Әлеге язма гасырлар буе сакланып килгән хезмәтне дәвам итүчеләр турында.
Дөньяда бернинди яңа технологияләр алыштыра алмаячак хезмәтләр кешене соңгы юлга озату белән бәйле дисәк, ялгышмабыз. “Душа” ритуал хезмәтеннән Данил Костылев белән кабер казучы һөнәре турында әңгәмә кордык. Ул 21 яшеннән кабер казу белән шөгыльләнә, яшь булса да, һөнәрен яратып башкара. Ә бу эшкә ул очраклы рәвештә генә алынган.
– Беренче тапкыр кабер казырга барган көнемне әле дә хәтерлим. Иртән үк шалтыратып: “Кабер казышырга ярдәм итә алмыйсыңмы?” – дип сорадылар. Йокыдан айнып бетмәгән идем әле, ризалаштым. Үзем нәрсә эшләргә чакырганнарын да аңламыйча калдым. Соңрак бу эшкә бирелгәнемне сизми дә калдым.
– Гаиләгез бу эшкә алынуны ничек кабул итте?
– Минем карарымны тыныч кабул иттеләр. Бәлки эчтән генә уйлаганнардыр, тик миңа ризасызлык белдерүче булмады. “Сиңа ошаса, без каршы түгел”, – диделәр. Соңрак: “Башка өлкәдә эшләп карамыйсыңмы соң?”– дип әйтеп карадылар каравын. Әмма миңа бу эш ошый, шуңа күрә сүземдә нык тордым.
– Кабер казуның нәрсәсе ошарга мөмкин?
– Безнең коллектив бик яхшы. Эшкә килүе рәхәт. Кабер казу – гадәти эш түгел. Әмма ул һәр кешегә дә иртәме-соңмы файда китерә торган хезмәт. Танышларым, дусларым киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Кабер казыгач, без үлем белән көн саен очрашып торабыз, шуңа күрә кешегә психологик яктан ярдәм дә күрсәтергә туры килә.
– Кабернең үлчәме ничек булырга тиешлеген дә әйтеп үтегез инде.
– Кабернең тирәнлеге нормалар буенча 1, 5 метрдан – 2 метрга кадәр була ала. Шәһәрдә исә 1,8 метрга 90 сантимерлык җир бүлеп бирелә. Кабер зурлыгына карап, эш итәбез. Төрле диннәрдә кабер казу кагыйдәләре аерыла, әлбәттә. Православие динен тотучыларның табутын казылган җиргә салалар. Кайбер авылларда каберне чиркәү ягына борып күмәләр. Мөселман динендә исә, кабер казыла һәм өстәмә ләхет алына. Каберне җиргә төшерү уңайлы булсын өчен киңлеге - 1 метр, буе 2 метрга якын була. Мөселманнарны кәфенлеккә төреп җирлиләр. Каберне дөрес якка (Кыйблага таба) борырга да кирәк.
– Авылларда кабер казучы кешеләр бар. Алар ярдәм итәргә теләсә, каршы килмисезме?
– Ярдәм итү белән эшләү икесе ике әйбер. Кайбер чакта ярдәм итүнең кирәге дә юк. Кешеләр кабер казу белән көн саен шөгыльләнмиләр. Без бу эшне һәрдаим башкарабыз. Авылларда мәетне озату буенча үзенчәлекле гореф-гадәтләр дә булгалый. Кешеләрнең теләкләрен чынга ашырырга тырышабыз. Андый очракларда: “Без яхшырак беләбез”, - дип сүз көрәштермибез.
– Төп эш урыныгыз зират. Куркыныч түгелме?
– Элек бераз куркыта иде. Эшкә җәй аенда урнаштым. Кабер казудан кала без һәйкәлләр кую белән дә шөгыльләнәбез. Төнлә эшләргә туры килгән чаклар күп булды. Караңгы, як-ягыңда агачлык, мәетләр һәм син... Дөресен әйтәм, рәхәт түгел иде. Башка төрле уйлар керә, фантазия бар куәткә эшли. Ә хәзер күнегеп беттем бугай инде.
– Өрәкләр күргәнегез бармы?
– Бервакыт төнлә кабер казыганда якында гына ниндидер тавышлар ишеттек. Колак очында гына кемдер сөйләшә төсле. Көй дә уйнаган сыман. Тик зиратта агачлардан гайре бер нәрсә юк. Юлның икенче ягында йортлар бар-барын, әмма хайран еракта урнашкан. Шул вакытта күңелгә шом керде. Аек акыл белән эш итәргә тырыштык. Иң мөһиме эшне тәмамларга.
– Халыкта зират турында имеш-мимешләр күп. Алар чынлыкка туры киләме?
– Зираттан курку - җир турындагы уйларга бәйле. Һичшиксез, зират уен-көлке урыны түгел. Кайбер чакта зиратта кемнәр күмелгәнен карау да кызыклы булырга мөмкин. Иске зиратларда тарих саклана, моннан куркырга кирәкми дияр идем.
– Төнлә зиратта йөрүчене очратканыгыз бармы?
– Шәхсән минем белән андый очрак булганы булмады. Хезмәттәшләремнең исә күргәне бар. Төн уртасында зиратта кеше күрү сәер инде. Нишләп йөриләрдер, билгесез. Яшьләр арасында да төнлә зиратта йөрергә яратучылар бар. Гомумән, без даими эшләп торган зиратларыбызны бик яхшы беләбез. Таныш түгел кешене күрүдән, күңел сискәнеп китә.
– Кешеләрнең үлемен күңелегезгә якын алган очраклар буламы?
– Кешене соңгы юлга озату эшенә җаваплы карарга кирәк. Кешеләр елыйлар, алар якыннарын югалткан. Кемдер кайгы уртаклашуны кабул итә, ә кайберәүләрнең бу, гомумән, ачуын гына чыгара. Кешеләрне аңларга тырышабыз. Иң авыры балаларны, яшьләрне җирләү. Барыбер үлемне күңелгә якын алмаска тырышсак та, кайберләре хәтердә уелып кала.
– Игътибарсызлык аркасындагы үлемнәр күп. Берәр очракны искә төшерә аласызмы?
– Үлемнәр төрле була инде. Очраклы рәвештә, игътибарсызлык аркасында үлемнәр аеруча кызганыч. Бер әфәнденең юлда машинасы ватылган булган. “Аварийка”ны да, фараны да кабызмаган. Машинасын карарга дип чыккан, ә йөк машинасы аны күрмәгән. Нәтиҗәдә, ир-атның гомере өзелгән. Аллаһ сакланганны саклар диләр. Гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү дә, үлемнән саклап кала ала. Үлем белән шаярырга ярамый.
– Кабер казу күпме вакытны ала?
– Барысы да ел фасылыннан һәм җирнең төреннән тора. Кыш көне кабер казуга, кардан чистарту да өстәлә. Төгәл вакытын әйтеп булмый. Җәй көне 7 сәгать буе кабер казыганыбыз да булды. Җир бик коры булгач, көрәк белән эшләү мөмкин булмады. Ул көнне эштән кайтканда үземне кыйналган кебек хис иттем. Җир астында нәрсә буласын алдан әйтеп булмый шул.
– Кабер казучылар позитив кешеләрме?
– Юмор хисе, позитив булмаган кешеләргә бу өлкәдә эшләве авыр булачак. Эшне эш итеп кенә кабул итәргә кирәк. Тормышның яхшы якларына күбрәк игътибар юнәлтү зарур.
– Үлемнән куркасызмы?
– Үлем - кешенең дөньялыкта булган соңгы тукталышы. Бу көн һәркемгә киләчәк, кайчан икәнен генә алдан белеп булмый. Үлемнән курыкмыйм. Якыннарыма мәшәкать булачагын гына беләм.
20 елдан соң уянган
Тормышта мәрткә китү очраклары күп тасвирлана. Бу күренешләрнең кайберләре өчен дәлилләр дә бар, ләкин күбесе әле дә имеш-мимешләр генә булып кала.
Чынбарлыкта булган иң танылган очрак Днепропетровск шәһәреннән Надежда Лебедина белән була. 1954 елда була бу хәл. Ул ире белән әйткәләшкәннән соң йокларга ята. Тик Надежда йокысыннан 20 елдан соң хастаханәдә генә уяна. Ул еллар буе табиблар күзәтүе астында була. Дөрес, аның медицина картасында мәрткә киткән дип язылмаган, башка диагноз куйганнар. Бу очрак Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.
Революцияне йоклап калган
Иван Качалкин дигән кеше белән дә гадәти булмаган хәл булган. Ул тарихка Октябрь революциясен йоклап калган кеше буларак кереп калган. Иван 1886 елда йокыга китә һәм 1918 елда гына уяна. Шул еллар дәвамында аны табиблар күзәтә, хәтта бу могҗизаны өйрәнергә танылган академик Павлов үзе килгән. Иван аңына килгәч, тирә-юньдә булган хәлләрне ишетеп, аңлап ятуын, әмма бармагын да селкетә алмавын сөйләгән.
ДИН НӘРСӘ ӘЙТӘ?
Кешене соңгы юлга озатучылар нисбәтендә дини карашны белер өчен «Гадел» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Бакиров белән элемтәгә чыктык.
– Кешене соңгы юлга озату ислам динендә саваплы, изге гамәл дип исәпләнә. Кешенең тәнен үлемнән соң, җиргә иңдерү гадәте беренче пәйгәмбәрләребездән килә. Мәчеткә йөрмәгән кеше дә тормышта якынын, әти-әнисен соңгы юлга озатуга каршы килә алмый. Пәйгәмбәребезнең: “Кеше, якыны мәрхүм булып, аны җеназасына кадәр озатырга ярдәм итсә, Аллаһ Тәгалә аңа тау хәтле әҗер-савап бирә. Ә мәетне кабергә иңдергәнче ярдәм күрсәтсә, ике тау кадәр саваплы булачак”, дигән хәдисе бар. Кешенең вафатыннан соң кәгазь эше дә бар бит. Мәрхүмнең туганын утыртып бару да, саваплы гамәл. Шәһәрдә мәетне мәчетләрдә дә юып, соңгы юлга әзерләргә мөмкин. Безнең мәчеттә дә мәетне юып, җеназа намазын укып озатыпбыз. Ир-атларны хәзрәтләребез юа, хатын-кызларны – абыйстайлар. Зур шәһәрләрдә зиратта кабер казучылар бар, ул яктан җиңел. Ә кайбер авыл җирлекләрендә кабер казучылар да юк. Бик дус-тату яшәүче авыллар бар. Авылдашлары шәһәргә китеп яшәсә дә, мәрхүм булгач, аларны зиратта кабер казып көтеп торалар. Өлкән яшьтәге кеше вафат булып, балалары төрле тарафларга таралып яшәгән, кабер казучы таба алмаган очракларны да күргән бар. Кайбер җирлекләрдә хәтта акчага да кабер казырга кеше табып булмый. Мондый хәл белән үзем дә очраштым. Бер районда танышым вафат булгач, аны озатырга килдем. Олылар кабер казырга тотынды, чиратлап эшләдек. Ярый әле җәй айлары иде, кыш көне кабер казу кыенрак. Соңгы юлга озату саваплы эш, кабуллардан булсын!
– Шәһәрдә таныш түгел кешеләрне җирләгән урынга килеп, хәер таратканны көтеп торучылар бар дип ишеттем, бу гөнаһмы?
– Казан шәһәре зиратларында берничә кеше даими рәвештә хәер сорап тора. Кешеләрнең күңелләре нечкәреп, теләкләре булганнар аларга садака бирә. Әгәр кеше хәер сораучыга садака бирергә теләсә, бу әлбәттә саваплы эш. Ә садаканы алган кеше акчаны кайда тотуы өчен үзе җаваплы. Зиратта эшләүчеләр белән сөйләшкәнем бар. “Хәер сорашучыларны беләбез, алар акчаны начар юлга тотмый”, – дип әйттеләр. Бу инде гадәткә кергән күренеш. Ничек кенә булса да, Аллаһ Тәгалә барысын да күрә. Уй-ниятләребез изге булырга тиеш. Без барыбызда дөньялыкта кунак кына. Җир астына эләккәнче, яхшы гамәлләр кылып, иманлы кеше булырга язсын. Кешене рәнҗетмичә, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып яшик. Җир астына эләккәч тә, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын.
Киләчәк буынга өйрәтеп калдырыйк
Халит Галиуллин, Зәй районы Югары Налим авылы:
- Авылыбыз бердәм, кабер казырга йөрүче кешеләребез бар. Авылдашларны озатыр өчен эштән сорап та кайтабыз. Бездә кабер казу тәртибен буыннан-буынга тапшырып, өйрәтеп киләләр. Кайчандыр әти, абыйлар мине дә бу эшнең асылына төшендерде. Мин дә кабер казуны киләчәк буынга өйрәтеп, тапшырып киләм. Ләхет алучылар күп булмый, бу бик җаваплы эш. Уйларың, ниятең чиста булырга тиеш. Ләхет алу тәртибе җирлегенә карап аерыла. Һәр авылда еллар буе сакланган гореф-гадәтләр бар. Мәсәлән, безнең авылда кабер казыган җир ишелә торган булып тоелса, аны бөтенләй такта белән ныгытып, тышлап чыгабыз. Элек авылыбызда ләхеткә мәетне иңдергәнче казучылар үзләре ятып караганнар. Без аны күреп үстек. Урыны-урыны белән җирнең ныклыгы булмый, шуңа күрә ләхетне уртадан алырга мулладан рөхсәт сорыйбыз. Ләхет алу төгәллек сорый. Барысы да үлчәнелгән булырга тиеш, аның нечкәлекләре бик күп. Мәеткә балчык тигезергә ярамый. Зиратта каберне дә рәт-рәт итеп, тәртипне саклап казыйбыз.
Авыр эш
Нурия Сафина, Казан:
Мәетләрдән куркам. Гомумән, кешене соңгы юлга озатучыларның йөрәге каты булырга тиештер. Күз алдына китергәч, каз тәннәре чыга. Авыр эш. Мәет юучы, кабер казучы кешеләргә Аллаһ ярдәм бирсен!
Бу дөнья вакытлыча гына
Рамил Хәйретдинов, җырчы:
Мәктәп елларында ук әти белән кабер казышырга йөри идем. Җәй көннәрендә җиңелрәк, кышларын карында чистартырга кирәк инде. Туган абыйларның мәетләрен дә юарга туры килде. Мөмкинлегем буганда бу изге эштә катнашырга тырышам. Без яшәгән дөнья вакытлыча гына. Кешене соңгы юлга озатканда бакыйлыкка күчү турында ныграк уйлана башлыйсың. Изгелекләр кылып яшәргә тырышам.
Бәяләр арта
Шәһәр хакимияте кешене соңгы юлга озату хезмәтләренең бәясен арттырырга уйлый. Аларның хакы 2024 елның 1 февраленнән үк артырга мөмкин. Кешене күмү ким дигәндә 8 мең 370 сум торачак, бу хәзергеге белән чагыштырганда 7,4% ка артыграк. Сумманың яртысы диярлек кабер казуга һәм күмүгә тотылачак. Бу хезмәтне 3 мең 764 сумга бәяләгәннәр (элек 3 мең 505 сум булган). Табут һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү 2729 сум торачак. Мәрхүмнең гәүдәсен яки калдыкларын зиратка алып бару (3 сәгатьне исәпкә алганнар) 1 мең 875 сум белән бәяләгәннәр.
Ышансаң - ышан, ышанмасаң юк
Көзге яңгырлы көнне караңгы төшкәч кенә авылга кайтырга булдык. Хатын белән радиодан агылган җыр тавышына изрәп, әкерен генә келтер-келтер сөйләшеп барабыз. Авылга кергәндә сул якта зират кала. Берзаман хатын беләгемә кагылып, тукта, дигән ишарә ясады. Күзләре куркудан түгәрәкләнгән. Ул төртеп күрсәткән якка борылып карасам, зират ягыннан дамба өстенә ике яклап ике әбине култыклаган бабай менеп килә. Ничек итеп тормозга басканымны сизми дә калдым. Минем дә күзләр түгәрәкләнде, бала йоннарым торып басты. Ник дигәндә, әбиләр дә, бабай да нәкъ 18-19 гасырлардагыча итеп киенгән. Өсләрендә - борынгы күлмәк-камзул, аякларында галуш белән озын балтырлы йон оекбаш. Алар әйтерсең лә безне күрми, дамбадан менделәр дә, туп-туры карап дамбаның икенче ягына төшеп тә киттеләр. Һәм иң кызыгы... берничә минуттан парга әйләнгәндәй юк та булдылар. Хатын белән ни дәрәҗәдә курыкканыбызны язып тормыйм. Моңарчы өрәкләр турындагы имеш-мимешләрне мыек астыннан елмаеп кына тыңлый идем. Дөнья булгач, төрле хәлләр була икән шул.
Исемем редакция өчен генә. Биектау.
Комментарийлар