16+

Юл чатында сәүдә итүче хатыннар маҗарасы, яки чегәннәрнең күзенә туры карарга ярамый

Шәмсия, Киров районындагы шәхси йорт-җирләрендә көн иткәндә, хәләл хезмәте белән тырышып-тырмашып бакчасында үстереп үзләреннән артканын әби- чәбиләр сәүдә итә торган нәни базарчыкта сатып керергә гадәтләнде.

Юл чатында сәүдә итүче хатыннар маҗарасы, яки чегәннәрнең күзенә туры карарга ярамый

Шәмсия, Киров районындагы шәхси йорт-җирләрендә көн иткәндә, хәләл хезмәте белән тырышып-тырмашып бакчасында үстереп үзләреннән артканын әби- чәбиләр сәүдә итә торган нәни базарчыкта сатып керергә гадәтләнде.

Таң тишегеннән торып, Дары заводының зарарлы цехында авыр эш башкарып кайтканнан соң, башын йомшак мендәргә төртеп, бер генә сәгать булса да әвен базында рәхәт чигәсе бик килсә дә, хәл җыярга мөмкинлеге юк иде шул ул чакларда. Эштән кайтып керүгә, урын өстендәге хаста иренең астын алыштырып, юындырып, аңа кашыклап җылы ризык ашатуга, үзе аягөсте генә аннан-моннан капкалагач, атыла-бәрелә бакчага чыга. Кишәрлекне аркылыга-буйга иңләп, чатыр чабып, сатарга яраклы анысын- монысын савытларга, пакетларга җыеп тутыра. Саллы кәрҗиннәрен ябык иңнәренә аллы-артлы асып, юл чатындагы мәйданчыкка чыгып утырырга мәҗбүр иде ул. 

Нужа лакан кочтыра дип, белмичә әйтмәгәннәр шул. СССР таркалгач, баштанаяк бурычка чумган илдә, шул исәптән, ул эшләгән хәрби заводта да, хезмәт хакларын озакка тоткарладылар. Тамак –тәмугтыр, көн саен ашыйсы килә. Үзе генә булса, бер хәл. Ничек тә түзәр иде. Эшендәге яман һәлакәт аркасында гарипләнгән ире Нурсәлим дүртенче ел урын өстендә, ни үлә, ни тернәкләнеп аякка баса алмыйча, тере мәет сыман, тилмереп, сызланып күзгә карап ята. Бичара ир белән хатынның бәхетенә, әле дә ярый күңел юаткычлары – игезәк балалары – терекөмештәй җитез, тиктормас уллары үсеп килә. Гаиләгә азык-төлеген, иренә даруын, үсмерләргә кием-салымын табыштырып өлгерер хәл юк. Талоннарыңны учыңа кысып, су буе чират торулары – үзе мең газап. Ярый әле чая, ушлы уллары кул арасына керә башлады. Чират торудан шулар коткара, бакчада булышалар, әтиләрен карашалар.

 Юл чатындагы Кыргый базарда сату-алуның җаена төшенгәнче, иллә дә иза чикте инде Шәмсия. Сизгер күңелле гап-гади яшь хатынга, бирегә чыгып тезелгән әби-чәбиләрнең усал теленә, азау ярган хөсетле сатучыларның бер-берсенә астыртын эшләгән этлегенә, сатып алучыларның теләсә ни әйтеп, үзен рәнҗетеп китүләренә түзүе бик авыр иде. 

Алданып, гарьлегеннән зар елап кайткан чаклары күп булды. Берьюлы затсыз чегән хатыны аны көпә-көндез “чишендереп” китте. Бармаклары саен кашлы йөзекләр кигән, авызы тулы алтын тешле, симез гәүдәле чегән хатыны, бер көтү кара чутыр бала-чагасын ияртеп, каршысына килеп басты. Катлы-катлы итеп киелгән ялтыравыклы итәкләрендә актарынып, алагаем тирән эчле кесәсеннән саллы кәшилүген тартып чыгарды. Шуны шар ачып, эче тулы эре купюралы кәгазь акчаларын җәһәт кенә яшь хатынның борын төбендә уйнатып алды. Кинәнеп тауар җыйды. Шәмсиянең кәрҗиннәрен төбенә чаклы бушаттырып бетерде ул.

Үзе шикелле ут күзле уллары, кып-кызыл сусыл алмалар, ашап туйгысыз тәмле кыяр-помидорлар тутырылган чүпрәк капчыкларны Шәмсия кулыннан җәлт кенә эләктереп алып, күз ачып йомганчы күз алдыннан гаип булдылар. Чегән хатыны исәп-хисап ясарга тотынды. Биш йөз тәңкә акча кайтарып бирүен таләп итте. Сихерләнгән бака елан авызына үзе барып кергәндәй, Шәмсия бу хатын әмеренә сүзсез буйсынды. Ул кушканнарның барысын да эшләде. Ул килеп басканчы сату иткәннән җыелган бөтен акчасы алдакчы хатын кулына күчкәнен сизми дә калды. Янәшәсендә утырган Клавдия карчык, беркатлы татар хатынын гипнозлап, күрәләтә талауларын кызыксынып күзәтте, әмма чегән хатыны күздән югалганчы, тынын да чыгармады. Шәмсия кесәләрендә кат-кат актарынып, ни чаклы эзләп караса да, чегән хатыны “биргән” бер меңлек акчаны таба алмады. 

 – Эзләп маташма, ул сиңа акчасын күрсәтеп кенә алды. Син алма тутырган арада, сәмәнен кәшилүгенә кире тыгып куйды, – дип астыртын елмайды марҗа әбекәй. 
– Күргәч, нигә кисәтмәдең соң? – дип аптырады Шәмсия. 
 Үз тауарын сатарга шомарып беткән карчыклар:

 – Үзең гаепле. Тәвәккәлләп, базарга чыккансың икән, кулыңнан бигрәк, башыңны яхшылап эшләтергә кирәк. Чегәннәрнең күзенә туры карарга ярамый. Алар синең кебек ачык авызны кармагына бик оста каптыра. Мизгел эчендә ыштансыз калдырырга күп сорамыйлар, – диештеләр.
Киң күңелле, беркатлы гади эш кешесе Шәмсиягә урам чатына сәүдә итүче әби-чәбиләр арасында үзара көндәшлек, кара көнчелек хисләре хөкем сөрүен аңлавы авыр иде. Бер чыгуында. Нәгыймә әбинең: “Чәчәк үстерү күпкә отышлырак. Бер гөлләмә гладиолус бәясе бер кәрҗин кыярга караганда күпкә кыйбатрак йөри. Мәшәкате аз, кереме зур”, – дип сөйләгәнен ишетеп алды һәм күңел сандыгына салып куйды. 

Шәмсия гладиолус бүлбеләренең бер өлешен таныш-белеше аша табыштырды, сортлы, кыйммәтлеләрен чәчәк үстерүгә махсуслашкан хуҗалыктан почта аша заказ белән кайтартты. Чыгымы шактый зур булса да, сер бирмәде. Аның каравы, көзгә кергәч, әҗере шактый булачак, дип өметләнеп, күңелен юатты. Яздан көзгәчә шулар янында кайнашты. Утады, сугарды, ашлады. Гөлкәйләре чәчәк ата башлагач, бөдрәләнеп торган искиткеч матур ганҗәләреннән сак кына сыйпап, тилемсә кеше сыман, алар белән сөйләшеп йөрде. 

Тормышлар ничаклы авыр булмасын, Шәмсия кебекләр бәхетенә күрә, укучыларның 1нче сентябрьдә яраткан мөгалллимнәренә чәчәк бүләк итү гадәте сакланып калган икән әле. Карчыклар авызыннан: “Уку елы башланырга бер көн кала, гөлләмәләр бермә-бер кыйммәт тора”, – дигәнне ишеткәч, аллы-гөлле чәчкәләре тулышып, матур булып атса да, Шәмсия аларны базарга алып чыгудан тыелып торды. Иртәгә Белем бәйрәме дигән көнне, таң белән бакчасына чыгып басса, көтелмәгән хәлдән һушын җуеп егыла язды. Түтәлләр тутырып, хуш ис таратып, бакчаны балкытып утырган күз явын алырлык гүзәлкәйләрдән җилләр искән иде... Кайсы имансызының кулы күтәрелгән?

Бакча басучы караклар Магаданнан йә Чиләбедән килеп талап чыкмаган бит Шәмсияне. Шушы тирәдә яшәүче яман бәндәләр эше. Бурны үз күзең белән күреп, кыек эше өстенә кулыннан тотмагач, беркемгә дә сылтый алмыйсың. Калдык-постык чәчәкләрдән ике-өч гөлләмә әмәлләп, кәрҗиненә алмалар, кишер-чөгендерләр тутырып, Шәмсия таныш юл чатына чыгып басты. Озак та үтмәде, соклангыч матур гөлләмәләр тыгызлап тутырылган биш-алты су чиләген кул арбасына тезеп куеп, күрше тыкрык башында яшәүче Маруся сәүдә мәйданчыгына килеп туктады. Әллә кайдан балкып, үзенә тартып торган, шикәрдәй ак, җете кызыл, алсу, сары, шәмәхә төстәге чуклы-чачаклы ганҗәләре озын сабаклары буйлап тезелгән гладиолусларны күргәч, Шәмсиягә гүя шок булды. Күңел җылысын, йөрәк назын биреп, яздан көзгәчә үзе тәрбияләп үстергән чәчкәләргә бик охшаш бит бу купшы гүзәлкәйләр. Эшкә барганда – кайтканда, көн саен Марусялар бакчасы буендагы тыкрыктан үтеп йөри ич ул. Аларның бакчасында мондый матур чәчәкләр үскәнен искәрмәде. Гөлләмәләрне тиз арада сатып бетереп, Маруся шактый саллы сумманы кесәсенә салып куйды. Күз явын алырлык чәчәкләрне каян алуы турында сорашасы килеп, Шәмсиянең теле кычытса да, ул чакта көчкә түзеп калды. 

Бу хәлләрдән соң ярты еллап вакыт узгач, бер үк цехта иңне-иңгә куеп эшләүче Шәмсия белән Маруся, төнге сменадан бергәләп кайттылар. 
– Маруся, быел да гладиолуслар утыртасыңдыр инде. Былтыр сатканнарың искиткеч матур иде. Биш-алты бүлбесен булса да, миңа да бирмәсеңме икән? Үзеңне буш итмәм, – диде Шәмсия.

– Алты сутыйлы бакчама утыртырга шул чүп-чар гына җитмәгәние! Чәчәк иснәп, хозурланып бот күтәреп ятарга чама юк әле монда. Юк-барга урын әрәм иткәнче, бер-ике чиләк булса да бәрәңгесен утыртам, кишерен чәчеп, суганын төртеп куям, – диде Маруся. – Бәлки ишеткәнсеңдер, үсмер вакытында группировкада сугышып, яшьтәшен имгәткән олы улым Дима, срогын тутырып, узган көздә төрмәдән кайтып төшкәние. Әзмәвер чаклы егерме биш яшьлек ир-егетне беркая да эшкә алмыйлар. Очын очка ялгый алмыйча иза чигәбез. Нихәл итәргә дә белгән юк. Ярый әле улым ара-тирә шабашкаларга чыккалап керә. Каяндыр азык-төлеген юнәтә, тегесен-монысын табыштыра. Эшкә урнаша алмаса, күрәләтә юлдан язачак бит ул. Көпә-көндез кеше талаучы явыз юлбасарга әйләнә күрмәсен дип, ут йотып яшим. Теге вакытта да гаҗәеп матур чәчәкләрне каяндыр ул табыштырып кайтканые. Шуларны саткан акчага үзенә җылы куртка алып киерттем, – диде.

Шул мәлдә Шәмсиянең тәне эсселе- суыклы булды. Бугазына ачы төер тыгылса да:
 - Ала- а-ай, икән, – диюдән ары узмады.
 ***
 ...Элек Шәмсияләр яшәгән яшел чирәмле урамны бүген танырлык түгел. Монда күпкатлы йортлар үсеп чыкты. Шәхси йортлары сүтелгән һәркемгә иркен фатирлар бирделәр. Әйләнеп чыккысыз лоджиясе кояшлы якка караган, краныннан һәрдаим җылы суы агып рәхәт чиктергән, автомат машиналары керне ап-ак, савыт-сабаны чип-чиста итеп юган, “акыллы” тузан суырткычы идән буйлап шуышып, бүлмәләрне ялт иттергән, лифты йөгереп эшләп торган, домофоны чит-ятларны кертмәгән, уңайлы “сыерчык оясы”на менеп кунакларга насыйп булмады шул ире Нурсәлимгә.

Бу рәхәтлекләрне күрмичә, хәләл хатынын гаҗиз тол калдырып, мәңгелек йортына вакытсыз күченде. Буй җиткезгән, өйләнгән уллары аерым көн күрә. Шук-шаян оныклары үсеп килә. Әбекәйләренә кунакка килгәч, ду китереп уйнап, фатирның астын өскә китереп китәләр. Пенсиядәге Шәмсия карчык, һава суларга чыккач, элек сәүдә иткән юллар чатына баргалап кайта. Берәүләр бүген дә үз тауарын мактый- мактый сәүдә итеп маташа, икенчеләре, сатулаша-сатулаша, бәя төшереп азаплана. 

– И, гомеркәйләр! Һәркайсыбыз юллар чатында басып торган шикелле. Кемнең кайчан, кайсы юнәлештә мәңгелеккә китеп югалачагын беркем белми, – дип пышылдый ак яулыклы, пакь күңелле Шәмсия әби. – Илаһым, үз бәндәләрен туры юллардан яздырмасын, күңелләреннән иман нурын сүндермәсен, мәрхәмәтлелек җылысыннан мәхрүм итә күрмәсен, – дип битен сыпырып куя.

Хәмидә Гарипова 

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading