16+

Ирада Әюпова: “Бүген иҗат кешеләрен тиешенчә бәяләмиләр”

Быел Татарстанда милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы игълан ителгән иде. Аның мәгънәсе нәрсәдә булды икән?

Ирада Әюпова: “Бүген иҗат кешеләрен  тиешенчә бәяләмиләр”

Быел Татарстанда милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы игълан ителгән иде. Аның мәгънәсе нәрсәдә булды икән?

Ни өчен татар җырчыларына “ТРның атказанган артисты” исемен өләшәләр, республкикадагы тагын кайсы объектны ЮНЕСКО исемлегенә кертергә була, татар театрына шәрә йөрү хасмы – бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова белән сөйләштек.
— Ирада Хафизҗановна, менә быел Татарстанда Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы узды. Аның мәгънәсе нәрсәдә иде соң? Концертлар һәм фестивальләр белән генә истә калдымы ул, яисә без аның берәр нәтиҗәсен күрергә тиешме?
— Бездә шундый төшенчә бар, ул кичектерлегән эффект дип атала. Мәдәнияттә нәтиҗә икенче көнгә үк була алмый, күпмедер вакыт узарга тиеш. Моны без гел истә тотарга тиеш.
Тикшеренүләргә карасак, яшьләр үзләрен ниндидер этник төркем, кавем яки милләт белән еш очракта бәйләмәскә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле, әмма аның төп факторын әйтеп узмыйча булмый. Без Советлар Союзы җимерелгәннән соң, мәдәният өлкәсендә идеологик тәрбия бирү системасын бетерә башладык, үзебезнең тамырларыбыздан читкә тайпылдык. Шулай да, кеше аңларга тиеш, ул җәмгыятьтән тулысы белән аерылып китә алмый, үзе турында “мин” дип сөйләсә дә, адәм баласы ниндидер кавем яисә милләт вәкиле булып тора. Ул аерым гаиләдә, аерым җирлектә, аерым һөнәр вәкилләре янында туган һәм үзен шуның белән бәйли. Әйтик, без әти-әнием шулар, менә шушы шәһәрдә яисә авылда тудым дип сөйлибез. Менә берникадәр тәҗрибә туплагач, әйләнә-тирә дөньяны күргәч, кеше үзен ниндидер милләт яки җәмәгатьчелек белән бәйли башлый. 
Балаларга “Син кем?” дип сорау бирсәң, алар күп очракта “Мин кыз яисә мин малай” дип, җавап бирә. Мин татар, мин урыс, мин Татарстанда яшим, мин Россия гражданины, мөселман яисә христианин дими, балалар үзләрен җенесе буенча кабул итә. 
Шуңа күрә дә, Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елының төп мәгънәсе булып, үзебезнең тамырларыбызны тану тора дип әйтсәк иң дөресе булыр. Кем без, каян килдек, безнең тарихибыз нниди, кайсы гореф-гадәтләребез бар – һәр кеше үзе өчен моны аңласа иде. 
Шушы үзаңны формалаштыруга күп кенә проектларыбыз багышланган. Шуларның берничәсен әйтеп китәсем килә. Беренчесе, “Татарстанның мәдәни башкаласы” дигән конкурс узды. Аның нигезендә, республикадагы һәр район Казанга килеп, үзләрендәге бөтен мәдәни байлыкны һәм мирасны, милли төрлелекне күрсәтте. Якташлар бер-берсе белән аралаша һәм дуслаша, җирлекнең потенциалын бөтен республикага күрсәтә – бик шәп формат бит инде. Без үзебез яшәгән авылыбыз, районыбыз һәм шәһәребез белән горурланырга тиеш. Миңа бик ошаган тагын бер проект – “Яңарыш: заманча укылыштагы эпос”. Борынгы Болгар шәһәрчегендә без мәдәнятебезне һәм йолаларыбызны театральләштерелгән тамаша аша күрсәтергә тырыштык. Яшьләр башта Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ын куйса, аннары Чыңгыз Айтматовның “Мәңгелек бураны”н тәкъдим итте. Шунда без тамырларыбызның никадәр тирән, тарихыбыз никадәр бай булуын аңладык. Тагын бер бик кирәкле проект – “Тархан” конкурсы. Мәктәп укучылары үз җирлекләренең, төрки халыкларының тарихын өйрәнә. Анда катнашкан һәр бала белән мин горурландым, чөнки алар шулкадәр акыллы һәм күпне беләләр. Дөресен генә әйткәндә, мондый ук дәрәҗәдә булыр дип уйламаган идем. 

— Димәк, бу концерт һәм фестивальләр генә түгел?
— Әлбәттә! Иң беренче, кешедә белем булырга тиеш. Әйе, генетик һәм мәдәни код ул бар, әмма үз тарихыңны, мәдәниятеңне, тарихыңны белү мөһим. Әгәр алар булмаса, мин ничек аңлы рәвештә яши алам? 

— Бүген Татарстандагы мәдәниятебез нинди халәттә соң? Сез министр буларак безгә караганда хәлне күбрәк беләсез бит инде. Алга таба үзегез очен приоритетлы юнәлешләрне билгелисезме?
— Беләсезме, мин хәзер бездә барысы да яхшы, миңа бөтен нәрсә дә ошый дисәм, миңа гариза язып, эштән китәсе генә кала. Бездә хаталар аз түгел. Әгәр алар булмаса, син алга таба бармыйсың дигән сүз. Хаталар өстендә эшләп, яңа үрләргә менәргә кирәк. Ә менә бүгенге көндә җәмгыятебезнең иң зур хатасы – иҗат һәм сәнгать кешеләрен тиешенчә бәяләмәү. Бу Татарстанга гына хас түгел, бөтен Россиядә шундыйрак вәзгыять күзәтелә. Без һәрьякта материаль нәрсәләр генә күрәбез, ә рухи байлык турында уйламыйбыз, аны арттыручыларны санга сукмыйбыз. Минемчә, бүген җәмгыять тарафыннан иң бәяләнми торган кешеләр – алар иҗат кешеләре. Аларга композиторлар, рәссамнар, язучылар, скульпторлар һәм башкалар керә. Дөрес, андыйларга бүген хөрмәт уянып килә, мин моңа нык сөенәм. 
Моңа дәүләт тарафыннан ярдәм генә булырга тиеш дигән сүз түгел. Әйтик, мин бүген оныгыма китаплар алдым. Бу минем сәнгатькә карата булган инвестицияләрем. Безгә кешедә мәдәни байлыкка ихтыяҗ тудыру мөһим. Иҗат кешеләре әйбәт яшәсен өчен, дәүләт халыкны билет алып, күргәзмә залына килүгә, китап сатып алуга, театрга баруга мотивация булдырырга тиеш. Сәләтне монетизацияләү өчен инструментлар күбрәк булсын иде. Менә шул очракта талантлы яшьләр республикабызда калырга тырышачак. Әлеге юнәлеш минем өчен иң проблемалылардан санала. Иҗат һәм сәнгать кешесе Татарстанда яшәп, үзен һәм гаиләсен туендырырлык дәрәҗәдә тормыш алып барырга тиеш. Алар да безнең кебек үк бит инде, алар да материаль якны кайгырта. Рәссам ач булырга тиеш дигән сүзләр бүген дөреслеккә туры килми. Менә беркөнне мин Филүс Каһиров концертында булдым. Безнең респубикада талантларны бәяли башлауларына сөенем туя алмый. Тиздән Эльмира Кәлимуллинаныкы булачак. Анда да халык тарафыннан ихтыяҗ зур булыр дип өметләнәм. Күптән түгел генә филармонияда Илһам Шакиров иҗатының заманча яңгыралышын үз эченә алган концерт узды, аны яшьләр куйды. Анда зал шыгрым тулы иде, тамашачы җырчыларны бик җылы кабул итте. Кайчандыр без Мәскәүдән чакыртылган артистка килә идек, ә хәзер шәһәрдәге зур чарага да халык үзебезнекеләрне тыңларга дип бара. Менә шуның өчен без бик сөенәбез, димәк кеше уяна башлады. Дәүләтнең иң зур эшләренең берсе – ул сәләтле кешеләрне үстерү. Бу юнәлештә министрлык зур адымнар ясый. Әйтик, үзебезнең интернет-радиобызны гамәлгә куячакбыз. Башка күп кенә сәнгать һәм иҗат өлкәсенә дә зур игътибар бирелә. Китап укуны пропагандалау ул язучыларга зур ярдәм, чөнки халык укымаса, аларның мәгънәсе калмаячак, җәмгыять тә түбәнгә тәгәрәячәк. 

— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов соңгы арада игътибарны традицион һөнәрчелеккә юнәлтте. Аларны бер урынга туплый торган үзәк элеккеге ЦУМ бинасында булачак дигән сүзләр дә таралды. Әлеге проект ничек гамәлгә ашырылачак? Сездә берәр нинди аңлау бармы?
— Бу бик. Килешәсездер, бүген туристлар өчен Казанда барып, үзебездә эшләнгән традицион һөнәрчелек продуктын алып була торган үзәк яки хаб юк. Бауманда сатыла торган Кытайда җитештерелгән сувенирлар белән аны бутарга кирәкми, ни дисәң дә, алар икесе ике төрле нәрсә. Рөстәм Нургалиевич фикеренчә, без үзебезнең гореф-гадәтләрне, безгә генә хас булган технологияләрне саклап калып, киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Болай да күп кенә һөнәрчелекне югалтып барабыз, шуларны кайтара алырлык осталарыбыз да калмады. Беренче очракта, әлеге үзәк ул үзебезнең һөнәрчелекне популярлаштыру урыны булачак, икенчедән, анда яшьләрне укыту системасы көйләнәчәк. Әле шунысына сөенәм, мин 15 ел элек мәдәният министрлыгына килгәндә, яшьләрдә  милли дизайн турында уйлану юк иде, ә хәзер без күрәбез, милли бизәкле сумка белән йөрүчеләр яисә кием киючеләр артканнан-артып бара. Кукмарадагы итек фабрикасы уңышлы гына эшли. Без хәзер шушы элеккеге технологияләрне куллануның яңа вариантларын эзлибез. Өченчедән, әлеге үзәк үзеңнең шөгылеңне бизнес буларак җәелдерергә мөмкинлек бирә торган урынга әверелер дип өметләнәбез. Тагын алда әйтеп кителгән сүзләргә әйләнеп кайтсак, сәнгать кешесе акча эшләргә тиеш бит әле ул. Халыкта да сыйфатлы милли әйберне сатып алу культурасы формалашса, әлеге юнәлеш үсеш алачак. Ясалма тукымадан заманча аппаратта тегелгән келәмне түгел, кул белән ничә көннәр буена эшләнгәнен алсын. Үзе ясап карасын, шунда ул аның кыйммәтен бәяләячәк. Һөнәрчелек әйберләрен масштаблы җитештерүгә дә салып була бит, күп очракта ул җирле халык өчен эшләнә. Әйе, туристлар килә, алар да сатып ала, әмма осталар мондагы кешеләр өчен тырыша. Иң мөһиме – без үзебез андый киемнәрне алырга, милли бизәкле аяк киемен киеп йөрергә тиеш. 

— Ә ничек әлеге һөнәрчелекне бүгенге көнгә туры китереп була? 200 ел элек булган нәрсәләрне хәзер киеп йөриячәкләрме?
— Безнең зур хатабыз – традицияләр үсми һәм үзгәрми дип уйлау. Һаман да гореф-гадәтләрне, йолаларны, мәдәниятне “консервацияләргә” тырышабыз. Без гел итектә йөрмиячәкбез, әмма әлеге аяк киемен бүгенге таләпләргә туры китереп, элеккеге технологияләрне кулланып яңартып эшләп чыга алабыз. Шулаймы? Кукмарадагы фабрика моңа ачык мисал, товарларын кая гына сатмыйлар. Һәм аңа ихтыяҗ да бик зур. Менә элек без атларда йөри идек. Күп кенә осталар аларга дип арба һәм чана ясый иде. Тик, бүген әлеге хайванның саны нык кимеде, аны җигүчеләр дә әлләни күренми. Шулай да, борынгыдан килгән ниндидер элементларын хәзер дә кулланып була, әйтик, тимерчелек өлкәсендәге осталыкны. Традицион һөнәрчелекне заманча тормышка җайлаштырып, саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру – әлеге төзелеп килүче Үзәкнең тагын бер миссиясе булачак та инде. Менә безнең хәзер милли бизәкләр белән баетылган, элеккеге технологияләр кулланылып эшләнгән аяк киемнәре, мендәрләр, намазлыклар, паннолар, хәтта, көнкүреш җиһазлары пәйда булды. Бик матур күренеш бит! Кеше үзенең җирлегендә ничәдер йөз ел элек ничек яшәгәннәрен, халыкның ниләр белән шөгыльләнгәнен белергә тиеш. Мәсәлән, Ашхабадта мәктәпләрдә барысы да төркмәннәрнең милли костюмында йөри. Бәлки Татарстанда аны тулысынча кертергә кирәкмидер, әмма ниндидер элементын кулланырга була. Республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә без мәктәпләрдә традицион һөнәрчелек турында дәресләр керттек. Тиздән алар бөтен җирдә дә укытылачак. Кытайда балалар дәрес вакытында веер буйыйлар, ник әле безнең балаларга биремнең берсе буларак кашыклар матурлауны бирмәскә? Миллилекне шундый ысул белән яшьтән үк сеңдереп була. 

— Сез еш кына Татарстан делегациясе составында башка төбәкләргә, чит илләргә йөрисез. Моның республикага нинди файдасы бар? Анда татарларның традицияләренә һәм мәдәнятенә ничек карыйлар?
— Мәдәният төбәкнең имидж сәясәтендә зур роль уйный торган юнәлеш. Кеше аны күбрәк белгән һәм аңлагаен саен, алар безгә күбрәк ышаналар. Без менталь дәрәҗәдә чикләрне җимерергә тиеш. Татар драматурглары татарлар өчен генә яза дип уйларга кирәкми. Без менә күптән түгел генә Караклпакстанда булдык. Анда яшь тамашачылар театрында Туфан Миңнуллинның “Диләфрүз” дигән спектакле бара иде. Әлбәттә, үзбәк телендә, әмма карагыз, ничек шәп бу! Шундагы музейларга керәбез, ә анда Казаннан чыккан рәссамнарның эшләре тора. Менә ул вакытта без мәдәният күперләренең никадәр ныклы икәнлеген һәм ике партнерга бер-берсе белән аралашуны җиңеләйтүен аңлыйбыз. Безнең дәрәҗәбез нәкъ менә шушы очракта үсә дә, Татарстанга әлеге моментлар әңгәмә алып бару өчен зур өстенлек бирә. 

— Күптән түгел генә сез Согуд Гәрабстанында узган ЮНЕСКО оешмасының конференциясендә катнаштыгыз. Анда Татарстандагы Энгельгард исемен йөрткән обсерватория бөтендөнья мираслары исемлегенә керде. Бу ни өчен кирәк иде һәм республикадагы тагын кайсы объектны ЮНЕСКОда күрәсез?
— Мин Биләр борынгы шәһәрчегенең бөтендөнья мираслары исемлегенә керүен телим. Ул хәзерге вакытта тиешенчә бәяләнми торган җирлек булып тора. Уйлап карагыз, кайчандыр бу тирәлектә 100 меңгә якын кеше яшәгән. Биләр элеккеге чорларда дөньядагы иң эре шәһәрләрнең берсе булган. Андагы технологияләрне без әле дә аңлый алмыйбыз. Ул уникаль җирлек, шәһәрчектә бөек Кол Гали, галимнәр яшәгән, ә 8 гасырдан соң Арбузов белән Бутлеров туган, урта гасырларда да һәм яңа дәвердә дә анда бик көчле химия белгечләре яшәгән. Кыскасы, олуг шәхесләрне биргән ниндидер тылсымлы урын. Икенче объект – Алабуга шәһәрчеге, ул да ЮНЕСКО исемлегенә керергә лаеклы җирлек. Чистайдагы Юкәтау да бөтендөнья мирасы булып танылырлык. Монда инде без төбәк тарихын өйрәнү, краеведение юнәлеше үсеш алырга тиеш дип әйтәбез. Алайса яшәгән җиребезне белмибез, тарихын да чамаламыйбыз. Үзегезнең райондагы музейга гына барып кайтыгыз, анда күп нәрсә белергә була. Әлбәттә, мәгълүматны һәм тарихны кызыклы һәм заманча итеп бирү дә сорала. 

— Әлеге сорауны бирмәсәм, укучыларыбыз гафу итмәс. Соңгы арада мәдәният министрлыгы “ТРның атказанган артисты” исемен өләшә сыман тоела башлады. Сез килешәсезме моның белән? Дәүләт бүләген бирүнең берәр нинди критерие бармы?
— Бу бит кемнеңдер атказанган итәсе килгәннән генә чыга торган нәрсә түгел, иң беренче – бу дәүләт бүләге. Безнең Татарстан Рәисе каршында махсус комиссия эшли, һәр кандидат турында бик күп фикер алышулар бара. Моның ике төрле моменты бар. Беренчедән, исем бирү халыкның мәдәниятен, сәнгатен һәм иҗатын популярлаштыру өчен кирәк. Моның белән Татарстаннан читтә яшәп, шөгыльләнүчеләр җитәрлек, аларны күтәреп аласыбыз килә. Әгәр саннарны гына карасак та, безнең бирелә торган дәүләт бүләгенең яртысы чит төбәк яисә илдәге кешеләргә бирелә. Әлеге инструментны ватандашларга ярдәм итү максатыннан кулланабыз. Икенчедән, бүген бу – зур коммерция сегменты булып тора, кешеләргә үсешкә таба бару өчен мотивация бирергә кирәк. Бәлки әлеге исемнәрне бирү белән беррәттән акча яисә ниндидер социаль уңайлылык да карау артык булмас. Ул вакытта сәнгать кешеләренә карата мөнәсәбәт тә башкачарак булыр иде. Ә хәзер без дәүләт бүләген биреп, аларга шул рәвешле генә рәхмәт белдерәбез. Артистлар – алар җәмгыятьтә безнең мәдәниятебезне саклый торган кешеләр. Без исемнең дәрәҗәсен төшерәбез дип әйтмәс идем, киресенчә, соңгы ике елда әлеге күренеш кимеде. 

— Соңгы арада татар сәхнәсендә шәрә чыгу дигән нәрсә пәйда булды. Безнең милләтебезнең сәнгате өчен бу нормаль күренешме? 
— Без цензура кертә алмыйбыз, әмма һәр кеше үз башы белән уйларга тиеш. Спектакльдәге ниндидер эпизодлар тамашачының күңеленә тимәсме –шуны чамаларга кирәк. Шулай да, без бәлки башка нәрсә турында уйланырга тиештер: ә үзебез хәзер ничек яшибез соң? Менә мин Әзербайҗанда тудым. 19 яшемдә институттан егетем таксида өйгә кадәр озата кайткач, әти-әни мине ачуланды. Үзеңне болай тоту ярамый, диделәр. Ә бүген вәзгыять нниди? Ачуым килмәгәе, өйләнешкәнче бергә яшәп тә карыйлар, хәтта, бала да табалар. Спектакльдә ниндидер эпизод күреп, шуны сүгәбез инде, ә өйгә кайтып әти-әниләргә карата җәбер-золым эшләсәк яисә урамда теләсә нәрсә кылансак, бу җүнле хәлме соң? Моңа бик кискен карарга кирәкми, югыйсә безгә бөтен тормышыбызны яңабаштан үзгәртергә туры киләчәк дигән сүз. Шулай да, әлеге темага игътибар белән карау сорала. Тамашачының күңелен әрнетергә ярамый. Әйтик, залда ак яулыклы әбиләр утыра икән, ул очракта чишенү эпизодлары күрсәтү килешми. Алайса афишада ук спектакльгә килүчеләрне кисәтергә кирәк, 18+ дип язып куй. Театрда ни көтәсен белеп торсыннар. 

— Еш кына районнарда һәм авылларда булырга туры килә. Халыкны клубларның бикле булуы яисә бик сирәк кенә ачылуы борчый. Ә бит яңа биналар төзергә, капиталь төзекләндерү өчен күпме акча түгәбез. Мәгънәсен күрәбезме соң?
— Беләсезме, хәзер бит тормыш та үзгәрде. Дөньяда бер җирдә дә, безнең илебездән башка, мәдәният сарайлары юк, бездә ул советлар союзыннан калган нигъмәт. Алар идеологик үзәк функциясен алып бара иде. Бүген клуб җәмәгать үзәге буларак эшли. Әле бит җирле халыкның менталитеты һәм яшәү рәвеше дигән нәрсә дә бар. Әйтик, чуаш авылларында активлык ныграк сизелә. Анда коллектив белән иҗат итү зур урын алып тора. Мәдәният йортына киләләр дә рәхәтләнеп җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар. Ә менә татарларда халык театры киң колач җәйгән. Һәр авылның үз карашы һәм яшәеше. Әлбәттә, кадрлардан күп нәрсә тора. Инициативалы кеше булса, эш гөрләп барачак. Әле менә соңгы арада бер әйбер турында уйлана башладык. Клублар буынара мөнәсәбәт тудыра торган урынга әверелсен иде. Авыл үзенә күрә мәхәллә бит ул, менә шул системаны торгызырга кирәктер. Берничә мәдәният йортын алып, шундый эксперимент җибәрергә дип торабыз. Әйтик, балалар мәктәптән кайткач, клубка бара, ә анда алар белән әби-бабайлар шөгыльләнә. Кем беләндер дәрес әзерлиләр, кемгәдер һөнәр өйрәтәләр, өченчеләре бию элментларын кабатлый. Менә шундый үзәкләр оеша алса, димәк, мәгънәсе бар дигән сүз. 

— Ирада Хафизҗановна, әңгәмә өчен сезгә бик зур рәхмәт!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading