә бернинди куркыныч та юк. Анда барлык витаминнарны да сакланган. Ә сезоны үткәч чит илдән кайтарылганнарыннан файдалырак та әле.

- Менюны планлаштырыгыз. Яз көне барлык җимешләр дә кибет киштәсенә идеаль хәлдә килми. Сезнең өегездә озаграк кулланылмыйча торсалар – чүп чиләгенә генә китәрләр.

- Фасовкадагы продуктлар сатып алудан баш тартыгыз. Аның уртасында барыбер бозыла башлаганны табыла. Һәм ул сезнең бөтен сетканы бозачак.
- Юылган яшелчәләрне сатып алмагыз. Беренчедән, алар “пычрак” күршеләреннән кыйммәтрәк. Икенчедән, алар тизрәк бозыла. Өченчедән, сатучылар бары тик куркынычсыз юу чараларын гына кулланырга тиеш, моны берничек тә контрольдә тотып булмый. Өйдә сез аны барыбер юачаксыз бит.

- Тәрәзә төбендә үз яшелчәләрегезне үстерегез. Ике савытта яшеллек, базилик, розмарин, өч куак черри помидоры, кыяр... – матур да, хуш исле дә, урынны да күп алмый.

- Базарда сатып аласыз икән, эш көннәрендә ябылыр алдыннан килергә тырышыгыз. Гадәттә, бу вакытта сатучылар ташлама ясыйлар. Ял көннәрендә иртән халык күп булачак, димәк, барысы да кыйбатрак та. Тик пакетка нәрсә салганнарын игътибар белән тикшерегез - бозыла башлаганы эләкмәсен.

Файдалы уңышны ничек саклап калырга?

Язын яшелчә һәм җиләк-җимешләр сатып алганда акчаны янга калдыру өчен иң яхшысы – бу хакта җәй азагында яки көз көне уйлау. Саклауның берничә бик яхшы ысулы бар.

Туңдырып кую. Бу ысул күп кенә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өчен туры килә. Ул витаминнарны 90% ка кадәр сакларга мөмкинлек бирә. Әүвәл азык-төлекне юарга, киптерергә, кирәк булганча кисәргә һәм пакетларга яки контейнерларга тутырырга кирәк. Кайбер яшелчәләрне алдан турап туңдыру яхшырак.
Киптерү. Соңгы елларда бу бик популяр. Витаминнарны бик яхшы саклана. Моның өчен электр киптерү җайланмаларын куллану уңайлырак. Киптерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне куллану алдыннан дым запасын торгызу өчен, суда чылатып алу яхшырак.

Консервлаштыру. Иң популяр вариант. Консервация яшелчәләрне озак вакытка сакларга мөмкинлек бирә. Бер генә проблема бар: мондый ысул витаминнарны аз саклый һәм бик тозлы. Иң кулай вариант – алардан соус ясау.

Ризыкларыгыз бозылмасын, үзегездә булса, тагын да әйбәт!

Лилия Яфизова
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading