16+

Иремә рәхмәт әйтергә өйрәндем...

...Без үскәндә өйдә ир заты юк иде. Дәү әнинең ике улы бар барын да, алар еракта, әллә ничә елга бер генә кайталар.

Иремә рәхмәт әйтергә өйрәндем...

...Без үскәндә өйдә ир заты юк иде. Дәү әнинең ике улы бар барын да, алар еракта, әллә ничә елга бер генә кайталар.

Ир-атсыз тормышны мичсез өй белән генә чагыштыра алам мин (бу минем генә фикерем, сез башкача уйласагыз, берүк үртәлмәгез). Мичең булмаса, ни җылына алмыйсың, ни тамагыңны туйдыруы кыен. Әни бәгырькәемнең гел әйтә торган сүзләре бар иде: «Ирле хатын Идел кичкән, ирсез хатын акыра-бакыра яр читендә елап калган». Ир-ат ничек тә җаен, әмәлен таба, дигән мәгънәдә инде бу сүзләр. Аннары тагын берсе бик истә: «Утыз улың булганчы, усырак ирең булсачы», – дип торган иде.

Без әнә шулай әтисез, бабайсыз, абыйсыз-энесез, биш хатын-кыз (анда да дәү әни инде карт, ә бертуган апам йөри алмый торган гарип) гына булган гаиләдә үскәнгә, үзем тормыш коргач, ир-атка аркаланып яшәүнең кадерен бик белергә тырыштым.

Булды, безнең дә бер көн бергә тора алмас чаклар да булды. Минем күз яшьләремне күреп, әни: «Кызым, аерыл, түзеп яшәмә. Бер баланы ничек тә үзебез үстерербез әле», – дигән иде.

«Әни, безнең Казанга берәр капчык бәрәңге алып барганнарны син хәтерлисеңме?» – дип сорадым.
Мин аны бик яхшы хәтерлим. Март ае. Дамбада кар эреп, аяк асты йөри алмаслык хәлгә килгән чак. Без әни белән Казанда яшибез. Бер капчык бәрәңгене кечкенә пластмасс чанага – салазкага салып, Яңа Кишеткә кадәр тартып төшәбез. Ә ул пычракта тәгәри дә китә, тәгәри дә китә. 3 чакрым араны мин урталай бөгелеп, салазкадагы капчыкны тотып төшәм, әни чананы алдан тарта. Нәкъ сугыш чорында пычрак ерып симәнә орлыгы ташыган бичара хатыннар сыман. Ләкин бу сугыш чоры түгел, 1994-97 нчы генә еллар. Әле шушы капчык белән башта шыгрым тулы автобуска, аннары алма төшәр урыны да булмаган электричкага керергә кирәк.

«Мин әнә шул бәрәңге капчыгын үзем сөйрәп йөрмәс өчен дә генә чыдарга риза», – дидем. Соңыннан, берничә ел узып, әни үзенең дәвасы булмаган чир белән авыруын белгәч әйтте: «Кызым, мин көчле хатын булдым. Син миннән көчлерәк икәнсең. Мине акыллы, диделәр. Син миннән дә акыллырак булдың. Данис белән бергә яшәгез, мин үлгәч, ул сиңа терәк булыр», – диде.

Яши-яши, миңа бер зирәклек килде: мин Даниснең эшләгән яхшылыкларын күрә, бәяли һәм моның өчен чын күңелемнән рәхмәт әйтергә өйрәндем.
Безнең авылда кайтып йөри торган йортыбызны моннан 60 ел элек бабай төзегән. Дүрт почмагына дүрт таш салганнар да, өйгәннәр дә куйганнар. Шул иске йортны нигезгә утыртып, янтайган өйалларын, верандаларны сүттереп, яңа өй өстәп салдыру, түбәләрне яңадан яптыру, мичне сүтеп, яңа торбалар сузу, су коесы казытып, өйгә су кертү, канализация, тагын әллә нәрсә, әллә нәрсәләрне ясау – барысы да Даниснең генә тырышлыгы. Мин – идея генә бирүче. Ә ул идеяне ничек башкарып чыгып була – аларын Данис уйлады.

«Бабай сиңа теге дөньядан рәхмәт укып ятадыр, – дим аңа. – Бу иске йорт син тырышлыгың белән генә яши». Ирле өем – көйле өем, дип халык белми генә әйтмәгән инде аны.

Кияүгә чыгып, балалар тапсам, аларга үзем күргән авырлыкларны күрсәтмәм дип тели идем. Гел бер сүзне кабатлый да тора бу димәгез, авылда ир-атсыз яшәүнең авырлыклары үзәкләргә генә түгел, бәгыремнең һәрбер күзәнәгенә сеңгән.

Данисем исән-сау гына була күрсен, мин базарда итнең ничә сум торганын (гомумән, аны кайда сатканнарын да), кибеттә дөге белән токмачның, онның хакы күпме икән дә белмим. Аларны сатып алганым да юк диярлек. «Данис, безнең ит (он, май, дөге...) беткән икән әле», – дип кенә әйтәм. Ул безнең менә дигән тәэминатчы: күзе төшкән әйбернең хакын да сорап тормыйча, иң яхшысын бирегез, дип, ала да кайта. Шуңа күрә күп әйберне мин Данистән алдырам да, югыйсә үзем акча жәлләп, арзанрагын, начаррагын да алырга мөмкин. Элек мин, акылсызлыгым белән, ник кыйммәтлесен алдың инде, акчаң бик күп икән, дип ачулана торган идем. Хәзер киресенчә: «И-и, син минем маладисым, рәхмәтләр яусын сиңа», – дип мактыйм гына. Килешеп яшәүнең сере әнә шул мактауда. Сер итеп әйтәм, сез дә мактагыз. Мактаганны яратмаган кешене белмим әле мин.

Лилия Гәрәева
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading