16+

Яу кырыннан 42 яралыны берүзе алып чыккан

«Дөреслек кайда – җиңү шунда. Без һичшиксез җиңәчәкбез!», - ди бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче Андрей Белов.

Яу кырыннан 42 яралыны берүзе алып чыккан

«Дөреслек кайда – җиңү шунда. Без һичшиксез җиңәчәкбез!», - ди бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче Андрей Белов.

Һөнәре буенча ул фельдшер. 1979 елда Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә туган. 1999 елда Яшел Үзән медицина көллиятен тәмамлагач, егерме яшьлек егет Медицина университетына укырга керергә Казанга юл ала. Керә дә ул, тик гаиләдә килеп чыккан кайбер сәбәпләр аркасында уку йортыннан китәргә мәҗбүр була. Туган төбәге Васильевода ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булып эшкә урнаша. 

- Украинада махсус хәрби операция башлану белән телевидениедан яңалыкларны даими күзәтеп тордым. Мобилизация башланган беренче көнне үк мин шунда булырга тиеш дип уйладым. Хәрбиләргә ярдәм итү минем төп бурычым икәнен аңладым. Ике дә уйламыйча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иттем. «Әлегә профессиональ хезмәтләрегезгә мохтаҗлык юк, әмма игътибарга алырбыз», дип мине кайтарып җибәрделәр. Аннары ярты елдан соң хәрби комиссариатка яңадан бардым. Ул вакытта урта звено медикларына ихтыяҗ булуы ачыкланды. Узган елның 25 августында махсус хәрби операциягә киттем», - дип искә ала Адрей. 

Ир батыр йөрәкле булса да, гаиләсе, әнисе, хатыны аның бу карарын авыр кабул итә, билгеле. «Бер ел вакыт узса да, ияләшә алмыйбыз. Һәр көн, һәр сәгать, минут аның һәм андагы егетләр өчен ут йотабыз, борчылабыз. Тиздән барысы да яхшы булыр дигән өмет-ышаныч безгә көч бирә. Гаилә дусларыбыз, хезмәттәшләре һәрвакыт безгә ярдәм итәргә әзер», – дип рәхмәтләрен җиткерә хатыны Гүзәл Белова.

Андрей белән Гүзәл өч малай үстерә. Иң олысы Давид шулай ук медицина юлыннан китәргә уйлый. Уртанчысы Андрей 6 сыйныфны тәмамласа, өченчесе Тимур әле балалар бакчасына гына йөри. «Улларыбызны ата-анага, өлкәннәргә генә түгел, Ватаныбызга карата мәхәббәт рухында тәрбиялибез. Хәзер һәм киләчәктә, кайда гына булсалар да, илебезнең лаеклы шәхесләре булсыннар!» - ди Гүзәл. 

Гүзәл дә ире кебек үк, Яшел Үзән медицина көллиятен тәмамлап, бүгенге көндә Васильево бистәсендә стоматология поликлиникасында өлкән шәфкать туташы булып эшли. 

- Ул сугыш линиясендә булганда аның белән элемтә юк һәм бу бер ай дәвам итә ала. Мөмкинлек булу белән, беренче эш итеп йә шалтырата, йә яза. Бернинди элемтә булмаган чаклар – безнең өчен иң авыр мизгелләр. Андый вакытта әтиебез, андагы ирләр өчен дога кылабыз, - ди хатыны. 

Беренче вакытларда яу кырында авыр булуын яшерми Андрей. «Башта хәрбиләрнең ышанычын яулау җиңел булмады. Алгы сызыкта солдатлар үзләрен төрлечә тота. Яралангач үз гомерләрен сиңа ышанып тапшырырга да курка иделәр. Ләкин профессиональлегемне күреп, ышанычлары артты, хөрмәт яулый алдым, үзара дуслык барлыкка килде. Хәзер без бер йодрык - бертуганнар кебек бердәм», - ди солдатлар турында сорашкач. 42 яралыны яу кырыннан алып чыккан Андрей. Бу солдатлар, шөкер, барысы да исән-саулар икән.

- Штурм ротасы белән алга сафта булганда, ныгытылган пунктка килеп җитәрәк бер солдат нык яраланды. Җитмәсә, бер көн элек кенә үзенең туган абыйсын сугышта югалткан хәбәрне алган иде. Күз алдына китереп карагыз, абыйсын югалткан, яраланган... Шул җан, тән яраларыннан солдат комага китте. Бу иртәнге як иде. Ә яралы солдатларны караңгы төшкәч, төнлә белән генә эвакуацияләргә ярый. Растворлар тамызып, уколлар ясап, көн дәвамында аның янында булып, гомере өчен көрәшергә туры килде. Көн кичкә авышкач, солдатлар белән, поляк миномётлары, камикадзелары ут тоткан вакытта 3 чакрым чамасы араны 2 сәгать эчендә медицина ротасына носилкада күтәреп кайттык. Ул исән калды. Бер атнадан соң социаль төркем аша минем белән элемтәгә кереп, рәхмәтләрен әйтте, - дип искә ала Андрей. 

2024 елның март аенда отпуск ялына да кайткан булган Андрей. Ялга кайткач, улы үзе укыган мәктәпкә барып, укучылар алдында чыгыш ясавын сорагач, икеләнмичә ризалаша. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, Андрей Белов белән аралашкан. «Егетләр бигрәк тә кызыксынып тыңлады. Бәлки алар Ватаныбыз иминлеге, тынычлыгы өчен армиядә хезмәт иткәннән соң, карьераларын хәрби буларак дәвам итәрләр. Миндә беркайчан да «Монда нишләп йөрим инде. Нигә монда килдем икән» дигән сораулар, уй-фикерләр тумады. Димәк, мин дөрес юлда», – ди Андрей. 

 Фельдшер булып киткән Андрей, бүгенге көндә сержант дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм штурм ротасының эвакуация бүлеге командиры. Гаиләсе – балалары, хатыны, әнисе Андрейның җиңеп кайтуын түземсезлек белән көтә.

Руфия Мөхетдинова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading