16+

“Исәр тамгасы тагып, ычкынган диюләре дә бар...”

“Кеше ышанмаган сүзне чын булса да, сөйләмә дигәнне кечкенәдән ишетеп үскән Нәҗибә апа башыннан кичкән могҗизаны баштарак күңел сандыгының иң төбенә бикләп, зур сер итеп саклый.

“Исәр тамгасы тагып, ычкынган диюләре дә бар...”

“Кеше ышанмаган сүзне чын булса да, сөйләмә дигәнне кечкенәдән ишетеп үскән Нәҗибә апа башыннан кичкән могҗизаны баштарак күңел сандыгының иң төбенә бикләп, зур сер итеп саклый.

“Мине каретага утыртып алып киттеләр, оҗмахны да, тәмугьны да күрсәтеп, төшереп куйдылар дисә дә, ышанучы булмасын яхшы аңлый ул. Тәфсилләбрәк сөйләсәң , “исәр” тамгасы да тагып куеп, ычкынган диюләре дә бар. Иксез-чиксез Галәм белән һәркем элемтәдә тормый ла. Тик сөйләми дә ярамый. Бу могҗизалы сәяхәтнең тиккә генә булмавын, җир адәмнәренә гыйбрәт өчен икәнен яхшы аңлый ул. Ә менә ник үзен сайлаганнары гына башына җитеп бетми.

Күңелле күккә тартылган

Минзәлә районы Бикбау авылында туып-үскән, җиде класс кына белемле, өч егетнең әнисе, сигез оныкның, дүрт оныкчыкның яраткан дәү әнисе булган гап-гади татар хатыны бит ул. Укытучы да, табиб та түгел, дипломы да юк.  

Тукайның “күктә ниләр булмас диген, очсыз-кырыйсыз күк бит ул...“ дигәне балачактан күңеленә сеңеп калганмы, әллә үзе кызыксынучан булганмы, аяз төннәрдә урамга чыгып, йолдызларга, айга карап уйланырга  яраткан ул. Көрәгенә я сәнәгенә таянып күккә карап торганда хыяллары бар галәмне урап кайта торган булган. Ләкин андый хыялыйлар аз түгел инде, анысы, ә менә галәмгә сәяхәт итү генә теләсә кемгә тәти торган бәхет түгел. Хәер, бәхетме икән ул? “Гөнаһка муеннан чумган бу кешеләргә ялгышканнарын, моның өчен алда үзләрен ни көткәнен ничек итеп аңлатырга? Эх, берәр язучы я журналист белән очрашып, бәйнә-бәйнә барысын да сөйлисе иде!” дип  хыяллана Нәҗибә апа. Әгәр дә бөтенләйгә китеп барырга туры килсә, галәмнән бирелгән бу белем дә үзе белән китәчәк, югалачак бит. Моның зур гөнаһ икәнен дә аңлый. Ниһаять Чаллыда яшәүче килене юлына талантлы журналист очрый һәм ул үз укучысына кызыклы хәбәр эзләп йөрүче каләм иясен каенанасы яши торган авылга алып кайтып очраштыра. Нәҗибә апа күргән-белгәннәрен тапшырырга җай чыкканына сөенеп, барысын да сөйли. Ә инде ышану – ышанмау һәркемнең үз эше.   

