Узган атнада Казанның кайбер мәктәпләрендә укучылар күпләп авырды. Хәтта сыйныфы-сыйныфы белән авыручылар да бар иде, дигән хәбәр килеп иреште редакциябезгә. Күпчелеге тән температурасы күтәрелүдән, эч китүдән, күңел болгану, косу һәм хәлсезлектән зарланган.
– Чәршәмбе көнне кызым хәлсезлектән, күңеле болганудан зарлангач, дәресләрдән барып алырга туры килде. Кичкә температурасы да күтәрелде. Алдагы көнне дә, аннан соң да сыйныфыбызда башка балалар да авырды. Күрше сыйныфта нибары сигез укучы гына килгән диделәр хәтта. Икенче көнне табибка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә «ротовирус» дигән диагноз куйды. Тик белешмәгә ОРВИ дип язды.
Мәктәптә балалар күп авырса да, белем бирү учреждениесен карантинга япмадылар. Бәлки карантинга яптырмасыннар өчен диагнозларны махсус шулай язганнардыр дигән шик туды бездә, – диде исемен әйтергә теләмәгән әни.
Әлеге сорау белән без Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгече – эпидемиолог Наталья Ивойловага мөрәҗәгать иттек.
– Диагнозларның шулай язылуына гаҗәпләнергә кирәкми. Ротовирус – ОРВИның бер төре ул. Аны клиник рәвештә берничек тә аерып булмый, бары тик анализлар тапшырып кына ачыкларга мөмкин. Авыру билгеләре охшаш, – диде табиб.
Уку-укыту учреждениеләрен карантинга ябу буенча Наталья Ивойлова менә нәрсә диде: «Мәктәптә «ротовирус» диагнозы куелган укучылар күп булса да, карантин кертелми. Ул тәүлек буе эшли торган, мәсәлән, интернатларда гына игълан ителә. Бу эшне Роспотребнадзор башкара һәм карантин гадәттә җиде көн дәвам итә».
Наталья Ивойлова әйтүенчә, иммунитетны күтәрүгә игътибарны җәй көне бирергә кирәк.
– Көзен-кышын авыруларга тиз бирешмәс өчен, җәй көне күбрәк саф һавада йөрергә, су коенырга, бакчада үскән җиләк-җимешләр ашарга кирәк. Хәзер инде иммунитетны берничек тә күтәреп булмый, – диде ул.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар