16+

“Ирегезгә әйтәсе сүзегезне юрган астында гына әйтегез...”

Мин килен булып килгәндә аңа әле 58 генә яшь булган икән. Түгәрәк гәүдәле, ачык йөзле, тәмле куллы һәм бик-бик эшчән хатын иде ул.

“Ирегезгә әйтәсе сүзегезне юрган астында гына әйтегез...”

Мин килен булып килгәндә аңа әле 58 генә яшь булган икән. Түгәрәк гәүдәле, ачык йөзле, тәмле куллы һәм бик-бик эшчән хатын иде ул.

14 яшеннән колхозда сыер сауган, беркайчан да беренчелекне бирмәгән, эш алдынгысы булган. 14 яшеңдә кул белән көнгә ике тапкыр бер группа сыерны савып кара әле син!

Сыер гына да саумаган, колхозның нәсел үгезен карауны да аңа ышанып тапшырганнар. Берсе – Шәрәле үгезе турында бигрәк яратып сөйли торган иде. Зур гәүдәле, аксыл сары йонлы, очлы мөгезле, гайрәтле үгез булган ул. «Тиресе ялтырап тора, шулкадәр матур инде, өйдән шампунь алып менеп, шампуньлап юа торган идем шуны», – дип сөйләгәннәре истә әнинең.

Ул үгез белән шактый гына кызык хәлләргә дә тарыган. Киртәләрне җимереп чыгып, урамда халыкны куркытып йөри торган да гадәте булган Шәрәле үгезенең. Ферма тыкырыгыннан саргылт зур гәүдә күренү белән, берәрсе тизрәк әнине алмага чапкан, чөнки бу гайрәтле үгез бары аны гына тыңлаган. «Мунчага кереп, мунчаламны гына сабынлап өлгергән идем берсендә, «Миңлегөл апай, тагын Шәрәле ычкынып чыккан, тиз генә мен әле!» – дип мунча тәрәзәсен кактылар. Юеш тәнемә халат кына элдем дә, кесәгә бер телем ипи тыгып, йөгердем инде. Башын чайкый-чайкый тыкырыктан төшеп килә. «Әй, малай, нишләп болай кеше куркытасың?» – дип, тизрәк барып мөгезеннән эләктердем. Миңа тими, сүземне тыңлый иде. Шул бер телем ипигә алданып, мөгери-мөгери артымнан ияреп кире фермага менде», – дип, кеткелдәп көлә-көлә сөйләр иде шул вакытларны.

Иң яхшы кайнанадан да козгын тавышы килә, дип, бик начар, явыз киленнәр әйткәндер, мөгаен. Минем кайнанамның тавышы да, үзе дә, күңеле дә бик матур иде. Усаллыкны бер дә белмәде ул. Гайбәт тә сөйләмәде. Күршеләре белән гел дус булып, ярдәмләшеп гомер итте. Бүген дә «Миңлегөл апай шундый иде», – дип, беркем дә аның турында бер авыз начар сүз әйтә алмас.

Эштән тәм таба белде. Тәмам картайганчыга кадәр без кайтышка бернинди эш калдырмас: идәнен юган, керләрен уган, кайтышыбызга зур мичкә ягып, дүрт таба өчпочмагын ясап тыккан булыр иде. Кайчагында кайтып кергәндә, ул инде өй идәннәрен юып бетереп, верандага чыккан була. «Әни, җаным, ник юып йөрисең инде? Менә без кайттык ич, юарбыз үзебез», – дисәң, «Сезнең әле үз эшегез үзегезгә җиткән. Эшли алганда эшлим, әле сезгә дә булыр», – дияр иде.

Беләк сынса – җиң эчендә, дигән үз кагыйдәсе бар иде аның. «Ирегезгә әйтәсе сүзегезне юрган астында гына әйтегез, кеше ишетмәсен», – дип өйрәтте безне дә. Үзе исә кайнатаны бераз әрләп аласы булса, бакча башына чакырып, анда да бәрәңге буразнасына чүгәләп, шыпырт кына әрләр иде, җанашым. И-и, андый хатыннар башка юктыр, безнең әни аларның соңгысы булгандыр инде ул.

Бик яратып яран гөлләр үстерде. Бидәр-бидәр шау чәчәктә булды яраннары. «Төсем итеп үстер», – дип, ике төбен матур чүлмәккә утыртып миңа да бүләк иткән иде. Әнинең төсе дип, саклап кына тотам шул кызыл яраннарны.

Гөлләр һәм җырлар яраткан Миңлөгел әни бу дөньяда юк шул инде. Бик сагынам мин аны. Ул гомер иткән өйләр дә хәзер бөтенләй башка, яңача. Анда әнинең рухы да калмагандыр кебек. Ләкин без исән булганда, ул әле барыбер безнең хәтердә яшәячәк. Тәрәзә төбемдәге кызыл яраннары кебек, матур хатирәләр булып яшәячәк. Рәхмәт аңа безгә күрсәткән игелекләре өчен. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

Лилия Гәрәева
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

58

1

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    25

    0

    Ничэ елга бер мэртэбэ кайнанасын мактап , яратып, сагынып язган язманы укыдым . Мина кагылмасада жанга рэхэт булып китте

    • аватар Без имени

      0

      0

      Экиэттэ кунакта дип атала бу.

      Мөһим

      loading