Элек һәм хәзер

Әйе, миңа да бу серле  могҗиза шаһиты булган серле йомгак әбекәйне күреп сөйләшү насыйп булды. Кышкы каникул көннәрендә Әлмәт, Азнакай якларына бардык. Кайтканда Минзәләгә дә кереп чыгарга булдык. Бикбау авылында иремнең кардәшләре яши, күптән кунакка чакыралар иде инде. Җәен булмаса да, менә кышын очрашу язган бит. Заманында  “Гигант” миллионер колхозы булып, даны ерак киткән булган авыл икән бу. Өч мәчете, ике тегермәне, такта яра торган пилорамасы, сыер, ат, хәтта тавык фермалары да булган. Хәзер боларның берсе дә юк. Хәтта мәктәп тә. Бинасын сүтеп, урынына парк ясаганнар. “Мәктәп ябыла дигәч, 7 гаилә 24 баласы белән бүтән җиргә күчеп китте,” диделәр тирән сулап уфтанып. Әйе, мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк аның, тик Бикбау тырыша әле яшәргә. Бүген анда 310 хуҗалык исәпләнә. Күбесенең хуҗалары олы яшьтә. Кайбер өйләрнең капкалары җәен генә ачыла. Үзәк урам асфальтланган. Йортлар төзек. Янәшәдә генә боргаланып-сыргаланып,  җырларда җырлана торган Ык ага, урман да өскә авар төсле. Менә шул авылга юлыбыз төшкәч, гомерлек һөнәри гадәтем буенча кызыклы кешеләр хакында сораштыра, Тукай әйтмешли, язарыма азык эзли башладым. Без кунакка кайткан Ленин урамындагы йортның күршесендә генә галәмгә сәяхәт кылган Нәҗибә апа Хөснетдинова яши икән. Аны күрмичә китәсем килмәде.

Башкалардан берни белән дә аерылып тормый торган җыйнак кына, тыйнак кына авыл өенең ишеген ачып эчкә кердек. Бикбауның бик мәрхәмәтле хатыны, сигез карчыкны караучы социаль ярдәм хезмәткәре Альбина Әхмәтова белән булгач, Нәҗибә апа безне җылы каршы алды. Хәер, мине читтән торып аның белән дә шул Альбина таныштырды бит инде. ”Аның догаларын әниемнең рухы бик ярата. Аңа хәер биреп укытсам, шул төнне үк төшемә сөенеп елмаеп керә,” - диде ул.

“Күк капусы ачылдымы әллә?”

-   1992елның 4 февраленнән 5 есенә каршы төндә булды бу хәл. Ничек ятканымны да, урын җәйгәнемне дә хәтерләмим. Төшем булдымы бу әллә инде өнемме,  анысын да әйтә алмыйм. Хәзер әллә үлеп, я мәрткә китеп җаным гына очтымы икән дип тә уйлыйм. - Нәҗибә апа  бер генә детален дә төшереп калдырмаска тырышып сөйли утыз ел элек үзе белән булган бу хәлләрне.

-  Караңгы төнне урталай ярып кояш баешы ягыннан бер нурлы юл күренде. Күктән җиргә сузылган 60-70 см киңлектәге  бу юлдан ниндидер бер тагаракка охшаган, утлары аллы-гөлле балкып торган бер бер нәрсә төшеп килә, кешеләре дә бар. “Бу ни булыр? Күк капусы ачылдымы әллә?” - дип уйларга да өлгермәдем, “тагарак” өй түбәсенә төшеп утырды. Бөтен тирә-як көндезге шикелле яп-якты булды. Каршыма ак яулыклы, ак алъяпкычлы өч татар хатыны килеп басты. Шундый матурлар - йөзләреннән нур чәчелә. Авызларын ачып, телләрен кыймылдатып сөйләшмәсәләр дә, алар әйтәсе фикерләрен башыма уеп керттеләр. Мине үзләре белән алып китәргә килгәннәр икән. “Юк, - дидем мин, - беркая да бармыйм. Аяксыз бабаем да бар бит әле. Өч улымның әтисен картлык көнендә ничек калдырыйм?!” - дим. Шуларны аңлатырга тырышам. Шулчак җиде кат тиремне салдырып алган төсле булды һәм мин инде алар килгән “тагаракта” бар галәмне иңләп билгесезлеккә таба оча идем. Мине юатырга теләп, курыкмасын диптер инде, иркәлиләр-назлыйлар. Андый мөнәсәбәтне минем җирдә күргәнем-тойганым юк иде. Бик рәхәт итеп очтык. Күземне ачсам, ниндидер бер җиргә төшкәнбез. Телевизордан күрсәтелә торган җыелышлардагы шикелле бик озын өстәл башында бер хатын утыра.( Миңа гел хатын-кызлар гына очрады. Үзем хатын-кыз, әни булгач, аларга әйтер үгетне барлык галәмнәр хуҗасы Аллаһы Тәгалә минем аша җиткерергә булган, күрәсең. Замана бик нык үзгәрде бит. Ана кызны, ата улны белми. Бигрәк  тә, хатын кызларда оят-һидаят бетте.)

 “Ни языйм? Мин язучы  түгел

- Өстәл өстендә дәфтәр белән каләм. “Фидкр” дип язылган дәфтәрне ачып, “Яз!” - диде миңа теге ак күлмәкле хатын .”Ни языйм, мин язучы түгел...” дип аптырап торам.

-  Әйткәнне язарсың, - ди.  Аннары икенче бүлмәгә алып кереп китте. Анда түшәмнән идәнгә кадәр бер озын кәгазь асылынып тора. Ни икәнен белмим, ләкин миемне “пәйгамбәрләрдер” дигән уй яшен кебек яктыртып үтте. Иң азакта минем исемне дә түгәрәкләп матурлап язып куйганнар. Монысын күргәч, аптыравым соң чиккә җитте. Ул арада мине күп кенә кешеләр мыж иткән бер кечкенә генә бер базга алып төштеләр. Андагы пычраклыкка, сасы искә түзәрлек түгел. Бу тәмуг икән бит.

-  Ризыкларыннан да авыз ит! - диделәр. Өстәлнең бер ягында ипи валчыгына охшаган нәрсә өелеп тора. Алып капкан идем, телемне әчеттереп, яндырып алды.  “Тәмсез бит бу!” - дип төкергән идем, аягыма төшеп, аны да яндырды. Өстәлнең икенче ягында кызган тимергә охшаган озын таяк ята. “Монысын да кабып кара” - дигәч, авызыма алган идем... Карап торышка гына каты күренгән, үзе шактый йомшак  икән. Тик ачылыгына яндыруына түзәрлек түгел. “Монда калдырмасыннар тагын!”-  дип уйларга өлгермәдем, оҗмахта идем инде. Мондагы матурлыкны, ямьне-тәмне аңлатырга сүзләр җитми. Хуш исләр, яшел бәрхет үләннәр, чәчәкле агачлар, ул татлы җимешләр...  Монда бер авылдашымны да күрдем. Муллаян оҗмахта икән бит! Хәер шулай булмый ни. Кешеләр гомерен коткарам дип тракторы белән суга батып үлде бит ул мескенкәем. Бик ярдәмчел, игелекле кеше иде.

   Башта бер дә барасым килмәгән иде, инде һич кенә дә бу рәхәтлектән китәсем килмәде. Шулчак теге ханым кулымны тартып алды да учыма вазелинга охшаган үзле майлы крем шикелле әйбер салды. Башта сөртеп алмакчы идем дә аннары фәрештәләр (мин аларны шулай атадым) биргән нәрсә начар булмас дип, калдырдым.

Үзебезнең өй почмагына төшеп бәрелүдән уянып киттем. Сәгатьне карасам, төгәл унике. Пар мендәрдә йоклаган бабаемнан: “төнлә берәр нәрсә сизмәдеңме? Мине югалтып тормадыңмы?” - дип сорадым, “юк!” - диде. Аның каравы, тәмәке тартырга чыккан күршебез безнең өй түбәсендә яктылык торганын күргән һәм иртән хатынына: “Бар, хәлләрен кереп бел, берәрсен алып китмәделәрме икән ?” - дигән.  Иртән аңга килеп өй почмагын карасам, анда берничә кызыл төймә күрдем. “Тагарак”ның бәрелгән урыны булдымы икән ул, әллә инде элемтә өчен махсус берәр нәрсәме? Белмим. Ләкин еллар узса да , шунысын яхшы хәтерлим. Минем кабат бу дөньяга бер дә кайтасым килмәде. “Кайда минем фәрештәләрем?” - дип еладым. Ә җан тынычлыгын Коръәннән, дини китаплардан таптым. Мәҗлесләрдә” Ясин” ,Табәрәк”ләр укып, әрвәхлар рухына дога кыла башладым. Дәвалау сәләтем дә ачылды. Бәлагә, чиргә тарыган кешеләргә ярдәм итү теләгем элек тә бар иде. Ләкин кулымнан гына килми иде. Ә бу могҗизалы сәяхәттән соң  ярдәм сорап килгәннәрне дога укып, өшкереп, сихәтләндерә башладым. Хәтта күрше авылдан ис тиеп, хушын югалткан кызга да Аллаһ ярдәме белән көчем җитте. Берничә тапкыр өшкергәч, ул тәмам терелде. Хәзер инде үсте, кияүгә чыкты, үзе әни. Мондый мисалларым күп минем. Кешенең бер-берсенә бозым ясавын һич кенә дә аңлый алмыйм. Бер капчык кара тавык йоны куеп калдырганнар да  ишегалдына, балалары авырый башлаган. Аларны да терелттем. Ә бит явызлык һәрвакыт үзеңә кайта. Яхшылык та җирдә ятмый. Элегрәк көненә 10лап кешене кабул итә идем. Хәзер инде картайдым.1938 елгы бит инде мин. 88 тула.  Кайбер кешеләрне дәвалаганнан соң гел хәлсезләнеп калам. Чирли башлыйм. Кан басымнарын төшеп, тәмам үлә язганым да бар. Шуңа да балаларым “ син безгә кирәк, исән генә бул!” – дип, бу эшемнән тыялар. 

Ә дәвалау сәләте нәселдән нәселгә күчеп ирешкән Нәҗибә апага. Әнисе ягыннан бабасының кулы да, сулышы да шифалы булган, ди.  

 Галәмдә күргән дәфтәрен Җирдә яза Нәҗибә апа. Кулына каләм алуга колагына пышылдаган сүзләрне кәгазь битенә тезә. Алар кешеләрне дөрес яшәргә өндиләр.  

 Кызганыч,  ул (алар өчәү диделәр) дәфтәрләрне күрмәдем, улларында диделәр.

Ә бер елны календарь алып кайтып бирәләр Нәҗибә апага. Ул анда Мөхәммәд галайһиссаләмнең миграҗы - җиде кат күккә ашуы турында укый да үзенең дә нәкъ шундый могҗизалы сәяхәттә булганын искә төшерә.

Дин, Коръән турында сөйләшә торгач, без тәмам бер дулкынга күчеп, бер-беребезне  күптән беләбез шикелле тоела башлады. Безнең узган ел төгәлрәге, нәкъ бер ел элек,  изге җирләрдә Мәккә - Мәдинәләрдә өмрәдә булуыбызны тыңлагач, Коръән иңгән 1840 метрлы  Нур тавына менгәнебезне ишеткәч, күзләре яшьләнде әбекәйнең. “Минем дә иң зур хыялым шул бит. Аяк-кулларымны каната- каната  шул тауга менәсем, шунда намаз укыйсым килә.  Ә син бик бәхетле балам!” -  диде ягымлы  карашы белән аркамнан сөеп.  

-   Мине дөрес аңлагыз. Мин пәйгамбәрлеккә дә,  изгелеккә дә дәгъва кылмыйм. Бары тик үземнең могҗизалы сәяхәтем аша дөньяда яшәүче кешеләрне, җирдәшләремне дөнья турында гына кайгыртып, мәңгелекне онытмагыз, игелекләр кылыгыз дип кенә искәртәсем килә, - диде Нәҗибә апа саубуллашканда.  Мин бу сүзләренең ихлас икәнлеген аның күзләреннән күрдем.  

Минзәлә, Бикбау .

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading