Апас районының 12 мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты. Эш ике сменада алып барыла. Кичләрен 12шәр волонтер җыела.
- Челтәр үрү эше Казанның “Фронт кошчыгы” фонды белән берлектә эшләнелә. Үрелгән челтәрләр алар ярдәме белән төрле хәрби нокталарга барып ирешәчәк. Үрү өчен материаллар белән дә алар тәэмин итә, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Бу эш иң беренчеләрдән булып Иске Әнәле клубында башланып китте. Авылның мәдәният волонтерлары клубка җыелып, кичләрен изге эшкә багышлыйлар.
- Җитәкчебез Рөстәм Мингазиев маскировка челтәрләре үрү эшен башларга тәкъдим ясады. Без аны хуплап чыктык һәм материаллар булу белән эшкә алындык. Иң элек тактадан җайланмасын булдырдык, аңа сетканы тарттырып куйдык һәм эшкә керештек. Авылдашларга клубта волонтерлар оешмасы булдырылуын хәбәр иттек. Авылның өлкән апалары, уңган куллы агайлары “Ярдәм янәшә” акциясенә бик теләп кушылды. Айрат Сафин иганәчелегендә юка такталар булдырып, Хәлим Гыймадиев һәм Ринат Нурмөхәммәтов җайланманы ясап та куйдылар. Ясаган саен эшнең асылына төшенә барабыз. Игелекле акциядә махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әниләре, дәү әниләре дә катнаша, - ди Иске Әнәле клубы мөдире Альмирә Сәлахова
Маскировка челтәре пилотсыз камералардан, башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрне саклап кала ала. Ул табигатькә яраклашып үреләчәк.
- Тукымаларны кисәкләргә бүлеп, тасмаларны челтәргә бәйләп барабыз. Тасманың озынлыгы 20 сантиметрдан артмаска тиеш, киңлеге якынча 7 сантиметр. Хәзерге вакытта көз өчен челтәрләр әзерләнә – коңгырт һәм яшел төсләр кулланыла. Соңрак бары тик коңгырт тасмалардан гына үрәчәкбез, - ди волонтерлар Гөлсинә апа Гыймадиева һәм Дилә апа Сафина.
Эш ике сменада алып барыла. Кичләрен 12шәр волонтер җыела. Кич килә алмаганнар көндезләрен “Ярдәм янәшә” акциясенә кушыла.
Иске Әнәледә яшәүче Люзия апа Нуруллинаның ике оныгы махсус хәрби операциядә катнашкан. Фәнис бүгенге көндә яраланып туган якларыбызга кайткан, Ранис хезмәтен дәвам итә.
- Оныкларым да шул юлны узгач, бар йөрәгем белән ярдәм итәргә телим. Исән-сау булып, җиңеп кайтсыннар, хатыннары тол булмасын, балалары ятим үсмәсен дип, һәр тасманы бәйләгән саен теләк телибез, - ди Люзия апа.
Зөлфия апа Гыймадиеваның улы Динар да хәрби операциядә алган яралардан дәвалану уза. Хәрби егетнең әнисе тизрәк дөньялар тынычлансын, бер әнинең дә, бер баланың да күз яше түгелмәсен иде, дигән теләктә челтәр үрергә килгән.
- Балаларның тәне сызласа, әниләрнең йөрәкләре авырта. Читтә булганда да рәхәт булмады, хәзер дә кыен. Аллага шөкер, район ярдәм итеп тора. Күпме әйбер илттеләр. Алар балаларыбызга барып җитте. Авылдашлар җибәргән юрганнарны да алдылар. Без үргән маскировка челтәрләре дә барып җитәр дип уйлыйбыз. Әле җылы оекбашлар, дарулар да алдым, - ди Зөлфия апа.
Зөлфирә апа Фәсхетдинова да улы Алмазны 3 ай элек махсус хәрби операция зонасына озаткан.
- Үз теләге белән китте. Хәбәрләшеп торабыз. Улымнан көн дә бер хәбәр алмасам, кеше булып булмый. Җибәргән әйберләребез барып җитсен, балаларыбыз исән-сау кайтсыннар, - ди ул күз яшьләре аша.
Сәгыйдә апа Заһидуллина баласын читкә озату сагышы белән махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк очрашкан. Наил инде бер ел Ил иминлеге өчен көрәштә.
- Улым иң элек Чечняда кайнар нокталарда хезмәт итте. Аннан исән-сау кайтуына сөенеп яшәдек. Украина якларына үз теләге белән китте. Безнең Ватан бер генә, без аны сакларга тиеш, еламагыз, бер адым да артка чигенмәм, диде. Сөйләшеп торабыз. Гаиләсе, балалары янына тизрәк кайтуын көтәбез, - ди Сәгыйдә апа.
Иске Әнәленең “Фронт кошчыклары” тынгысыз кырмыскалардай гел хәрәкәттә. Изге догаларын кылып, яшьлек җырларын искә алып, күңелле хатирәләрен уртаклашып, игелекле эш башкаралар. Мәдәният волонтерларының челтәрләре дә күзгә күренеп арта, үзләре дә игелекле гамәлләреннән канәгать алар.
Авылда тагын бер матур гадәт яши: нинди генә чара уздырсалар да, махсус хәрби операция зонасыннан “әйләнеп кайткан” Апас флагы кулларыннан төшми. Аларга егетләр теләкләрен, исемнәрен, туган авылларын язган. Маскировка челтәре үргәндә дә флаг янәшәләрендә, гүя Аналарның уллары күзәтеп тора да, әниләр балаларының сулышын тоя. Әнәлелеләр батыр, кыю егетләрен нәкъ шушы флагны тотып каршы алачак та.
Ләйлә Шиһабиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар